поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.03.2021 Әдәбият

Бәхетем бит булган янәшә... (ХИКӘЯ)

- Зәбидә, Зәбидә...әүү... Каян килә бу тавыш, якын да кебек, ерак та.Чү, әнисе тавышы бит бу.
- Зәбидәүү...үүү...

Кыз көч-хәл белән күзләрен ачты, тирә-якка күз ташлап, кайдалыгын аңларга тырышты. Башы чатнап, ярылырдай булып авырта, аңкавына ябышып кипкән телен көчкә әйләндереп, иреннәрен ялагандай итте.Укшыткыч тозлы кан тәменнән күңеле болганды. Маңгаена төшеп укмашкан чәчләрен кулы белән төзәткәләп, әкрен генә торып утырды. Ярым караңгы алачык, җир идән, кайда ул? Үтереп эчэсе килә. Чигә тамырлары шартлардай булып сулкылдаудан фикерен җыя алмаган кыз, күзләрен йомды.

Күпме утыргандыр Зәбидә, хәтерләми, үзенә текәлгән күз карашыннан сискәнеп күзләрен ачты. Сакал-мыегы ярыйсы ук җиткән, озын какча буйлы үсмер егет аңа текәлеп карап тора иде. Карашы сабыйларча ачык, якты. Ярым ачык калган ишектән коры дала җиле килеп тынга бәрелде.

- Апа, сез татар мени? Гел “әни”,”әни”, -дип саташтыгыз. Кызга җан кергәндәй булды. - Энем, мин кайда, монда ничек килеп эләктем? Егет сүзсез генә аның янына тезләнде, калай савытка салып су сузды. - Апа, сез Сүриядә...Сезне “иткә” саттылар...
 
Зәбидәнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Колаклары ишеткәнне акылы кабул итмәде.Ул алдагы көнне булган хәлләрне хәтерләргә тырышты. Диңгез буе, кыя таулар, алар икәү...Ә, Зөбәер кайда? - Зөбәер сезне сатты... - ???..Кыз мөлдерәмә күзләрен егеткә төбәде.
 
- Сез монда килгәндә йоклый идегез, уянгач бик карыштыгыз. Сезне менә шулай тынычландырдылар...Егет карашын читкә алды.Кыз әле генә кара янган беләкләренә игътибар итте.
 
- Энем, ә син кем? Монда нишлисең?
 
- Мин монда туып-үстем, апа. Минем әнием татар кызы, әтием сурияле. Алар Казанда укыганда танышканнар. Без алты бала.Татарстанда бик күптәннән, мин кечкенә чакта булган идек. Әнием бик сагына туган якларын. Хәзер инде бөтенләй дөньялар буталды...Үсмер авыр сулап куйды.
 
- Апа, сезгә моннан ничек тә качарга кирәк. Алдагы сызыкка җибәрсәләр кайтыр юлларыгыз бөтенләй өзелә...Ни хәлләргә калуын, киләчәктә узен ни көтәсен күз алдына да китерә алмаган кыз тораташтай бер ноктага төбәлде.
 
- ???
 
- Башта сугышчыларның хәҗәтен үтәүче вәхишә ясыйлар, кирәгегез калмагач котылу юлын табачаклар. Билегезгә шартлаткыч урап “задание”га җибәрәчәкләр. Анда киткәннәрнең исән калганнары юк. Бик күп кызлар үтте инде бу юллардан, барысы да бәхет эзләп чит җирләргә килүчеләр...
 
Зәбидә дивана кебек бер ноктага карап утырды да утырды. Хәтерендә әкрен генә үткәннәрне барлады. Ничек шундый хәлгә калды , кемгә ышанды ул? Төркиягә килеп җиткәч әнисенә шалтыратып та өлгермәде бит. Егет әкрен генә кузгалды. Кыз корт чаккандай урыныннан купты.
 
- Юк, энем, калдырма минем үземне генә, зинһар калдырма, мин куркам.Үсмер егет сак кына кызның кулларына кагылды.
 
