|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2021 Шоу-бизнес
![]() Элвин Грейның булачак хатыны кем һәм ул Радик белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә сөйләгән? (ВИДЕО)Бүген Казанда Элвин Грей өйләнә. Дөресрәге, никах укыта. Никах мәҗлесе “Ак барс Арена”дагы ресторанда. Бәйрәмдә күп кенә җырчылар, иҗат әһелләре катнаша. “Матбугат.ру” кәләшнең кем икәнлеген белеште. Ижау каласыннан Фәтхетдинова Инзилә икән (социаль челтәрләрдә аны Изи буларак та беләләр). Ул Элвин Грейдан 10 яшькә яшьрәк. Узган елның 12 декабрендә Инзилә Элвин Грей белән очраша башлавы турында болай дип язган булган. Үзгәртми бирәбез:
Никахны Ильяс Халиков видеога төшергән:
--- Фикерләр№5 (909678) / 18.01.2021 00:53:48
Бу Элвин Грей бүгенге көндә Уфа краендагы иң зур җәнҗалның төп персонажы. Анда әле яңа гына “Туган телне саклау” конкурсының нәтиҗәләрен халыкка җиткерделәр. Конкурсның җиңүчесе итеп әле яңа гына Уфа башлыгының мәдәнеият киҗәшчесе итеп тәгаенләнгән Элвин Грей табылган. “Яңы моң” концерт проектын трмышка ашырганы өчен. Уфа конкурска 80 миллион сум акча бүлеп, аның җиҗүчесенә шул сумманың 30 миллионы бирелгән. Калган финалчыларга 100 меңнән алып 4 миллион сумга кадәр. №4 (909677) / 18.01.2021 00:53:13
Халыкның канәгатьсезлегенең чиге юк. Бу Хәбиров хәзер үзе куйган кешеләр аша регионның мәдәнияткә, телгә юнәлтелгән акчаларына да распил ясый башлады дип язалар социаль челтәрләрдә. 30 миллионы өчен күпме откат алды микән бу адәм дип. Нишләп әле 1 урынга 30 миллион да 2 урынга 4 миллион гына? 1 урын бирерлек ни эшләгән соң бу Грей туган телне саклау буенча? Ул бит юньләп башкортча да белми, русча гына сөйләшә (чынлап та Радик Уфада туып, рус мәктәбе, көллиятендә укып, русча аралашып, туган телен белми үскән яңа буын яшьләренең берсе. Аның ата-аналары Гафури районы татарлары, әтисе бу бала яшь чагында ук мәрүм булган, әнисе – саф татар телендә сөйләшә, БСТда бер күрсәткәннәр иде. Татарчасын да, башкортчасын да белмәгән, милли хисләрдән 200 %ка азат бу егет Башкортстан булгач мин башкорт дип бераз өйрәнгән инде аннары башкорт сөйләмен). Аның берәр халык җырын җырлаганы бармы, озын көйне мәсәлән? Ул бит аларны җырлый алмый, аңа аның тыны да, тавышы да, моңы да җитми. Җитмәсә күпчелек ул татарча җырлый, акчага кызыгып татарча җырлый башлады үз халкын, үз телен сатып. Татарлар күбрәк булгач, акчасы да күбрәк бит. Аннары, туган телне саклау, үстерү өчен бүленгән финансларны нигә әле бу миллионерга бирергә, җитмәсә шундый күп итеп. Мохтаҗ оешмалар, шәхесләр азмыни, фәкать үз акчаларына, энтузиазмга гына нигезләнеп. Шулай дип язалар интернетта бу акча кискәләү процессы турында башкортлар үзләре №3 (909676) / 18.01.2021 00:52:43
Татарларның, Татарстанның булдыксызлыгының чиге юк. Көлеп тә куялар инде Татарстаннан, аның түрәләреннән. Донор, бай Татарстан телен, мәдәниятен саклау өчен 200 мең сум финанс бүлә чамасыз зур бюджетыннан, ә мескен, фәкыйрь, дотацион Башкортстан 80 миллион дип. Татарстанга күпме адәм көлкесе булып яшәргә була? Күпме көлдерергә була үзләреннән Татарстан җитәкчеләренә? №2 (909675) / 18.01.2021 00:52:14
Татарстанның, татарларның инде менә 103 ел буе үз халкын саклау өчен берни дә эшләмәве менә нинди көенеч нәтиҗәләргә китерә. Гафури татарлары улы Радик – башкортның атаклы җырчысы, ул үзен башкорт дип исәпли. Кыяфәтендә дә башкортлыкның эзе дә юк бит. Чи татар чырае, ап-ак озынча йөз. Урман-тау башкортлары –истәкләр – татарлашкан финугырлар, алар финнарга тартым чырайлы, ә Урал арты дала халкы – чи монгол кыяфәтле (алар чынлап та татарлашкан монголлар). Ишимбайның юрматы “башкорты” Хәбиров – бу регионның башлыгы. Юрматылар 16 гасырның 40 елларына кадәр Казан янында яшәгәннәр, анда аларның каберлекләренә кадәр сакланган бүгенге көнгә кадәр, тик Мәскәүнең һөҗүмнәре ешайгач, башка, тынычрак урынга – Дим буйларына күчеп киткәннәр алар. Бу аларның шәҗәрәләренндә дә язылган. Ул шәҗәрә – саф татар телендә. Сөйләшүләре дә саф татарча. Марсель ага Әхмәтҗановның “Татар, которых называли юрматынцами” мәкаләсендә бу бик ачык язылган. №1 (909674) / 18.01.2021 00:51:40
Әле күптән түгел генә Башкорт остан гәзите туган телне үстерүдәге уңышлар дип бер материал бастырды. Гәзит “төрле диалектларда” (татар телендә) сөйләшүче “башкорт”ларның 11 ел буе башкортча укыту нәтиҗәсендә телләре “әдәби башкорт теленә” якынлаша башлады, алар Баймак башкортлары кебек үк диярлек сөйләшә башладылар. Ә иң мөһиме – алар үзләрен башкорт дип исәплиләр дип мактанып язып чыкты. Чынлап та соңгы 21 елда сез башкорт, сез башкорт дип тукылдый тукылдый, ялган тарихи “хезмәтләр” язып аларны көн-төн популярлаштырып, аларны башкортчага укытып, башкортлыкны күккә чөеп, татарлыкны б...ка батырып (Әкрәм Бейешнең “Башкорт халкы тарихы һәм аның азатлык өчен көрәше” китабын укып карагыз, күпме ялган анда, татарга карата күпме нәфрәт яки Яныбай Хамматовның Кара яу яки Уралда алтын табу турындагы романнарын – ничек кенә хурламый автор анда татарларны) бу регионда үзләрен чынлапр та башкорт дип исәпләүче татарларның тулы бер буыны үсеп чыкты. Аларның саны йөзләрчә мең. Ә безнең татарлар “Без татар-башкорт халкы” “Без бер кошның ике пар канаты” диюдән бушамыйлар. Баймакка барып башкортка безнең татар-башкорт халкы дип әйтеп кара әле, ни дияр микән. Татарны 100 ел буе яманлый торгач татар сүзе алар өчен сүгенү сүзенә әйләнгән инде күптән. Иң пассив реакциясе Нишләп мин фәлән-фәлән татар булайым ти, ниңә миннән көләһең, мин кай ерем татар, мин акса кортомы, мнн акса өсөн халкымзы, телемзе һатаммы, минең балалар урысса һөйләшеп урыс мәктәбенә йөрөйме, һ.б?” булачак. |
Иң күп укылган
|