• 01.06-24.06 "Йолдызлар кабызабыз" онлайн фестиваль-конкурсы. 7:00
  • 01.06-13.11 Изге Болгарга экскурсияләр
  • 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 02.06 Свияжск һәм Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсенә экскурсия. 11:00
  • 02.06 "Молодильные яблочки", Дәүләт яшь тамашачылар театры. 10:00
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 06.06-05.07 «Шәрык әкияте» халыкара конкурс-фестивале
  • 07.06 Казан андеграунды. 10:00
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 02 Июнь Халисә Шәрәпова
  • 02 Июнь Руслан Мөхәммәтшин
  • 02 Июнь Фирая Әкбәрова
  • 02 Июнь Гөлназ Асаева
  • 02 Июнь Рамил Гарипов
  • 02 Июнь Гата Камский
  • 03 Июнь Дмитрий Самаренкин
  • 03 Июнь Флүс Латыйфи (1943-2010)
  • 03 Июнь Резидә Төхфәтуллина
  • 03 Июнь Галина Аристова
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
 

 
Архив
 

               

22.05.2020 Җәмгыять

Зөләйхалар – һәр өйдә

Айваз Садыйров – барыбызга да таныш кеше. Күптән түгел социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган фикере игътибарны җәлеп итте.

“Сез “Зөләйха күзләрен ача”дагы карчык белән улы Мортазаны артык куертылган образлар дисез. Ибраһимов абый (Галимҗан Ибраһимов турында сүз бара – авт) да элеккеге чорны язган диярсез. Ситуациянең куркынычы шунда – бүген дә бер түбә астында яшәүчеләргә карата көч куллану сирәк күренеш түгел. Аеруча хатын-кыз зыян күрә. Сораштырулар күрсәткәнчә, 2019 елда 24 процент хатын-кыз үз өендә мондый хәл белән очрашкан. Үзизоляция режимында бу саннар тагын да арткан. Ир-егетләрнең дөрес тәрбия алмавында күрәм проблеманың башын. Чын ирнең нинди булырга тиешлеген белми үсүендә. Чын ирнең көче кулында гына түгел. Шулай ук кайбер очракларда атта гына түгел, тәртәдә дә гаеп булырга мөмкинлеген чуттан чыгарып бетермик. Мораль шунда: ир – ир, хатын – хатын булырга тиеш”. Айваз сүзләрендә хаклык бар. Бала тәрбиясенә кагылышлы мәкальләр дә күктән алып язылмаган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халкым. Сабыйның чиста күңеле әти-әнисе мөнәсәбәтләрен сеңдереп бара. Хәтта егетләр әниләренә, кызлар әтиләренә охшаган тормыш иптәше сайлый дигән фаразлар да бар бит. ...Фәлсәфә корып утырырга җыенмыйм. Әбиемнең бик тә якын ахирәте Саҗидә апа белән сөйләшеп утырганда истә калганнарны сезгә дә язам. Тормышыгызның ни дәрәҗәдә авыр яисә бәхетле икәненә үзегез нәтиҗә ясарсыз. Саҗидә апа Кирам абыйга 19 яшендә кияүгә чыга. Сугыштан соңгы елларда ул инде карт кыз саналган, гәрчә юньле ир заты табу гаять авыр булса да. Монысы – икенче мәсьәлә.
 
Иреннән тыш, ул килен булып төшкән йортта каенана, иренең ике сеңлесе һәм әбисе дә була. Кыскасы, өй тулы кеше. Иртән алар торганчы чишмәдән су ташу, мичне ягып коймак пешерү, аннан колхоз эшенә йөгерү, кайткач кабат шул ук эшләрне башкару хакында язсаң – китап җитмәс. - Каенанам бик усал кеше булды. Килен кеше – ким кеше дип кенә тукып торды. Алар белән бергә ашарга утырырга ярамый иде. Ризык калса ашыйсың, калмаса юк. Үзем пешергәч, тора-бара җаен таптым. Аларга ризык бүлгәндә, үземә аерып алып кала идем. Алар ашап бетергәч кенә үзем утырып ашыйм. Берсендә шулай ашаганымны каенана күрде дә, әле син монда качып ашап ятасыңмы, килмешәк, дип, чуенны башыма кигезде. Хәзерге киленнәр булса, шулай иттереп торырлар ди сиңа! Хәзер әниләре янына кайтып итәгенә сарыла. Ә безнең әнигә дә сарылып булмый иде. Аның үз хәле хәл, - дип искә ала иде каенанасын Саҗидә апа. Әби белән алар бик озак сөйләшәеп утыра иде. Бала вакытта андый әйберләргә игътибар итмисең бит. Язып та калмыйсың.
 
