• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

30.09.2020 Мәдәният

Алсу Вәлиуллина: Ирем таяныч түгел, аның белән картайганчы бергә яши алмыйм икән дигән нәтиҗә ясадым

Бүгенге кунагыбыз — күпсанлы дәрәҗәле бәйгеләр лауреаты, күренекле җырчы,профессор Зилә Сөнгатуллинаның шәкерте, бүгенге көндә үзе дә балаларны вокал буенча укытучы, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Алсу Вәлиуллина.

— Алсу, син кайсы яклардан?

— Мин Яр Чаллы шәһәрендә туганмын, телем дә русча ачылган. 8 яшемдә Азнакай районы Чалпы авылына күченеп кайттык. Татарча бөтенләй белми идем, әкренләп ана телемдә сөйләшергә генә түгел, җырларга дә өйрәндем. Авылда яшәсәк тә, әти-әнием 7 ел буена бездән 35 чакрым ераклыкта булган Азнакайга музыка мәктәбенә укырга йөртте. Җыр-моң сөюче булсак та, нәселебездә башка профессиональ җырчылар юк, туганнарым мәҗлесләрдә бергә җыелган чакта оста итеп җырлыйлар, җырлар иҗат итүчеләр дә бар. Безнекеләр тормыш итәргә хисапчы, юрист һөнәрен сайлаган. «Әниең синнән матуррак җырлый», — дип әйткәннәре дә бар әле. Музыка мәктәбендә яратып укыдым, кышкы салкыннарда да дәресләрне калдырмадык, машина белән юл читенә төшеп киткән чаклар да булды. Миңа этәргеч биреп, киләчәгемне шулай кайгыртканнары өчен әнием Әнзия һәм үги әтием Риверга бик рәхмәтлемен. Мәктәптә укыганда төгәл фәннәрне яратмадым, миңа авыр бирелә иде, шуңа күрә югары уку йортын сайлаганда да «математикадан имтихан бирәсе булмаганына барам», — дидем. Хәзер дә озак саныйм, исәпләүләрдә көчле түгелмен. Җыр сүзләрен оту да минем өчен җиңел димәс идем.
 
 
10 сыйныфны тәмамлагач, Казан консерваториясе каршында әзерлек курслары барлыгын ишетеп, шуны белешергә дип киттек. Консерватория бинасына кергәч, сокланудан әнием белән матур диварларын сыпырып-сыпырып карадык, бөтенләй башка дөньяга килеп кергән кебек тоелды.
 
Үземне данлыклы «Приходите завтра» фильмындагы Фрося Бурлакова кебегрәк хис иттем ул чакта. Мәктәптә укыганда башкалабызда уздырылучы төрле бәйгеләрдә катнаша идем. Зилә Сөнгатуллина жюри комиссиясендә утырган вакытта мине күреп калган икән. Аңа керүгә: «Бу кызны таныйм мин, тавышын да беләм, үз төркемемә алам», — дип әйткәч, бик гаҗәпләнгән идем. Шулай итеп туганнан туган абыем белән бер фатирда яшәп, 11 сыйныфны Казанда укыдым һәм әзерлек курсларына йөрдем. Анда ике ел укыгач, имтиханнар тапшырып, консерваториягә кердем, 5 ел белеем алдым. Зилә Даян кызы минем өчен шулкадәр якын, ихтирам иткән кешем, җыр дөньясының серләренә төшендерүчем, уку дәверендә аның белән туганлашып беттек дияргә була. Менә шундый дәрәҗәле урында уңышлы укый алуым, имтихан вакытында Зур концерт залында чыгыш ясауларым, үзем өчен зур җиңү, горурлык, әлбәттә.

— Тавышың шундый матур, үзең сәхнә бизәге, ләкин сине җырчы буларак халык белеп бетерми.
 
— Бу фикер белән килешәм. Җыр сәнгате минем өчен зур акчалар эшләү юлы түгел, ләкин хәзерге заманда җырларыңны тамашачыга җиткерү өчен шоу-бизнес кануннарына бераз яраклашырга туры килә. Җырлау — яраткан эшем, ул миңа яшәү көче бирә. Халык танысын өчен ныклы ротация кирәк, җырларым телевидениедән күрсәтелә, радиодан да ишетелә. Әмма чыгышларын махсус түләп халыкка җиткерүчеләр белән чагыштырганда сирәгрәк, әлбәттә. Бүгенге көндә ике җырыма төшерелгән клибым бар — «Әллә нигә сине яратам» һәм «Рәхмәт сиңа, җаным!» Аларның сценарие иҗатташ дусларым белән бергә уйланылды. Клип төшерү бик мавыктыргыч эш, алга таба тагын да шулай илһамланып эшләргә насыйп булсын иде.
 
