|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Мәдәният
Легендар актёр Василий Лановой вафатКүңелсез яңалык: барыбызның яраткан фильмы булган "Офицеры" дигән киноның легендар герое Василий Лановой вафат. Аңа 87 яшь иде. "Матбугат.ру" кичә хәбәр иткәнчә, актерга коронавирус диагнозы куелган. Күңелсез хәбәрне ТАСС агентлыгына Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок та раслаган. Элегрәк бу көнне артистның клиник үлемен кичерүе турында яздылар. 28 гыйнвар иртәсендә аның авыр хәлдә булуы билгеле булды. Аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырдылар. Берничә сәгатьтән соң аның хәле начарлана.
Хатыны сүзләренә караганда, беренче вакытта актер үзен яхшы хис иткән. Аның 5% үпкәдә җиңелү диагнозы куелган.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|