|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2020 Редакция баганасы
«Сез белмәгән 10 сүз»: «Матбугат.ру» сирәк кулланучы татар сүзләрен барлый«Матбугат.ру» үзенең инстаграмдагы битендә (ә аны 92 мең кеше укый) «Сез белмәгән 10 сүз» дигән проект алып бара. Көн саен ук булмаса да, әллә нигә бер шушы темага пост эленә. Укучыларыбыз бу башлангычны төрлечә кабул итте. “Бик рәхмәт, сирәк кулланучы татар сүзләрен белергә ярдәм итәсез” диючеләр дә, “Нигә кирәк бу, монда бер татар сүзе дә юк, барысы да алынма сүзләр, яшьләр көндәлек телне дә белмиләр, кеше башын бутамагыз” диючеләр дә булды. Әмма “Матбугат.ру” бернинди тәнкыйтькә карамый үз эшен дәвам иттерә. Бер көн – бер хәреф. Шул хәрефтән башланган 10 сүз. Безнең фикеребезчә, алар бүген сирәк куллануда. Әмма “нинди сирәк булсын, бу сүзне без көн дә кулланабыз” дип язучылар да бар. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер сүзләр диалекталь төсмергә ия. Әйтик, бер районда аны актив кулланалар, ә икенче якта ишеткәннәре дә юк. “Бу сүзне мәрхүм әбием гел әйтә иде, аны сагынып куйдым”, - дип язучылар да бар. Әлеге проект инфографика рәвешендә бизәлеп бирелә. Сүзләр татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлегеннән алынган. Әдәбияттан бу сүзләрне кулланылган мисаллар да китерелгән. Аларны үзебезнең олуг әдипләребез Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттахлар кулланган бит.
Әлеге проект белән кызыксынсагыз, безнең инстаграмдагы битебезгә язылыгыз: https://www.instagram.com/matbugat/
Ничек уйлыйсыз, кирәкме бу эш, әллә “кеше башын бутау” гынамы?
--- |
Иң күп укылган
|