|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2021 Дин
Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: “Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә “Гелендваген” биргән икән, син шундый ук “Гелендваген”ны үз өммәтеңә дә алып бир”Инстаграмда кызык пост күренде. Хыял турында. Видеода исә берничә миллион сумлык “Гелендваген” машинасы. “Рәхмәтулла” һәм “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев пост астында мондый фикер калдырган: “Татар малайларын “Атланма, билен сындырырсың” дип, хыялланмаска өйрәттеләр. Шуңа да татарлар юаш, басынкы”. Уйланырга җирлек бар. Бер караганда, адәм баласын хыял йөртә, шул хыялга таянып ул Аллаһы Тәгалә ярдәме белән нидер булдыра да. Ә, икенче яктан, берничә миллионлык машина турында хыяллану - исраф хыял түгелме? Булганына шөкер итәргә кирәк бит. Бу мәсьәләдә ничек баланс сакларга? “Матбугат.ру” хәбәрчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтан тулырак аңлатуын сорады.
Ул исә болай диде:
- Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Дилемма бар инде ул. Бер яктан, уңышка ирешү, икенче яктан уңышың артык зур булып китеп, алган машинаң, җиткергән йортларың исраф булмый микән? Шуның уртасын эзли инде адәм баласы. Кызганыч, зур уңышларга ирешкән татар егетләре әле күп түгел. Күбрәк булсын иде. Уңыш дигәндә мин матди якны гына әйтмим. Монда сүз милләтне, өммәтне алга җибәрү турында бара. Татар егетләре бөтен яктан да тырышырга тиеш: дин ягыннан да, дөньяви яктан да.
Әйе, безне “билен сындырма” дип үстерделәр, элек-электән баланы реалист булырга өйрәтәләр. Ләкин тормышта зур уңышларга ирешер өчен хыяллана да белергә кирәк. Ризаэтдин Фәхретдин әйтә: татар, мөселман егетләре кәрваннар белән еракларга йөрсеннәр, элек сәхабәләр ничек йөргән булса, укысыннар, гыйлем алсыннар ди.
2003 елга кадәр Мамадышта имам булып эшләргә туры килде. Берәр өйгә мәҗлескә барганда капкадан беренче бабайларны уздыра идем. Хәзрәт безне хөрмәт итә дип, сөенә иде болар. Мин әйтәм, хөрмәт кенә түгел, эт йөгереп чыкса дип беренче кертәм. Шаярып инде. Кеше белергә тиеш: әгәр ул алдан йөри икән, эт тешләүгә әзер булырга тиеш. Гаиләсен эткә тешләтмәс өчен ир-кеше алдан йөрергә тиеш. Кызганыч, еш кына татар ирләре хатыннарыннан башка берни эшли алмый торганнарга әйләнеп бара. Хатыннарга да аңлатабыз: ирләрегез артыннан йөрергә тырышыгыз, юкса эт тешләргә мөмкин дибез.
Байлыкка килгәндә, хәзрәти Гомәрнең улы Габдулла бине Гомәр үз гомерендә бер меңләп колны азат иткән, моның өчен күп акчалар тоткан. Беркайчан да ялгызы гына ашарга утырмаган, урамнан кемне дә булса ашарга алып кергән, дип әйтелә. Күп сәхабәләр бик күп акчаларын ярлыларга, ач-ялангач кешеләргә сарыф иткәннәр. Моны бүгенге көнгә күчерсәк, болай дияргә була: әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә “Гелендваген” алу мөмкинлеге биргән икән, син шундый ук “Гелендваген”ны үз өммәтеңә дә алып бир. Әлһәмдүлиллә, бүген мөселман эшмәкәрләре шулай эшли дә.
--- |
Иң күп укылган
|