• 21.08 "Сүнгән йолдызлар" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Август Гамирҗан Дәүләтшин
  • 12 Август Миңнәхмәт Сәхапов
  • 13 Август Луиза Янсуар
  • 13 Август Айдар Шаһимәрданов
  • 14 Август Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)
  • 14 Август Мирфатыйх Зәкиев
  • 15 Август Рөстәм Мингалим
  • 16 Август Рөстәм Яхин (1921-1993)
  • 16 Август Нур Алиев
  • 16 Август Рафаэль Латыйпов
  • Казанда үзем үстергән бройлер чебие ите сатам, яртышарлап бүленгән. 1 кг - 250 сум. Бер чеби 3 кг тирәсе. Күп түгел, үземнән артканын гына. 89510679470
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча иптэшкэ бер егет кертэм. 89274433797.
  • Автолюлька от 0 месяца, ходунки, детская одежда по приемлемый цене. Актаныш. 89625646471
  • Печэн чабам, кысам, ташыйм 89625704993. Актаныш.
  • Казан шэхэре Проспект Победы урамында 2 булмэле фатирнын бер булмэсен арендага бирэм. 7 мен + счет фактура. +7 917 873-82-13
  • Гөбәдия өчен яңа ясалган корт (тура, кызыл эремчек)сатыла. 1 кг -500 сум. 89520443330 (Казан)
  • Казанда Горьковское шоссе урамында (ост. Можайский) бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Яшәү өчен барлык жихазлар да бар, кирпеч йорт, индив. отопление, Собственник. Айлык тулэу: 12500+к.у. тел.89172516412
  • Казанда,п-т Победы 139а к2 адресы буенча бер булмэле фатир арендага бирелэ.41кв.м. Яна ремонт,яна мебель хэм техника.17+ к/у.Озак вакытка. фотоларны ватсаптан жибэрэ алам. тел. 8-927-407-66-80
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 24/7. 89196271171
  • Тиз арада,бергэ квартира снимать итэргэ акыллы татар кызы эзлим.Кварталда.89393079089

 
 

 
Архив
 

               

11.07.2020 Хәвеф-хәтәр

"Ашыгыч ярдәм көненә 1700 шалтырату ала, барысына да ярдәм итеп өлгермиләр"

Казанда коронавирус белән чирләп китүчеләргә ярдәм күрсәтеп өлгермиләр, күп җирдә чират, хастаханәләргә кешеләрне сайлап кына салалар. Бу хакта Азатлыкка COVID-19 диагнозы белән хастананәгә яткан, хәйрия фонды хезмәткәре Айдар Әхмәдиев сөйләде.

Айдар Әхмәдиевны һәм аның әнисен 8 июль Казанның 7нче хастаханәсенә салдылар. Икесенең дә диагнозы – коронавирус. Айдар да, әнисе дә озак еллар дәвамында аутоиммун чирдән интегә, үпкә чире аркасында берничә ел хастаханәләр бусагасын таптый. Коронавирус үпкәләрне тетеп бетерер дип куркып, ул мөмкин кадәр тизрәк табиблар ярдәмен алырга тырыша. Әмма бүгенге көндә ашыгыч ярдәм бригадаларын сәгатьләр буена көтәргә туры килә, озын чиратларда торырга кирәк, хастаханәгә эләгү дә авырга төшә.
 
Айдар әнисе белән диагнозны кую, ашыгыч ярдәм машиналарын ничек көтүен, медицина хезмәткәрләренең ничек арыганы турында Азатлыкка сөйләде.
 
— Башта әни үзен начар хис итә башлады. Башы авыртты, температурасы күтәрелде, калтыратты. Дару эчте, ничектер узды. Икенче көнне эшкә китте. Кайту белән тагын шул хәл, әмма температурасы инде югары иде — 38,5. "Бернинди дә эшкә бармыйсың" дип өйдә калдырдым, дәвалый башладык үзен. Салкын тиюдер дип өметләндек. Әмма ике көннән соң үзем дә температура белән яттым. Икебезнең дә тән, баш нык сызлый башлады, күзләрне дә ачып булмый, хәл юк, бәдрәфкә барырга да авыр. Эчебез китеп җәфаландык. Мин аннары аңладым инде — бу гади ОРВИ була алмый, COVID-19 эләктергәнбез.
 
