|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2020 Җәмгыять
Сәламәтлек саклау министрлыгы Альбина Асылгәрәевага ник тест белән килмәүләрен аңлаттыТатарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Эфир» телеканалының алып баручысы Альбина Асылгәрәева янына ни өчен поликлиникадан тест белән килмәүләрен аңлатты. Ул яңа коронавирус йоктыручылар буенча куркыныч категориягә кермәгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Коронавируска мәҗбүри тикшерелергә тиешле гражданнар категорияләре исемлеге Россия Федерациясенең баш санитария табибы карары белән билгеләнгән. Әлеге документ нигезендә тестны чит илдән тын юллары авырулары билгелеләре белән кайткан һәркемгә, инфекцияле коронавирус авыруы йоктыручылар белән элемтәгә кергән кешеләргә, „хастаханәдән тыш пневмония“ диагнозы булган пациентларга, шулай ук ОРВИ билгеләре булган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә узарга кирәк», — диделәр республика ведомствосында. Шулай ук мәҗбүри тестны даими булу урыннарындагы кешеләргә билгелиләр. Әгәр аларда тын юллары авырулары билгеләре булса, РФ Җәзаларны үтәү учреждениеләре, интернат-йортлар, кадет корпуслары һәм ябык типтагы махсус биналарда яшәүчеләр дә тест уза.
Сәламәтлек саклау министрлыгында, әлеге категориядәге гражданнар бары тик дәүләт лабораториясендә һәм поликлиникасында табиблар юлламасы буенча гына тест уза, дип билгеләп үттеләр.
Әгәр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән пациентта ОРВИ билгеләре бар икән, әмма башкалары буенча билгеле исемлеккә керми икән, табиб авыру янына өенә килә, дәвалау билгели һәм «больничный» яза.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үзизоляцияне сакларга, туганнар һәм якыннар янына йөрмәскә, кунакка бармаска киңәш итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Эфир» телеканалында яңалыклар тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авырый. Аның сүзләренчә, поликлиникадан өйгә чакырылган табиблар анализ алудан баш тарткан, шуңа күрә түләүле хастаханәдә тест бирергә туры килгән.
--- |
Иң күп укылган
|