|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2020 Дин
Күз тигәч укыла торган догаларСабый алганны-куйганны белми елаганда, «күз тию» дигәнгә ышанмаган яшь әниләр дә кадерле төенчекләрен, «өшкереп карамассыңмы икән?» дип, дәү әниләренә суза... "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ.” Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.)
Догага дип учыгызны күтәреп "Фатиха"(Әлхәмд),"Аятел-Көрси","Фәләк" һәм "Нас" сүрәләрен укып,учыгызга өреп баштан аяк очына чаклы тәнегезне сыпырыгыз-үз-үзегезне өшкерүне иртә-кичен башкарсагыз файдалырак булыр. Үзегез кешеләргә(шулай ук башка җан ияләренә)күз тидерүчән булсагыз: "СөбханАллаһ",-дип карагыз.
--- |
Иң күп укылган
|