• 28.01-31.01 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 28.01 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 13:00
  • 30.01 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:00
  • 12.02-18.02 Мунча ташы. Уникс. 20:00
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
Туган көннәр
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
    25 Гыйнвар язучы
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
    25 Гыйнвар журналист
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
    25 Гыйнвар балалар язучысы
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
    25 Гыйнвар җырчы
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
    25 Гыйнвар актриса
  • 26 Гыйнвар Зинира Рамазанова
    26 Гыйнвар җырчы
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
    27 Гыйнвар теннисчы
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
    27 Гыйнвар актер
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
    27 Гыйнвар җырчы
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
    27 Гыйнвар журналист
  • 23.01.21 Казанда 1 бүлмәле квартира снимать итәм. телефон 8-999-169-52-21
  • 22.01.21 Карбышева 60 адресы буенча булмэ сдавать итэбез. Бэясе 10000сум.(квартплата белэн бергэ) 89274075533
  • 22.01.21 Глушко урамында бер бүлмәле квартир снимать итәргә бирелә. Айлык түләү - 16 мең. Тел.89274031387
  • 18.01.21 Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • 17.01.21 Бик яхшы сыйфатлы, үзебезнең умарталыктан бал сатам. 3л -110 сум, кәрәзле бал - 700 сум, чикләвекле бал(550 мл) - 500 сум. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге бар. Күпләп алучыларга яхшы скидкалар. 89625497103
  • 16.01.21 натяжной потолокка диаметры 4см.янып чыккан лампа кирэк иде.булмэдэ артык якты-буш тормасын очен. Казан 89 393 75 70 48
  • 15.01.21 Кварталның Ф.Әмирхан урамында бер бүлмәле фатир снимать итәргә начар гадәтләре булмаган бер татар кызы эзлим. Барлык уңайлыклар бар. Айлык туләү - 13000 (6.500 сум). Тел.: 89393079089, 89179068047.
  • 15.01.21 Биектауда 1 булмле фатир арендага бирелэ Юбилейная урамы, барлык унайлыкларда бар. 89655953070
  • 14.01.21 1 булмэле фатир Академика Глушко урамында тэртипле (моселман) гаилэгэ арендага бирелэ. Мебель бар. 13 мен+ коммуналка+залог. Собственник. 8-98-69-17-51-15
  • 14.01.21 Минская урамында 2 булмэле квартира арендага бирелэ. Собственник 8-98-72-976-453
 
 

 
Архив
 

               

03.12.2020 Җәмгыять

Өй эше итеп икона ясап килергә кушканнар

Дустымның оныгы дүртенче класста укый һәм аларга диннәр тарихыннан өй эше итеп икона ясап килергә кушканнар. Дустым дини гаиләдә үскән, үзе дә дин тота торган кеше. Аңлагансыздыр инде, ул ислам динендә.

Без бик тыңлаучан халык. Мәктәп кушкач, укытучы әйткәч, үтибез инде без аны. Каршы чыгу түгел, каршы уйларга, фикер әйтергә дә куркабыз. Бер-бер фикер белдерсәм, ошатмаслар да, балама кырын карый башларлар кебек тоела. Аңыбызны курку каплаган. Курку аркасында без уйларга сәләтебезне югалтканбыз. Курку аркасында күргән-ишеткәнне уй-фикер аша үткәрә белмибез. Тышкы дөнья колакка элгән ялтыравык ялган сүзләр томалаган уйлау сәләтебезне. Без сүзгә ышанабыз. Әмма ул сүз безнең күңелләрдә туган, акылыбыз тапкан сүз түгел. Без үз сүзебездән үзебез куркабыз. Сөйләшә башласак, сүзебез сүзгә ялганмый, бер-беребезне аңламый аерылышабыз. Икона ясау биреме белән дә шулай килеп чыкты. Кызыксынуым курку катыш өнсезлеккә терәлеп, баланың ата-анасы тарафыннан: “Сиңа нигә кирәк ул?” – дигән сорау белән тәмамланды.

Хуш, диннәр тарихы буенча мәктәптә әле дәреслекләр юк, укытучы сөйләп, яздырып аңлата һәм дәрестә үткәнне интернеттан табып, биремнәрне үтәп барырга кирәк икән. Мин дә интернеттан дүртенче класс өчен диннәр тарихы буенча дәреслекләр белән танышырга булдым. Беглов фамилиясе белән башланган “Основы религиозных культур и светской этики. Основы мировых религиозных культур” дигән дәреслекне ачып, тәкъдим ителгән материал белән танышып чыктым. Укытучы бәлки башка дәреслектән файдаланадыр, анысын ачыклап булмады, ә укучылар интернеттан дигәч, мөмкин булган һәр дәреслектән файдалана ала бит. Икона һәм Христос сурәтен ясауны өй эше итеп үтәүче әти-әниләр дә шул исәптән.
 
Югарыда күрсәтелгән курсны үтәп чыгу өчен һәр укучы дини тематикага тулысынча кереп чумарга тиеш булып аңлашыла. Чөнки кыска гына вакыт эчендә пятикнижие, апокалипсис, волхвы, друиды, тора, кипа, скрижали, ступа һәм башка дини төшенчәләрне үзләштерү, аңлау мөмкин түгел. Үз тәҗрибәгездән чыгып, мәктәп елларын исегезгә төшерегез: математиканы өйрәнгәндә вакланма, тигезләмә, тамыр алу кебек гади төшенчәләрне укытучы ничек җентекләп аңлата һәм күнегүләр белән хәтергә беркетә иде. Ә монда утыз дәрестә дүртенче класс баласына дөньяви диннәрне колачларга, төшенергә тәкъдим итәләр. Бәлки бу диннәр турындагы дәресләрнең кирәге дә юктыр, ә? Мәктәптә тарих өйрәнелә, һәр дәвердә аерым илләр тарихы турында сүз барганда дини карашлар, дини культура, этика турында да сүз булмыйча калмый. Бу бер фикер.
 
Икенчедән, бүген дин тоту һәркемнең үз эше: кем христиан, кем ислам динендә, ә кем бөтенләй дин тотмый. Әлеге дәресләр гаиләдә бала белән ата-аналар арасына чөй кага түгелме? Ни өчен ислам динендәге кеше сүз әйтергә дә куркып, үз-үзенә каршы килеп, икона яки башка дини атрибутика элементларын ясап утырырга тиеш? Бу исламга гына кагылмый – христианин да шамаил ясауны бик үз күрмәстер. Ә кеше хакы, намус, яхшылык-яманлык, урлашмау, алдашмау һәм адәм баласы үсеше-яшәеше өчен үтә әһәмиятле башка төшенчәләрне дүртенче класс баласына мәкальләр, әкиятләр, мәсәлләр аша бик үтемле, аңлаешлы итеп биреп була. Ул вакытта чөй дә кагылмый. Сез ничек уйлыйсыз?
 
Фото: пиксабай

Зәрия ХӘБИПОВА, Әлмәт
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.12.2020
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (909325) / 03.12.2020 21:50:21

Ясамагыз... Беркем дә мәҗбүр итә алмый. Минем дә балам 4 сыйныфта укый, шушы ук дәреслек белән укыталар. Балалар нинди диннәр барын белсеннәр, әмма үз динебезне хөрмәтләсеннәр.Кыйбласы нык булганнар моның ишегә бирешми! Әлеге предмет буенча билгеләр дә куелмый, борчылмагыз...

№3 (909317) / 03.12.2020 12:51:21

Сэждэ кылырга кушсаң дивана hичшиксез маңгаен ярачак!!!

№2 (909316) / 03.12.2020 12:26:57

Бу укытучы тозагы инде. Бала иконаны ясаса, "изге зат" барына ышаначак дип уйлый. Ассимиляциягә омтылу.

№1 (909313) / 03.12.2020 11:30:42

Сон ясасын аятелькорси, догалык

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar