поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2021 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкорстанның Кыргыз Миякә җирлегендә 22, 23 мартта концерт куярга тиеш була. Артистлар алдагы көнне Кама Тамагында чыгыш ясый һәм 700 чакрым юл узып, күрше республикадагы тамашачысы янына бара. Әмма күршедәге хакимият кенә Фирдүсне колач җәеп каршы алмый: концерт бөтенләй өзелә, халык тамашасыз кала.

Бу хәлне җырчы видеога төшереп, бүген социаль челтәргә урнаштырды. Шул уңайдан Фирдүс Тямаевның үзенә шалтыраттым.
 
- Фирдүс, хәерле кичләр! Башкортстанда концертларыгыз белән күңелсез хәл килеп чыккан икән. Алар үзләре моны нәрсә дип аңлатты?
 
- Февральдә Башкортстанның җитәкчесе Радий әфәнде (Радий Хәбиров—авт) коронавирус булганга, чит региондагы артистларга әлегә керергә ярамый (Башкортстанга—авт) диде. Димәк, руслар, удмуртлар, татарлар — берсе дә ярамый. Бары Башкортстаннар гына ярый. Башкортстанлыларга үзләренә залны 30 процент тутырып куярга ярады. Ярамый — ярамый инде. Ә Уфа белән Стәрлетамакка ярый, чөнки аларның биналары шәхси кулда, Мәскәүгә карый. Монысы бер.
 
Аннан коронавирус бетте, боларда концертларга юл ачылды. Хәзер без киләбез, безгә “маршрутный лист” бирмиләр. Аларда шундый әйбер бар. Янәсе, без нинди җырлар җырлыйбыз, нәрсәләр җырлыйбыз, шуңа кул куйдырырга тиеш. Анысын мин шулай ук аңлап бетермим, чөнки без “шәхси” артистлар. Ә Иркәгә “по блату” биргәннәр. Чишмәдә дә куйган, чөнки “маршрутный лист”ы булган. Тик аны күрсәтмиләр, чөнки ул юк. Әгәр дә анарда ул булса, икенче сорау: ник безгә бирмиләр?
 
Хәзер аларда заллар 100 процент ачылды, ләкин безгә юл юк. Монда әйтелде: районнар, шәһәрләр үзләре хәл итсен. Телиләр икән алалар, теләмиләр икән юк. Кайбер районнар килеште. Моның бернинди законы юк, бу законда каралмаган. Ягъни тотылсалар, штраф дигән әйбер юк.
 
- Җырчыны концерт куйдырыргамы-юкмы, җирле хакимият үзе хәл итә булып чыга инде?
 
- Әйе. Без берничә районны алып карадык. Бүген бардык Кыргыз Миякәгә. Аншлаг. Халык 200-300 әр чакрым ераклыктан килгән. Без килдек. Мин соңрак килдем. Төркем килеп, аппаратураны урнаштырган. Концертка ике сәгать кала мин килеп тә кердем, ут юк. Әлегә электрны сүндерделәр ди. Аннан администратор әйтә, нәрсәдер “не то” монда, ди.
 
Халык җыела башлады. Эшнең нәрсәдә икәнен аңладык инде. Подвалның ишеге ачык, ә электр щиты торган бүлмә ишеге ябылган. Болай гына калдырсак, без гаепле булып калабыз. Миңа көтеп торырга, подвалга төшеп, видеоларга төшерергә туры килде. Шул.
 
Анда Сирин дигән методистлары бар. Ул ниндидер район башлыгы урынбасарына шалтыратты. Урынбасар өстән шундый сценарий ясарга кушылды, диде.
 
Мин башта моны җанисәп белән бәйле дип уйлый идем. Юк бугай. Шундый мәгълүмат ишеттем: Куштауны яклаган өчен мине “заказать” итәләр.
 
- Сез Башкортстанда беренче генә чыгыш ясарга бармыйсыз. Алдан андый әйберләр юк идеме?
 
- Алдан андый әйберләр юк иде. Берничә район “кара яна” иде, кертми иде. Яфалап бетерәләр иде.
 
- Башкортстанның Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә уйламыйсызмы?
 
- Мин бу видеоны куйдым. Монда юләрләр юк инде. Барысы да аңларга тиеш. Без барыбыз да Россия гражданнары. Ник без анда кермәскә тиеш? Ник без алардан “маршртутный лист” алырга тиеш? Иң мөһиме, Башкортстанда туып, Татарстанда гомер буе яшәгән артистлар анда да ярый, монда да ярый. Хәзер миңа нәрсә, Башкортстанда туарга кирәкме, әллә үземне башкорт дип яздырыргамы? Әллә анда “пропискага” керергә кирәкме? Без бит аңламыйбыз сәбәбен. Болай да бездә 95 процент артистлар Башкортстаннан. Алар анда да куя, монда да. Әле бер ун артист керә алмыйбыз.
 
- Ул исемлектә кемнәр бар?
 
- Илсөя керә алмый, Рифат керә алмый, Данир керә алмый, мин керә алмыйм.
 
- Аларның Куштауга кагылышлары да юк бугай...
 
- Бар, Илсөя чыгарды бит. Рифат та чыгарды. Аларны кертсәләр, мин дә сорыйм: нигә аларны керттегез, мин юк дип. Монда бер “козырь” бар. Иркәне керттеләр, без юк. Җавап бирсеннәр. “Маршрут листы” бар икән, нигә безгә маршрут юк? Закон барысына да бер түгелме? Әллә монда берсенә акча түләргә кирәкме? Мин андый кеше түгел.
 
- Чыгымнарыгыз да зурдыр?
 
- Бүген барып кайтырга 50 мең акча китте.
 
- Билетлар мәсьәләсе ничек?
 
- Билетларны белмим, халык нәрсә эшләр башым миңгерәгән. Халык белән бергә еладык, җырладык та, кайтып киттем.
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»