поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.03.2021 Дин

Мөселман яшьләре ачык лекторийда Ironman турында сөйләште (ФОТО)

Казанда нәзарәт яшьләр өчен чираттагы лекторий уздырды. Очрашуга Lenar Wealth Management капитал белән идарә итү компаниясен нигезләүче, Россиядәге иң көчле финанс һәм хокук киңәшчеләренең берсе, триатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат, өч тапкыр Ironman Ленар Рахманов килде.

Мөселман яшьләре белән GrowUp коворкингында узган сөйләшүдә төп сүз марафон, Ironman, трениковкалар, тормышны спорт һәм физик тәрбия белән алып бару хакында барды.

Беренче чиратта, очрашуга килгән мөселман яшьләрен сәламләп, Ленар Рахманов үзенең биографиясе, төп казанышлары, кызыксынулары белән таныштырып үтте. Ул спорт һәм йөгерү белән 2014 елда шөгыльләнә башлый, күнегүләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ленар Рахманов Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узган марафон, триатлоннарда катнашып, зур уңышларга иреште, күп тапкырлар Ironman ярышларында катнашты, Sinergia Sports Team командасына нигез салды.

Очрашуда төп сүз Ironman-га әзерләнү һәм катнашу хакында барды. Ул Ironman принциплары һәрвакыт актуаль булуы турында әйтте: мондый ярышлар үз алдыңа куйган максатларны тормышка ашырырга, дисциплинага өйрәтә, тәнне һәм рухны чыныктыра, авырлыклар алдында югалмаска ярдәм итә. Ленар Рахманов, спортка килүенең төп максаты итеп, балалар алдында үрнәк булуны атады. Ә иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешен башларга беркайчан да соң түгел. Һәрбер дистанция беренче адымнан башланган кебек, бары спортка кереп китәргә һәм тренировкаларны ташламаска кирәк.

Очрашуга килгән мөселман яшьләре белгечкә кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, эш белән спортны ничек аралаштырып алып барырга, бер башлаган эшне ничек ташламаска, тренерны ничек сайларга, кайсы вакытта һәм кайчан спорт белән шөгыльләнергә, гаилә әһелләрендә һәм дусларыңда спортка ничек кызыксыну уятырга һ.б. сорауларга тәфсилле җаваплар бирелде.

Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы хезмәт итә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә оештырылган Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир кебек спорт чаралары яшь мөселманнар арасында аеруча популярлык казанды.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»