|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2021 Җәмгыять
Ничекләр яшәдек икән?Кайвакыт телевизордан 90нчы еллар турындагы тапшыруларны карыйм да, без ул чорда ничек яшәдек икән соң дип гаҗәпкә калам. Чыннан да, кибетләрдә бер нәрсә юк иде. Әмма ничектер нәрсәләрдер пешерә идек. Хәтта тортларны да үзебез ясый идек. Безнең кебек авылдан килгәннәргә ни әйтсәң дә җиңелрәк иде. Әниләр итне, каймакны, йомырканы ни хәтле күтәрә аласың, шуның кадәр биреп җибәрәләр. Бәрәңгегә дә кытлык булмады. Иремнең энесенең иң яраткан җөмләсе бар иде: “Он белән бәрәңгене сатып алырга хурланам”. Үзебез дә булыша идек. Ул вакытта бәрәңге бакчалары бик зур, барлык ризык бәрәңге кушып пешерелә. Элек тәмлерәк тә кебек иде ул.
Гаилә бюджетына өстәмә ярдәм – хатын-кызлар бәйли иде. Яңа туган сабыйга башлыктан башлап, пәлтәгә кадәр бәйләп кидертүчеләр бар иде. Синең хезмәтеңә иң зур бәяне эштә бирәләр иде, билгеле. Бәйләгән киемең турында: “Бигрәк матур булган!” – дисәләр, башың күккә тия!
Тегәргә дә өйрәндек. Мин үзем улыма беренче класска барганда костюм-чалбар тегеп кидерттем. Балаларга алган һәрбер уенчык кадерле була, хәзерге кебек теләсә-кайда аунап ятмый иде. Ә хәзер күп бала кыйммәткә алган уенчыклар белән бер генә көн уйный.
Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең акчалары әллә ни күп түгел иде, билгеле. Артык әйбер алмыйча ничек тә җиткерергә тырыша идек. Иремнең бары бер джинс чалбары бар иде. Югач, иртәнгә кибеп өлгерми. Ул: “Хатын, фокус күрсәтимме?” – дип, салкынча көннәрдә шуны киеп эшкә чыгып китә, зарланмый иде бәгырем. Күптән түгел гүр иясе булды. Аның белән икәү тарттык тормышны, балалар үстердек. Ә бит ул вакытта авырлыкларга чыдамыйча, күп гаиләләр таркалды...
Фото: пиксабай
Гөлсирә ИБРАҺИМОВА, Чаллы |
Иң күп укылган
|