...Ире дә кул уйнатырга яраткан. Үзенә биш бала табып биргән хатынны ни өчендер бик санламаган шул абзый. - Толымымнан тота да, идәнгә селки иде. Йә бөтенләй, чәчтән тотып, идән буйлап сөйрәп йөри. Битемнең дә, тәнемнең дә күгәрмәгән җире калмый. Сәбәбе булса бер хәл. Шулай бер вакыт чишмәдән мунчага су ташыйм. Судан кайтканда күрше Хәмзә абзый очрады да, Кирам абзый өйдәме, ди. Өйдә иде әле, дидем дә, юлымны дәвам иттем. Кирамга шуны кемдер килеп, Саҗидә Хәмзә белән сөйләшеп тора иде дип сөйләгән. Ай шуның өчен кыйнаган иде! Анасы да үзен куәтләп тора, шул кирәк ул килмешәккә дип. Кирам яшьли үлде, ә каенананы кызлары түгел, мин карап, тәрбиләп, соңгы юлга озаттым, - дип сөйли иде әбинең ахирәте. Өстәвенә, Кирам абыйның сөяркәсе дә булган. Тугыз ел йөргән Саҗидә апа өстеннән. Бөтен авыл белгән, ә Саҗидә апа юк! Белсәң дә кая барасың инде шул кадәр балаң белән!? Менә шундый хәлләр. Ә сез Зөләйха дисез. Андый Зөләйхалар һәр өйдә булган һәм бар!
 
Фото: http://pixabay.com

Гөлназ ҺАДИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.05.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (908429) / 22.05.2020 19:28:14

Сальвия, сез аңлап бетермисез, киленегез буена Басып киткәч,гаепле кеше булып әле аның өстенә әле тагын сез булып каласыз. Аларга нәрсә,гаилә дә бер нәрсә дә кирәк түгел. Аннан ир ат страдать итә. Тора бара үзгәрәләр барыбер дөнья өйрәтә,но бик җиңел карыйлар тормышка. Берәүгә дә берәү ялынып килми.

№2 (908427) / 22.05.2020 15:29:31

Берәү дә мәҗбүри яшәтмәгән, үз теләкләре белән түзеп яшәгәннәр, хәзер шуның белән мактанып утыралар. Имеш, башкалар түзә алмаганда алар түзгән. Ни балалары тавыш-талаш арасында интегеп яшәгән, ни үзләре көн курмәгән. Күтләренә күрә таман.

№1 (908426) / 22.05.2020 14:03:31

Автор белән ризалашам. Кем үз өендә мондый хәлләр күрмәгән, "андый хәлләр татарларда булмаган" диләр. Кемнәр шуларны күреп я әбиләрдән ишетеп үскән, алар 100% булган, диләр. Минем әби дә сөйли иде, кайнана гаиләдә баш булган. Әби килен булып төшкәч, бабайны 4 елга армиягә алалар. Дүрт ел буе әби кайнана өендә бар эшне эшләгән. Ашарга пешергән, әмма нигәдер бергә утырып ашау булмаган. Өчпочмак пешерә идем, ди, мин эшләрне эшләп бетергәнче, миңа калмаска да мөмкин иде, дип сөйләде. Аннары гына өйрәнгән, пешерүгә берне алып, качырып куя торган булган. Аннары бабай армиядән кайткач, энесе дә өйләнгән. Ике малай кайнанага акчаны алып кайта торган булганнар. Хәтта бабай төзегән яңа йортка кайнана икенче улын күчермәкче булган, олы киленем җайлырак дип. Ярый әле, күршеләре әйберләреңне җый да тизрәк күченеп куй, ишекләрне аннары куярсыз дип киңәш биреп куйган. Әби, ачуымнан чыгып, багана кимерә идем, шуңа тешем калмаган минем, дия иде. Монда кем әйбәт, кем начар, дип әйтеп булмыйдыр. Замана шундый булган...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте