поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
16.09.2020 Криминал

Прокуратура Рамил Шәмсетдиновның гаепләү карарын раслаган

Хәрби прокуратура бер ел элек сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслаган. Бу турыда адвокат Равил Тугушев Facebook-та хәбәр итте.

"Әле генә Мәскәү гарнизоны хәрби прокуратурасыннан чыктым, анда миңа Чита гарнизоны кушуы буенча Рамил Шәмсетдиновка карата гаепләү бәяләмәсе тапшырылды" дигән Тугушев.
 
Адвокат җинаять эше якын көннәрдә Көнчыгыш хәрби бүлгенең 2нче хәрби мәхкәмәсенә җибәреләчәк дигән. Ике атна эчендә мәхкәмәнең беренчел утырышы көне билгеләнәчәк дип хәбәр итә Тугушев.
 
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
 
Җинаятькә бару сәбәбен Шәмсетдинов олырак хезмәттәшләренең аны җәберләве белән аңлатты. Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләде.
Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды. Март башында мәхкәмә Рамилне һәм тагын берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатовны ике айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
 
Август башында Равил Тугушев Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашканнан соң Азатлыкка "Рамил мәхкәмәдән курыкмый, хөкемгә әзер" дип сөйләгән иде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы