|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2021 Җәмгыять
"Чыгасы булса, чәрдәкләнеп тә чыга" - Ләбиб Лерон белән күңелсез хәл булган (ФОТО)3 март көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстан Язучылар берлегенең Корылтае узды. Чарада Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, съездда яңа рәис сайлаган вакытта Ләбиб Леронның машина пыяласына боз сөңгесе төшеп ваткан. - "Керәсе ризык тешеңне сындырып керә ул", дип әйтә торган иде Әмирхан Еники. "Чыгасы булса, чәрдәкләнеп тә чыга ул", дим мин. Тинчурин театры түбәсеннән боз төшеп, тәрәзәне бизәкләгән әле... Хәерле каза булсын, исән-сау булыйк!" - дип уртаклаша язучы.
--- |
Иң күп укылган
|