— Хәзерге вакытта җырчыларның берләшеп, уртак проектлар башкаруы нәтиҗәле кебек.
 
— Әйе, берүзеңә кыен, дуслар, фикердәшләр кирәк. Мисалга «Кызлар party» проектын әйтә алам, анда килгәч, мин тагын да канатланып киттем, уртак чыгышлар, хәйрия концертларында чыгыш ясауларыбыз, күмәкләшеп ни белән дә булса шөгыльләнүләребез рухландырып җибәрде. Хәзер бөтен тормышыбыз, эшчәнлегебез интернетта чагыла бит, фото һәм видеоларны Инстаграмга куйгач, халык та күрә, алар белән элемтәдә тору өчен дә уңайлы. Бердәмлектә — көч. Казан шәһәр филармониясендә эшли башлавыма дүрт ел, шундый шәп коллективның бер өлеше булуыма бик шатмын. Бирегә килү үз өстемдә эшләргә зур этәргеч ясады, миңа ышаныч баглаган җитәкчеләребез алдында җаваплылыкны тоеп колачымны җәеп эшлим, яңа җырлар яздырам, гел хәрәкәттә, оешканлык көчәйде.
 
 
— Әле укытасың да, әйеме?
 
— Кулыма диплом алуга ук музыка мәктәбенә эшкә килдем. Бүгенге көндә беренче категорияле педагог мин, Казан филармониясендәге эшчәнлегемнән кала икенче төп һөнәрем ул. Балалар белән бик тиз уртак тел табам, нык ияләшкәнлектән, каникуллар вакытында да сагынышып бетәбез, очрашкач сөенешеп, кочаклашып туя алмыйбыз. Эшем бик җаваплы, кечкенә укучыларымның тавышын бозмыйча, дөрес юнәлеш биреп, сәләтләрен ачарга кирәк. Вокал белән шөгыльләнергә теләүчеләр бик күп, һәрбер ата-ананың баласын сәхнәдә күрәсе килә. Укучыларыбызны төрле конкурсларга да әзерлибез.

— Гаилә тормышы тарихыңа да кагылып узыйкчы.
 
— Мин 3 курста укыганда кияүгә чыктым, 4 курста чакта улым Сөләйман туды. Ирем дә студент иде, ул чакларда финанс ягыннан авыррак яшәдек. Студент чакта Рәсим Низамовның җыр төркеме белән гастрольләргә йөрдем, берничә ай бэк-вокал башкардым да, аннары сольно җырлый башладым.
 
Тормыш юлдашын дөрес сайлый белмәвем яшьлек хатасы булгандыр — бөтенләй туры килмәгәнбез. Һич кенә дә аерылырмын дип уйламадым, гомер буе бергә яшәрбез кебек иде. Гаилә таркалган вакытта ике якның да гаебе була, шуларны төзәтмәсәң, алга таба яшәү мөмкин түгел. Үземә бер образ тудырдым һәм, шуңа гашыйк булып, баш-аягым белән чумып яшәдем. Ул миңа берни вәгъдә итмәде: «Әйдә, тормыш юлыннан бергә атлыйк. Сине авырлыклардан саклармын», — димәде. Төзелеш өлкәсендә эшләде, иҗатымны аңлап бетермәде, аңларга теләми иде дә. Аны артык кайгыртып яшәгәнмен, алай ярамаган, хатын-кыз җайлы булырга тиеш түгел икән. Көйсезрәк, үзе теләгәнчәрәк яши торган хатынкызны ир-атның яулап аласы килә, аның өчен таулар күчереп, әллә ниләр эшләргә әзер була. Мин бик сабыр, һәрчак гафу итә торган булдым, нәтиҗәдә ир-ат өчен бөтенләй кызыксызга әвереләсең икән ул. Моны хәзер бик яхшы аңлыйм. Аерылышканыбызга өч ел була, мин нык үзгәрдем, үземне шәхес буларак та, иҗади яктан да үстерү буенча бик тырышып эшләдем, тирә-ягымдагы кешеләр дә үзгәрә башлады. Яңача яши башлагач, хәтта яшьрәк чагымда да булмаганча, ир-егетләрдән игътибар артты.
 
 
Аерылышу минем өчен авыр булды. Юкка гына психологлар бу хәлне якын кешеңнең үлүе белән тиңләми икән лә. Төннәр буе еласам да, мин үземә максат куйдым — алга таба бу кеше белән яшәмәячәкмен, чөнки әкренләп сулып бетәчәкмен. Психология буенча китаплар укый башладым, аңым ачылды, элекке иремнең кем икәнен, үземнең хаталарымны аңладым. Үз өстеңдә гомер буе эшләргә кирәк. Хәзер мин янәшәмдә нинди кеше булырга тиеш түгеллеген беләм, теләкләремне кистереп әйтә алам. Бер генә мизгелгә дә араларны өзгәнгә үкенмәдем. Аерылышырга дип беренче тапкыр гариза язуым кисәтү рәвешендә иде. Гаиләне югалтудан куркыр, үзгәрергә омтылыш ясар дип өметләндем. Ул исә ярсып: «Ә-әә, син шулаймы?! Мин башка хатын табам», — диде. Унөч ел аны көйләп, юл биреп яшәдем һәм бу хәлне кисәк туктаттым. Ул чакта тешемне кысып түзгәнем өчен хәзер үз-үземә рәхмәтлемен. Шунысын да әйтеп узарга кирәк — 2013 елда гаиләбезгә бик зур кайгы килде. 18 яшьлек бертуган сеңлем башында яман шеш барлыкка килү нәтиҗәсендә вафат булды. Бу авыру белән ике ел буена көрәштек, ул катлаулы операцияләр кичерде. Мәскәүгә укырга кергән иде, беренче курсның яртысын да укып бетерә алмады. Ул чакта иремне дә, балаларымны да күрерлек хәлдә түгел идем шул. Ә сеңлем үлгәч, мин тәмам кайгыга баттым, көне-төне елый идем. Шушы авыр хәл кемнең кем икәнен аерымачык күрсәтте. Ирем таяныч түгел, аның белән картайганчы бергә яши алмыйм икән дигән нәтиҗә ясадым. Миңа язмыш тарафыннан бирелгән сынауны ул күтәрә алмады, мине аңламады, аның игътибары башка хатын-кызларга юнәлде. Хәзер ул көннәрне искә төшерәсем дә килми. Сеңлемне, аннары иремне югалтуым бер елга депрессиягә батырды, ул халәтне җиңеп чыктым, Аллага шөкер. Иремне Аллаһы Тәгалә урынына күрүем, аңа табынуым зур хата булган, сабак алдым. Һәм үзгәрергә мәҗбүр булып, хатын-кызга бик кирәкле булган сыйфатларны үземдә булдырдым. Бер елдан артык беркемне дә күрәсем килмәде, үз-үземә бикләндем. Хәзер исә яңа мөнәсәбәтләргә әзер икәнлегемне тоям.

Тормыш билгеле бер вакытка кадәр әкият кебек тоела, кинода күргәннәрне, бу хәл минем белән беркайчан да булмастыр дип уйлыйсың, танышларыңның борчу-кайгыларын тыңлыйсың да, тиз уздырып җибәрәсең, үзеңә килеп кагылгач кына моның никадәр авыр икәнен аңлыйсың. Сеңлем Фәридә бик чибәр иде, сәнгать мәктәбен тәмамлады, бик яхшы билгеләргә генә укып, матур итеп рәсемнәр ясый иде, модельләр әзерли торган мәктәптә дә шөгыльләнде — тотынган һәр эшне булдырды. Холкы гына артык йомшак булды. Кайвакыт аны ачулана идем дә: «Нигә син шундый җебегән, бөтен кешегә юл куясың». «Ярар инде, апа», — дип тыныч кына әйтеп куяр иде. Соңгы көненә кадәр әни белән кочаклашып йоклаган бала ул, фәрештә кебек саф кеше иде. Язмышына шулай язылгандыр инде, бик кыска гомерле булгач, бернишләтеп тә булмый.

— Ярый әле тормышың чәчәкләре — балаларың бар...
 
— Әйе, бик авыр мизгелләремдә алар хакына, газиз әнием хакына яшәргә көч таптым. Иртә кияүгә чыгып, балалар табуның уңай ягы бар икән — балаларым инде үсеп җитте һәм бүгенге көндә дусларым, ярдәмчеләремә әверелделәр. Улым Сөләйманга — 16, кызым Солтаниягә 11 яшь.
 
— Исемнәре дә бигрәк күркәм.
 
— Әйе, исемнәрен әтиләре сайлады. Балаларымның бу якты дөньяга килеп, аваз салулары — иң татлы, бәхетле мизгелләрем. Исәнсау һәм бәхетле була күрсеннәр!.. Алар белән бер дулкында, дус булып яшәргә тырышам, иркенләп утырып сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Улым ITтехнологияләр белән кызыксына, анны шул юнәлеш буенча укырга кертергә исәплибез. Зур булмаган клипларны монтажларга өйрәнде, күп кенә заманча программаларда эшләүгә кулы ятып тора. Миңа да, дус кызларыма да булыша, нәтиҗәсе уңышлы килеп чыккач, рәхмәтләр ишеткәч, канатланып китә. Балаларымны көн саен мактарга тырышам. Малай кешегә әти кирәк инде, нишләтәсең, тормыш без теләгәнчә генә бармый, әмма әни мәхәббәтен, назымны тулысынча бирергә тырышам. Кочаклап, үбеп үстерсәң, алар киләчәктә үзеңә карата да мәрхәмәтле була бит. Солтаниябез бию белән шөгыльләнә, оста итеп рәсем ясый, мин бик каты ялынсам гына җырлый. Мөстәкыйль алар, гастрольләргә үзләрен генә калдырып өч көнгә китә алам. Иҗади сәфәрләр аннан да артык вакытка китсә, әнине чакырам. Улым сеңлесен карый, мәктәпкә әзерләнгәндә чәчләренә прическалар да ясый. Солтания дә киемнәрен үтүкләп бирә, чәй өстәлен әзерли. Минем фаразлавым буенча, алар киләчәктә сәнгать юлын сайламас. Икесен дә икешәр ел елатаелата музыка мәктәбендә укыттым, теләкләре юк. Кечкенәдән минем өй тутырып җырлап йөрүемнән туйганнармы шунда... Туганнарыбыз җыелса, мине җырлатырга тели, ә балаларым, йөгереп килеп, бәләкәй куллары белән авызымны томалап куялар иде. (Көлә).
 
 
— Әгәр тагын бер һөнәр үзләштерү мөмкинлегең булса, кайсын сайлар идең?
 
— Интерьер дизайнеры белгечлеге буенча белем алыр идем. Эчке халәтем буенча өй кешесе мин, гел нидер үзгәртеп, күчереп мәш киләм. Матур савытлар, челтәрләр, җиһазлар яратам. Кечкенәдән өлкәннәр тәртипкә, пөхтәлеккә, әйләнә-тирәңне матурлауга омтылыш уятып, ныклы тәрбия бирделәр.
 
Холкым буенча романтик мин, матурлык яратам. Кечкенә вакытта трамвай йөртүче булырга хыялланган идем. Вагон белән идарә итүче гүзәл затларның җаваплы хезмәтенә сокланып, бик җитди кыяфәт белән күпсанлы төймәләрне күчереп утыруларына кызыгып карый идем. Хәзер дә трамвай күрсәм күңел җилкенеп китә. Бәлки, берәр җырыма клипта шундый күренеш төшерербез дә.

Әңгәмәдәш – Рәйсә Борһаниева.
 
Белешмә:

Алсу Вәлиуллина 1998 елда «Чаллы былбылы» бәйгесендә катнаша, 1998-1999 елларда «Сандугач керде күңелгә» Республика фестивале лауреаты. 2012 елда Мәскәүдә «Останкино» телеканалы оештырган «Голос» проектының сайлап алу турында чыгыш ясый. «Татар моңы-2013» яшь башкаручыларның Халыкара телевизион конкурсында III дәрәҗәдәге дипломга лаек була. 2013 елда А.Вәлиуллина Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җырын башкаручылар фестивалендә диплом белән бүләкләнә. 2015 елда «Күңелдә яз» Рөстәм Яхин исемендәге II Республика татар музыкасы конкурс-фестивалендә I дәрәҗә дипломга лаек була. Шул ук елда Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге III Республика конкурсында катнашып, Гран-При дипломына ия була. Шулай ук 2015 елда «Путь к успеху» Халыкара эстрада җыры бәйгесе лауреатларын чыгышларга әзерләве өчен Алсу Галимҗан кызы Вәлиуллинаның хезмәте югары бәяләнә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Казан филармониясе
№ --- | 30.09.2020
Казан филармониясе печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте