|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2020 Хәвеф-хәтәр
Бала дүртенче каттан егылып төшкән дә... сикереп торган!Томск шәһәрендә 21 ноябрь кичендә гадәттән тыш вакыйга булган: 6 яшьлек кыз бала күпкатлы йорттагы дүртенче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән урамга егылып төшкән. Баланың тәрәзәдән егылып төшү мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрларда баланың көрткә егылып төшүе күренә. Аннары сабый тиз генә сикереп тора һәм подъездга кереп китә.
Хәзерге вакытта бала дәваханәдә, ул җитди имгәнмәгән.
Алты яшьлек кыз акробатика белән шөгыльләнә. Гадәттән тыш хәл булган көнне ул өйдә ялгызы гына калган һәм, ни сәбәпледер, тәрәзәдән егылып төшкән.
Хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Ул гомум палатага күчерелгән. Табиблар һәм туганнары сүзләренчә, кыз физик формасы яхшы булганга гына исән калган. Тик аны өйдә ялгызы калдырган әнисенә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Фото: кп.ру
--- |
Иң күп укылган
|