- Ярамый, апа , бераз гына сабыр итегез, таңга кадәр вакыт бар. Абыйлар белән киңәшеп карыйм... Ул ничек пәйдә булса шулай юк та булды. Шыгырдап алачык ишеге ябылды. Зәбидәнең бөтен тәнен тимгәк тоткандай калтырау алды. Аның белән бер-бер хәл булса әнисе нишләр? Я, Ходаем, ничек котылырга моннан? Кыз тирә- ягына күз салып чыкты, балчыктан сылап салынган алачыкның бер почмагында ярык бар күрәсең , саран гына яктылык төшә, кыз авырайган гәүдәсен чак кузгатып шул якка шуышты. Тирә-якта комлыктан башка бернидә күзгә ташланмый, арырак салмак кына күшәп яткан дөядән башка җан иясе күренми иде. Зәбидә аркасын балчык диварга терәп уйга калды. Күз алдына туган авылы, әнисе килде. Зөбәернең йөз чалымнары чагылып үтте. Ничек шулай эшли алган ул? Күңеленә тулган әрнүдән, үкенүдән кыз үксеп елап җибэрде.Тышта эңгер-меңгер вакыты, ике тәүлек эчендә тормышы баштан аяк әйләнгән кыз арудан, чарасызлыктан сулкылдап йокыга талды.
 
Менә ул комлык буйлап йөгерә, күз күреме җирдә болганчык сулы зур елга, сулышы капкан кыз бар көченә шунда ыргыла, аргы якта яшел болын, шул якка ничек тә йөзеп чыгасы иде. Зәбидә бар көчен җыеп суга ташлана. Дөбердәп күк күкри, суга төшкән эре яңгыр тамчылары кызның битләренә, күзләренә бәреләләр. Чү, алгы якта кемдер кул изи. Илһам, бу бит Илһам. Кыз тагын да киңрәк колач җәеп йөзмәкче була, ләкин көчле агым аны башка якка сөйри. Илһааааам...Ургылып аккан су бөтереп-бөтереп үзенә тарта. Нигә соң Илһам ярдәмгә килми. Кызның миен ярып бер уй үтә, Илһамның бит аяклары йөрми....аяклары йөрми...
 
Илһам белән Зәбидә Кушкаен авылының Таһир белән Зөһрәсе иде. Күрше генә йортларда үскәнгәме кечкенәдән аерылмас булдылар. Бергә каз көтүләрме, итәк белән балык сөзүләрме, җиләк, чикләвек җыюлармы...Алар басмаган сукмаклар калдымы икән. Көненә биш үпкәләшеп, биш елашып бетсәләр дә, чандыр буйлы коңгырт күзле юаш кына малайның капка төбендә күренүенә зәңгәр күзле чәтәби Зәбидә аксыл күдрәләрен тибрәндереп бар үпкәсен онытып йөгереп тә чыгар иде. Баштарак күрше-тирә әп иткәнгә чәп иткән дип көлешсәләр дә, тора - бара аларга “кияү белән “кәләш” исеме тагылды. Буй җиткән егет белән кыз арасындагы балачак дуслыгы күптән мәхәббәткә әверелгән иде инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз белән егет югары уку йортларын бетереп туган авылларына кайттылар.Кечкенәдән мал-туар арасында әвәреп үскән егет әтисе һөнәрен үз итте, ветврач белемен алды.Ә кыз исә әнисе һөнәренә тугры булып туган мәктәбенә тарих укытырга кайтты.Авыл халкы инде туй турында да сәйләнә башлады, ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый шул, әллә язмыш сынавы, эллә бу соклангыч парга күз тиюе булдымы, никахларына бер атна кала Илһам эштэн кайтышлый, тайгак юлда матае белән капланды.Умыртка сөяге имгәнгән егетне район шифаханәсенә илттеләр.
 
Бу хәбәрне ишетеп коты очкан Зәбидә дәресләр беткәнен дә көтми шифаханәгә йөгерде. Куркуыннан төсе качкан кызны Илһам тизрәк тынычландырырга теләп:
 
- Мин исән-сау, Зәбидә, менә аяклар гына бераз карыша, туйда биибез әле,- дип елмайды.
 
Ләкин аяклары гына кымшанырга ашыкмадылар.
 
Бер килүендә дәвалаучы врач Роза Әскатовна Зәбидәне үз кабинетына дәшеп алды. Сынаулы гына караш ташлап кызга дөреслекне ачып салды.
 
- Егетеңнең хәлләре шәптән түгел, син дөресен белергә тиеш, сеңлем, йөреп китүенә өмет аз...син яшь әле, уйла,-диде. Инде оныклар сөяргә әзерләнгән ике гаилә өчен авыр сынау иде бу.
 
Кызының тартылып киткән йөзенә, елаудан кызарган күзләренә карап йөрәге әрнеде Сәвия апаның. Кыз бала анасының язмышын кабатлый дигәннәре хакмы әллә, Ходаем. Зәбидәнең дә әтисе кызына өч яшь чагында тракторы белән капланып урын өстенә калды бит. Әзмәвердәй ир күтәрә алмады бу язмыш сынавын. Сынды. Көнләшүләре белән үзәгенә үтте Сәвия апаның. Аяклары йөрмәсә дә кулларына ирек биргән чаклары да булгалады. Ярый кайнанасы яхшы булды. Ә шулайда бер җаен китереп:
 
- Син, килен бик яшь бит эле, үз тормышыңны җайлыйсыңмы әллә,- дип сүз кузгатты.
 
