|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2020 Криминал
"6 пассажир һәлак була, 32 кеше имгәнә": вакыйганың ахыры билгелеТатарстанда яшәүче 33 яшьлек автобус йөртүчесен Башкортстанда булган авариядә пассажирлар үлемендә гаепле дип таптылар һәм колониягә җибәрделәр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, узган елның июлендә Татарстаннан килгән автобус Мәндәгол авылыннан Яр Чаллы шәһәренә пассажирлар алып кайткан була.
Уфа — Инҗәр — Белорет автоюлының 51 нче чакрымында йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл кырыена төшеп ава. Нәтиҗәдә, алты пассажир һәлак була, 32 кеше имгәнә.
Автобус йөртүчесе үз гаебен таныды. Суд Чаллы кешесен дүрт елга колониягә җибәрде, шулай ук өч ел дәвамында машина йөртүне тыйды.
--- |
Иң күп укылган
|