|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2020 Җәмгыять
Сабантуйлар юк, ә батырларны барыбер бүләклиләрБыел Сабан туйлары уздырылмады, ләкин аңа карап кына батырларны ким-хур итмәделәр. Кыр батырларын да, келәм батырларын да. Сабантуйлар булмый дип кенә, яз көне кырларда булачак икмәк һәм азык-төлек әзерләүче кыр батырларын, әлбәттә, бүләкләми калу зур кимчелек булыр иде. Шөкер, бүләкли башладылар. Шундый матур чараларның берсе Зәй районында башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов әнә авылларның берсендә шундый тантана уздырган. - Гадәттә, район башлыгы безне - көрәшчеләрне Сабантуйдан соң җыеп, сезонны ябу тантанасы уздыра иде. быел инде, билгеле булганча, бәйрәм булмады. Шөкер, кыр батырларын гына түгел, көрәшчеләрне дә онытмадылар. Район җитәкчесенә рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде "Шәһри Казан" хәбәрчесенә Зәй көрәш командасының бер вәкиле Зөлфәт Хәмидуллин. Көрәшче шулай ук, алдан планлаштырылган булса да, районның авылларында да Сабантуй булмавын искәртте.
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|