поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.03.2021 Әдәбият

Бәхетем бит булган янәшә... (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Менә Май бәйрәмнәре дә үтеп китте.Уку елының соңгы аена да керделәр. Инде Зәбидәнең авылдан чыгып китүенә дә бер ел була. Бик сагынган чакларында уйлары белән авыл урамнарын кат-кат ураса да кайтырга кыюлыгы җитмәде кызның. Җаен табып килеп киткән әнисеннән авыл яңалыкларын сораштырса да, Илһам турында сорашырга кыймады, әнисе дә башлап сүз башламады.

Ана йөрәге баласының тизрәк тынычлануын теләгәндер инде. Тора-бара кыз үзе дә көне-төне чәчәк бәйләмнәре ташыган Зөбәергә ияләшә төште. Егетнең җәйге ялда Төркиягә кунакка чакыруына да тиз ризалашты, бары әнисенә генә иптәш кызым белән бер атнага юллама алдык дияргә мәҗбүр булды. Барып-күреп кайткач барысын да сөйләрмен дип уйлады...

- Апа, апа, Зәбидәнең кулбашына кагылдылар.
 
- Апа, әйдә тизрәк, таңга кадәр бу тирәдән китәргә кирәк. Кыз куян тизлеге белән урыныннан сикереп торды. Тышта тагын берәү бар. Су ташый торган зур мичкәләр төялгән машина ягына йөгерделәр. Җылы дала җиле битләрне иркәләп куеннарга сарылды.
 
- Апа, бу минем дус малай, курыкма. Зәбидә зур чаңның эченә чумды. Машина әкрен генә кузгалып китте.
 
Алар тәбәнәк кенә йорт буена килеп туктадылар. Сизелер – сизелмәс кенә таң беленеп килә. Кара киемнән киенгән тулы гына гәүдәле ханым каршы алырга чыкты.
 
- И, бала , нинди ачы җилләр ташлады сине бу якларга? Улым Гөлүзәп, сөйләгәч, йөрәгем ярыла дип торам, балакаем. Гөләндәм апаң булам мин. Син дә кемнеңдер газизе дер бит...
 
Әйдә, кызым, тиз генә юынып ал да тамагыңа капкала, тизерәк юлга җыенырга кирәк. Алга таба сине улым Мехмет озатыр.
 
Ярты сәгатьтә үтмәгәндер, Зәбидә юлга әзер иде инде. Озын кара күлмәктән, пәрәнҗәдән булган бу купшы туташны күрсә әнисе дә танымас иде мөгаен. Машина кузгалды.
 
- Туган якларыма сәлам диген, кызым, Гөләндәм апа күз яшьләренә төелеп озатып калды.
 
- Рәхмәт сиңа, энем Гөлүзәп, рәхмәт сезгә, изге кешеләр. Зәбидә бу хәлләргә ышанырга да ышанмаска да белми машинага сеңде.
 
Исән-имин генә Төркия чиген дә үттеләр. Тын алырга да куркып утырган кыз бераз тынычлангандай булды. Рәсәй илчелегенә кадәр озата килгән Мехмет:
 
- Сеңлем, алга таба үзең барасың, куркыныч артта инде,- диде.
 
Өч көн дигәндә Зәбидәне беренче самолет белән иленә озаттылар. Туган якка аяк басуга әнисенә шалтыратты кыз. Тавышына ваемсызлык чыгарып:
 
- Мин кайтып та җиттем, әни. Элемтә начар иде, шалтырата алмадым, ачуланма инде, әни. Кызының тавышын ишетү шатлыгыннан Сәвия апа :
 
- Кайчан авылга кайтасың, кызым,- дип кенә сорый алды.
 
- Атна-ун көннән.
 
Күңел яралары белән бергә тән яраларын да төзәтергә вакыт кирәк иде әле кызга.
 
Чалт аяз көн. Зәп-зәңгәр күк йөзендә мамыктай ак болытлар йөзә. Зәбидә алмагач төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Зөбәер белән беренче танышкан көнне шушында утырганнар иде бит алар. Кыз күзләрен кысып күккә карады. Ул хыял канатларына утырып Төркиягә очканда да нәкъ шундый чалт аяз көн иде. Ап-ак киемнән бер кочак чәчәкләр күтәреп каршы алырга килгән Зөбәер аңа фәрештә булып күренде. Яхшы чит ил машинасына кереп кунаклауга кыз үзен киноларда гына күргән бәхетле тормышка аяк баскандай хис итте. Менә алар диңгез буйлап җилдерәләр. Егет туктап җәяү йөреп килергә чакырды. Җитәкләшеп кыя тау итәгендә басып торалар, алда искиткеч матурлык, зәп-зәңгәр диңгез җәйрәп ята. Кыз күзләрен йомды. Зөбәер ипләп кенә кызның иңнәреннән кочты, битләреннән сыйпап узды. Учындагы кулъялыкның кызның битенә тиюгә йоклатуын яхшы белә иде егет. Әкрен генә кочагына ауган Зәбидәне егет кулларына алды. Искиткеч гүзәл иде кыз. Саргылт күдрә чәчләре дулкынланып иңнәренә төшкән, алсу иреннәре бераз ачык, әйтерсең лә үзләренэ дәшеп торалар. Алсу йөзе, нәфис колак яфраклары ирнең нәфесен кузгатты, ул каудырланып кызны күкрәгенә кысты... Юк, ярамый, кызга кагылырга ярамый, “саф” товарның бәясе бермә - бер артык иде. Акча өчен анасын да сатарга әзер Зөбәер кызны ипләп кенә арткы урындыкка утыртып, алдан әзерләнгән пәрәнҗәне битенә япты. Машина бар кызулыгына Суриягә таба юл тотты. Бары Зәбидә генә Зәбәернең инде күптән өйләнгән ике бала атасы икәнен белми калды...
 
Ничек чыгып китсә, шулай бакча артыннан гына кайтып керде Зәбидә. Әйтерсең лә бер ел үтмәгән, һәрнәрсә үз урынында, таныш, якын. Иң беренче булып танып Актырнак каршы алды. Кәкре койрыгын боргалап шатлыгыннан ары чапты, бире чапты. Ишек алдындагы чуар тавык кырын-кырын карап, син кем дигәндәй, кеткелдәп алды. Ул арада әнисе йөгереп чыкты. И, туган йорт, ничек рәхәт синдә. Зәбидә колхоз базарыннан алган “төркия” күчтәнәчләрен өстәлгә тезде, чуклы матур шәлне әнисенең иңнәренә япты. Чөкердәшеп кенә чәй эчтеләр. Табынны җыеп алуга кыз ишек алдына чыкты. Аның күңеле каядыр ашкына иде.Ул әкрен генә атлап бакча башындагы аланга тәшеп китте. Мунча хәстәрләп йөргән әнисе аны күздән югалганчы карап калды. Кызы олыгаеп, җитдиләнеп калган иде.
 
Ә кыз атлады да, атлады. Шушы бер ел эчендэ булган кичерешләр, соңгы атналарда булган вакыйгалр күлендә кузгалган ташкын булып күз яшьләре булып акты да акты. Сагынган ничек сагынган икән бит ул авылын…бәхетле чакларын. Тррррр... дигән тавышка сискәнеп китте кыз. Кинәт туктаган ат пошкырып куйды.
 
- Исәнме, кызым, кайткансың икән. Ат арбасындагы печән өстендә бер-берсенә сыена биреп Илһамның әти-әнисе, Кифая апа белән Шамил
 
абый утыралар иде.Кызның уңайсызлануын күргән өлкәннәр сүзне ялгап җибәрделәр.
 
- Печәнгә менгән идем әле кичә, менә бүген Кифая апаңны да алып бардым, андагы җиләкең күплеге. Теләсәң иртәгә сине дә алырбыз.
 
Кыз “ярар” дигәнне белдертеп башын селкеде. Ат сабырсызланып алга кузгалды.
 
- Кер эле син безгэ, кызым, кер. Ул бит сине , сине көтә... Кифая апа яулык чите белән генә күзләрен сөртеп алды.
 
Зәбидә мунчадан яңа туган сабыйдай чыкты.Эссе мунча пары белән мәтрүшкәле каен себеркесе тәнне генә түгел, җанны да пакълагандай булды. Юеш күдрәләрен сөлге белән сөрткәләп тәрәз каршысына килде. Кичке эшләрен бетереп, бер чиләк сөт күтәреп әнисе күренде. Күрше йортта да ут алдылар. Зәбидә нәкъ элеккечә каршы тәрәзәдән таныш сынны әзләде. Радиодан кичке концерт бара. Бәхетемне читтән эзләгәнмен,
 
Бәхетем бит булган янәшә...
 
Бәхетем бит булган янәшә...Зәбидә бөтен кыюлыгын җыеп күрше йортка таба атлады. Күк йөзендәге меңләгән йолдызлар күз кысып кызны озата кадылар.
 

Исламия КУРАЗБАЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»