- И, әңкәй, баламның әтисе бит, аңа да җиңел түгел, явызлыктан түгел, чарасызлыктан бит ул, күрәчәгебез дер...Башка бу сөйләшүгә әйләнеп
 
кайтмадылар. Ире Ходай биргән гомерен яшәп бакыйлыкка күчте.Инде хәзер бер бөртек кызын да шундый язмыш көтәме? Ана сак кына кызының иңнәреннән кочаклады...
 
Икенче көнне иртән иртүк кулына чемоданын тоткан кыз ындыр артыннан гына олы юлга чыгып китте...
 
Менә ничәнче көн инде “Классташлар” сайтында ул аңа “дуслыкка” керә.Зәбидә аның кем икәнен белмәгәч башта кире какты. Ләкин егет тә тиз генә бирешә торганнардан түгел иде бугай, кат-кат керде. Инде бөтенләй кермәслек итеп ябып куям дигәндә, егеттән хәбәр килеп төште.
 
- Зәбидә, мин сезне бүген Акчарлак кинотеатры янында көтәм, кичке 7 дә. Кыз каушап калды. Дөп-дөп типкән йөрәгенең тавышы бүлмәдәш кызларына да ишетеләдер кебек тоелды аңа. Йөрәк бар, акыл барма, ди. Кем соң бу, шундый сәер егет. Бәлки берәр танышы шаярта торгандыр. Кыз тәрәзәгә күз салды. Чалт аяз кояшы да, тыпылдап тамган язгы тамчылары да кызга гүя чык инде урамга,чык, дип дәшәләр иде. Ул җәһәт кенә сәгатенә күз салды. Дүрт тулып килә. Зәбидә катгый бер карарга килеп юыну бүлмәсенә атлады.
 
7 тулганда ул инде кинотеатр каршында иде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр арасыннан ул күзләре белән танышларын эзләде.
 
- Сез, Зәбидәме? – дигән тавышка борылып карауга, тез буыннары бушап китте. Җир белән күк тибрәнеп алгандай булды.
 
- Мин, Зөбәер,- диде егет кып-кызыл ләлә чәчәкләрен кызга сузып.
 
- Гафү итегез, мин сезне бик тә бер танышыма охшаттым. Кыз каушаудан сүзләрен тотлыга-тотлыга әйтте. Егет моннан файдаланып кызны култыклап та алды.
 
- Була торган хәл, җирдә бер берсенә охшаш кешеләр бик күп бит алар. Кыз шунда гына егетнең сөйләмендә төрки үзенчәлек сизеп алды. Алар ашыкмый гына ял паркына таба атладылар. Егет тәсфилләп инде күптән Рәсәйдә булуы , монда укуы, хәзер инде үз илендә эш ачуы, Төркиянең нинди матур булуы турында рәхәтләнеп сөйләде. Егет бик аралашучан, баштарак кыенсыныбырак торса да Зәбидәгә аның белән аралашуы җиңел иде. Беренче күрүдә аны бик Илһамга охшатса да, тора-бара бу уеннан кире кайтты. Буй-сыны,чибәрлеге белән охшаса да, ә күзләре... Юк, Илһамныкы кебек уйчан да, серле дә, үзенә тартып торган тылсымлы да түгел иде алар, әллә ничек туктар урын тапмагандай гел йөгереп торалар иде.
 
Менә Май бәйрәмнәре дә үтеп китте.Уку елының соңгы аена да керделәр. Инде Зәбидәнең авылдан чыгып китүенә дә бер ел була. Бик сагынган чакларында уйлары белән авыл урамнарын кат-кат ураса да кайтырга кыюлыгы җитмәде кызның. Җаен табып килеп киткән әнисеннән авыл яңалыкларын сораштырса да, Илһам турында сорашырга кыймады, әнисе дә башлап сүз башламады. Ана йөрәге
 
баласының тизрәк тынычлануын теләгәндер инде. Тора-бара кыз үзе дә көне-төне чәчәк бәйләмнәре ташыган Зөбәергә ияләшә төште. Егетнең җәйге ялда Төркиягә кунакка чакыруына да тиз ризалашты, бары әнисенә генә иптәш кызым белән бер атнага юллама алдык дияргә мәҗбүр булды. Барып-күреп кайткач барысын да сөйләрмен дип уйлады...
 

Исламия КУРАЗБАЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 15.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»