|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2020 Мәдәният
Исламия ханым Хәлил агага: «Синең кайчан халык артисткасының пычкы тотып такта кискәнен күргәнең бар?!»Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан башлап театр карщындагы ишегалдында корылган сәхнәдә ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый дип язган идек. Ә әлегә театрның инстаграмында эленгән бер кызыклы хәл турында укый торыгыз. Мәрхүм Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовлар тормышыннан шаян һәм җылы бер хатирә. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар Идел аръягындагы бакча өйләрен үз куллары белән төзегән. Түбәсен эшләгәндә Хәлил ага өстән үлчәп, Исламия ханым ул әйткән размерда такталарны кул пычкысы белән кисеп, аңа астан биреп торган. Хәлил ага такталарны кадаклаганда, һаман: “Тагын дөрес кисмәгәнсең!” – дип, сукрана икән.
Берзаман Исламия ханымның түземлеге беткән:
– Әле син шулаймыни?! Рәхмәт әйт! Синең кайчан халык артисткасының пычкы тотып такта кискәнен күргәнең бар?! – дигән дә ачу белән пычкысын атып бәргән.
Моны күреп, Хәлил ага:
– Юк, син дөрес кискәнсең, мин үзем ялгыш үлчим икән бит, карчык! – дип, Исламия ханымны юмалап тынычландырган.
Шуннан соң алар эшләрен дәвам иткәннәр, йортларын матур гына салып чыкканнар.
* * *
Кәрим Тинчурин театрының алдагы көннәргә афишасы:
--- |
Иң күп укылган
|