поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.12.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

7-13 декабрь көннәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез.

Кучкар (21.03–20.04) Атнаның беренче яртысында, үҗәтләнә-үҗәтләнә, үз максатларыгызга ирешәчәксез. Ләкин башкаларның мәнфәгатьләрен күрмәмешкә салышмагыз, юкса көтелмәгән кыенлыклар алдында калырга мөмкинсез. Көндәлек тормышта килеп туган сәеррәк бер вакыйга айнытып җибәргәндәй тәэсир ясар. Бу хәтта тирәгездәгеләр арасыннан кайберәүләрнең чын йөзен ачуга ярдәм итәр.

Үгезбозау (21.04–20.05) Шәхси тормышыгызга кагылышлы четерекле хәлләр җиңел генә хәл ителер. Моңарчы башыгызга да кереп карамаган кайбер нечкәлекләргә төшенү ярдәм итәр моңа! Шулай итеп, өстегездән галәмәт авыр йөк төшкәндәй булыр һәм тормышыгыз ямьләнеп киткәндәй тоелыр. Көннәрдән бер көнне мирас мәсьәләсе баш калкытыр.

Игезәкләр (21.05–21.06) Менә хәзер хәлиткеч адым ясап, килеп туган хәлләрне үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Бу дөньягызны түгәрәкләндереп, бик тә өметле планнар кору мөмкинлеге бирәчәк. Дөрес, кайбер әйберләрне һәм хәтта кайбер танышларыгызны онытырга туры киләчәк. Әмма куркасы юк: эчке сиземләвегез моны бернинди хатасыз башкарып чыгуга ярдәм итәчәк.

Кысла (22.06–22.07) Алга ыргылыш ясау өчен бүгенге эшләрегезнең һәммәсен тәртипкә салып, барлык түләүләрне (кредиттан кала) түләп бетерергә кирәк булыр. Язмыш кушуы белән искиткеч шәп элемтәләр корып җибәрерсез. Атнаның икенче яртысында эштә хаклы булуыгызны раслап, кемнәрнеңдер нәфрәтен кузгатырсыз.  Берни күрмәгәнгә-аңламаганга салышыгыз – шулай әйбәтрәк. Керем артуга өметләнегез.

Арыслан (23.07–23.08) Атнаның беренче яртысында сәламәтлекне кайгыртырга вакыт икәнен сиздерердәй хәлләр булып алырга мөмкин. Аннан килеп, зарыгып көтелгән шәп кенә бер хәбәр ишетерсез. Тормышыгызда нәрсәләрдер төгәлләнүгә таба бара. Иң элек акчасызлык аркасында килеп туган киеренкелек булырга мөмкин бу. Шулай икән, хәере белән бетсен, дип телисе генә кала.

Кыз (24.08–22.09) Көтелмәгән бер яңалыктан дулкынланып китеп, ярамаган эшкә бара күрмәгез тагын! Юкса булганын да җуярга мөмкинсез. Ашыкмагыз, уйланырга вакыт калдырыгыз. Хезмәттәшләрегез белән ачылыбрак сөйләшергә тырышыгыз. Шулай икән, сезгә күбрәк ышаначаклар һәм хәтта үзләренең серләрен дә ачып салачаклар.

Үлчәү (23.09–23.10) Яхшы якка үзгәрешләр көтелә. Бу бигрәк тә якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләргә кагыла. Белеп торыгыз: эштә бер мәсьәләдә тавыш күтәреп маташуның ахыры хәерле бетмәскә мөмкин.  Әлегә, тешне кысып булса да, беркемгә бернинди ризасызлык белдермичә, йөзегезне җимермичә, әкрен генә эшләп йөрүдән дә хәерлесе юк.

Чаян (24.10–22.11) Әйткән һәр сүзегез бик саллы килеп чыгар. Кешеләрне ышандыру сәләте көчәер, шуңа шулай. Әмма бу сәләттән файдаланып, кемнедер ялгыш кына да алдаудан сак булыгыз. Юкса уңайсыз хәлдә калу гына түгел,  җәзасын алу куркынычы да бар. Атнаның икенче яртысында матди максатыгызга ирешерсез: бик отышлы бәядән шәп кенә бер әйбер сатып алырсыз яисә үзегезгә күпме кирәк, шуның кадәр акча эшләүгә ирешерсез.

Укчы (23.11–21.12) Атна башында акча, хезмәт хакы, матди хәлегез турында бәйләнчек уйлар тынгылык бирмәс. Тик әлегә акча эшләү мәсьәләсендә планнар корырга ярамый: кәефегез кырылырга яки бар нәрсәгә битарафлык кына барлыкка килергә мөмкин. Тәгаен генә нәрсәгә омтылуыгызны аңларга тырышыгыз әле. Шуны аңлагач, рәхәт булып китәчәк һәм, ни гаҗәп, матди хәлне яхшырту мөмкинлеге дә ачылачак.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Киләчәк әллә кайда түгел, ә үзегезнең кулларда.  Кыенлыклардан, тәнкыйть сүзләреннән куркып калмыйча, булдыра алганча, эшләгез дә эшләгез. Әлбәттә, катлаулы бурычлар байтак көчегезне суырачак, әмма тырышлык әрәмгә китмәячәк. Атна ахырында кемнеңдер яшерен бер серен белеп алу күңелегездә йөрткән яшерен сорауларның җавабын ачып салачак.

Сукояр (21.01–19.02) Аягүрә йоклап йөрмәгез. Юкса үзегезне кирәкмәгән эшләргә тартып кертергә маташучылар барлыкка килер. Шул ук вакытта телефон аша алдаучылардан да сак булыгыз: үзегез турында беркемгә бернинди мәгълүмат бирмәгез! Ял көннәрендә дус-ишләрегездән күңелле хәбәрләр ишетерсез. Бу тормышыгызга ниндидер этәргеч биреп, күңелегезне җилкендереп җибәрер.

Балык (20.02–20.03) Үзегез турында бөтенләй онытып, таныш-белешләрегезнең үтенечләрен үтәргә, аларның сорауларына җаваплар эзләргә туры килер. Әйбәт кенә планнарыгыз пәйда булыр, тик аларны үлә-бетә тормышка ашырырга тырышу кирәкмәс. Үзегезне саклагыз, беренче чиратта сәламәтлек икәнен истән чыгармагыз. Ял көннәрендә күңелегезгә тынычлык иңдерердәй яңалыклар ишетерсез.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»