Ике-өч көн авырып яттык, түзәр хәл булмаганда парацетомол белән температураны төшердек. Аннары ашыгыч ярдәм чакыртырга булдык.
 
— Күпләр ашыгыч ярдәм килми, яки озак килә дип зарлана. Сезнең очракта ничек булды?
 
— Безгә дә килмәде, вакытлары җитми дип аңладык. Аңлавымча, ашыгыч ярдәм бригадасы килә алмый икән, алар кеше теркәлгән хастаханәгә хәбәр итә. Шуңа да безгә участок табибы килде. Бармакчалары да юк, битлеге дә юка гына. Җәлләдем аны, бездә йогышлы авыру булырга мөмкин дип кисәттем үзен. Ул антибиотиклар бирде. Өч көнлек терапия иде, әмма файдасы булмады. Без тагын ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык. Әмма аның урынына тагын хастаханәдән участок табибы килде, карады. Шулай ук дәвалау курсын язды.
 
Беләсезме, менә шул табибка рәхмәтлемен. Ул ике көннән соң бернинди дә шалтыратусыз үзе безгә килеп керде, хәлне беләсе идем диде. Кислородны үлчәде, түбән иде. Ул безгә, дөнья хәлен белеп булмый дип, Республика инфекция хастаханәсенә юллама язды. Андый кәгазь бар икән, ашыгыч ярдәм үзе килеп ала.
 
Гади участок табиблары, шәфкать туташларына иң авыры. Алар авыруларга килгәндә билгесезлек белән очраша, бернинди дә махсус киемнәре юк. Кешедәге чир аннары гына беленә бит. Күрәсең, аларга бернинди дә махсус кием каралмаган. Бүгенге чорда гади ОРВИ, ОРЗ юк икәне билгеле бит, ул табибларны да саклыйсы иде бит. Ахыр чиктә күп очракта COVID-19 вирусы ачыкланганы аңлашыла бит.
 
Ә менә клиникага "Минем коронавируслы кеше белән элемтәм булды" дисәң, ул чакта хастаханәдән махсус киемнәрдән киләләр.

— Ә сез тест ясаттыгызмы?
 
— Без тест ясатмакчы идек, әмма беркая да таба алмадык. Икетуганым авырган иде, мин аның белән күрештем, дигәч кенә килделәр дәүләт хастаханәсеннән. "Мазок" алырга килделәр. Бу очракта да мөһим бер детальне әйтергә кирәк. Безнең анализ дөрес алынмаган булып чыкты. Таякчык борынның төбенә, тамакка ук кертелергә тиеш иде. Ә безгә килгән шәфкать туташы борын эченнән генә йөртеп алды, 3-4 көн узуга нәтиҗә булачак диде. Мин аннары сораштым, 3-4 көннән соң әзер була дигәнне көттек, булмады. Без хосусый клиникада анализлар ясаттык.
 
— Аңлавымча, сезнең хәлегез яхшырмаган. Нишләдегез?
 
— Юк, хәлләр мөшкелләнә генә бара иде. Участок табибының юлламасы бар иде бит. Без шалтыраттык. Төнлә килде ашыгыч ярдәм. Әнинең кислороды түбәнәйгән иде. Алып китәбез дидедәр. "Улымны алыгыз, аның да хәле начар" дип әни ялынгач кына, мине дә алып киттеләр. Чынында минем дә кислород бик түбән иде.
 
Схема болайрак. Барысы да башта Тимер юл вокзалы хастанәсенә алып барыла. Анда компьютер томографиясе (КТ) ясала, монда 15 минут вакыт узгандыр. Аннары гына чирлеләр Республика инфекция хастаханәсенә "мазок" ясатырга җибәрелә. Анда барган идек, су буе чират. Ашыгыч ярдәм машиналары пациентлар белән анализ ясатырга чират көтә. Ике сәгатькә якын көттек. Ашыгыч ярдәмдә эшләүче фельдшер белән сөйләшеп утырдык. Алар көненә 1700 шалтырату алабыз диде. Бу – коточкыч зур сан. Бер бригада ничек барысына да өлгерсен инде?! Шуңа чакыртулар икенче көнгә кала. Алар да нык арыган. Тәүлек буена шундый хәл бит.
 
"Мазок" шунда ук әзер булмый, көне буе чирле кешеләр янында үзебез дә хәлсез килеш анда утырмаска булдык, такси чакыртып кайтып киттек. Икенче көнне таксига утырып нәтиҗәләрне белер өчен бардым. Анда да шул хәл – чират.
 
Безнең "мазок"лар уңай булып чыкты. Кайттым, ашыгыч ярдәмне чакырттым. Алар артык озык көттермәде. 1-1,5 сәгатьтә килеп җиттеләр. Казанның 7нче хастаханәсенә алып килделәр, әмма монда да без ике сәгать буена чиратта тордык. Бу – регистратура, кабул итү бүлмәсенә чират. Әле анда эләккәч тә көтәсе.

— Ни өчен шулкадәр озак?
 
— Кеше күп. Кемдер әкрен эшли, кемдер җитез. Әмма бер кешене кабул иткәч, бүлмәне дезинфекциялиләр. Аның өчен дә вакыт кирәк.
 
Без әни белән төнге 1дә генә Казанның 7нче хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә эләктек. Әнине бик тиз салдылар, ә мин әле иртәнге 7гә кадәр чират көттем. Мине ахыргы итеп кабул иттеләр. Кешенең симптомнарына да карыйлар. Яшьме, юкмы, көчлеме – бу да исәпкә алына. Кислородны үлчиләр. Әнинең кислород түбән булгач, хроник чире дә, өлкән дә булгач, чиратсыз диярлек хастаханәгә салдылар. Кислород күрсәткече 88гә үк төшкән иде, ә критик норма 95-98 булырга тиеш.
 
Беренче чиратта шул хроник чирләре булганнарны, өлкән кешеләрне салалар. Чиратта торучыларның бик күп кешеләрне кайтарып җибәрәләр. Кеше яшь, сулыш ала икән, чагыштырмача түзә ала икән, аларына өйдә дәваланырга кала. Палаталар шыгрым тулы, хастаханәгә эләгү бик авыр чынында.
 
Мин яткан палатада дүрт кеше, миннән тыш барысы да – өлкән кешеләр. Мине палатага озаткан апа да арыганын әйтте, куркыныч хәл диде. Кибеткә ипигә баралар да чирне эләктерәләр дип сөйләде.

— Табиблар, шәфкать туташлары эшен ничек бәялисез?
 
— Аларга Аллаһ Тәгалә көч, сәламәтлек бирсен берүк! Бу эсседә махсус киемнәрдә көн озын әле бер кешене дәвалый, әле икенчесен, өченче, дүртенчесе көтеп тора. Аларга бик авыр булса да, һәрбер кешегә бик игътибарлы. Ашау ягыннан да тел-теш тидереп булмый. Барысы да бер тапкыр кулланыла торган савытларда бирелә. Тамак туя.
 
Әнинең эшендә күп кеше авырды, әмма берсе дә бу хакта әйтми. Ул зур ширкәттә эшли, авыручыларның барлыгын белсәләр, Роспотребнадзор аларны килеп карантинга ябар дип курка. Моны берсе дә теләми. Бармакча, битлекләр, санитайзерлар алынган, әмма алар кулланмый. Тикшерү килгәндә генә күрсәтелә. Менә шулай чир яшерелә, статистикага эләкми кала. Саклану бик авыр булса да, сакланырга нык кирәк.

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте