• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.03.2021 Дин

Нәзарәтнең Коръән тәрҗемәләре тагын бер гаджетка кертелде (ФОТО)

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга халык арасында зур популярлык казанган “Коръән укучы лампа”ны тәкъдим иттеләр. Интерьерны бизәп һәм яктыртып торучы лампа, башка функцияләр белән беррәттән, Коръән укылышының аудиосын һәм мәгънәләренең төрле телләрдә тәрҗемәләрен тыңларга мөмкинлек бирә.

Тәфсир алты телдә — гарәпчә, үзбәкчә, төрекчә, фарсыча, татарча һәм русча бирелә. Соңгы мәгънәви аудиотәрҗемәләрне Татарстан Диния Нәзарәте әзерләде һәм гаджетны җитештерүчеләргә аның программасына кертү өчен тапшырды.

Сувенирны мөфти Камил хәзрәткә “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, “Коръән укучы лампа” бренды, “Әминә” кибетенең хуҗасы Булат Нигъмәтҗанов һәм Биектау районы Калинино авылы имамы Айбәк хәзрәт Токтосопиев тәкъдим иттеләр.

Әлеге лампа – Коръән һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен тыңлау, өйрәнү, ятлау буенча файдалы әсбап булып тора. Пульт яки телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә гарәп телендә тулысы белән 18 Коръән укучычыны тыңлап кына калмыйча, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре дә тәкъдим ителә. Татар һәм рус телләрендә аудиотәрҗемәләр нәзарәтнең “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы нигезендә эшләнгән – татар телендә диктор Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылы имамы Айбек Токтосопиев укый. Лампа намаз укырга өйрәнүчеләр өчен дә зур мөмкинлекләр бирә: гарәп телендә азан әйтелә, тәкбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә. Шулай ук лампа гарәп телендә “Сахих Бохари”, “Мөслим”, Имам Нәвавиның “Кырык хәдис” китапларының аудиоверсиясе, “Хиснул-Мөслим” догалар җыентыгы кертелү белән дә аерылып тора. Лампа 8 төскә керә ала, аны ночник итеп куярга була, уңайлылык өчен пульт ярдәмендә таймер функциясеннән файдалану мөмкин. “Коръән укучы лампа” белән файдалану инструкциясе рус телендә бирелә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Коръән укучы лампа” идеясен тормышка ашыру өстендә эшләүче командага Исламның асыл мәгънәләрен җәмгыятьтә таратуга керткән өлешләре өчен үзенең тирән рәхмәтен белдерде, гаджетны югары бәяләде, аның мөселман дөньясында беренчеләрдән булып үз эченә татар һәм рус телләрендә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен үз эченә кертүен билгеләп үтте. “Коръән укучы лампа”ны киләчәктә Татарстан мөселманнары Корылтае, Казансаммит, Изге Болгар җыены кебек зур вакыйгалар һ.б. кысаларында киң катлам мөселман кардәшләребезгә тәкъдим итәргә киңәш ителде.

“Коръән укучы лампа”ның Инстаграмда рәсми аккаунты бар: https://instagram.com/muslimstore_amina?igshid=1bgn3s9hh18pk . Заказ бирү өчен директка язарга мөмкин.


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar