|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2020 Җәмгыять
Әлфия Самат: “Башына яулык япкан. Күземә күренәме дип торам” - коронавирус кешеләрне ничек иманга китерәЖурналист Әлфия Самат исемен күпләр “Татарстан яшьләре” газетасы аша беләдер. Ни кызганыч, соңгы вакыт Әлфия апа матбугат битләрендә бик сирәк күренә. Әмма интернетта актив ул. Бигрәк тә, “Матбугат.ру”ның инстаграмдагы битендә. Әлфия апаның мондагы постлар астында калдырган кайбер комментарийлары үзе бер мәкалә итеп чыгарырлык. Шулай итәргә булдык та. Бу язманы Әлфия Самат “Матбугат.ру” инстаграмындагы бер пост астында калдырган. Сүз коронавирус һәм ул китереп чыгарган вәзгыять турында. Язманы үзгәртми бирәбез: Ни дәрәҗәдә бердәнбер кодрәтле Илаһ икәнен адәм баласы аңласын өчен, Аллаһы Тәгалә тагын бер афәтне китереп чыгарды бит! Су басу, ураган, таулар ишелү һәм башка катаклизмнарны Табигать галәмәте дип кенә карау иде кебек. Беркөнне бер танышым килеп керде: "Апа, намаз укырга өйрәт әле", - ди. Башына яулык япкан. Күземә күренәме дип торам. Кайчандыр нәкъ киресен сөйли торган кыз иде. Мин Аллаһка ышанмыйм, мин - реалист, - дип йөргән кешенең бу үзгәрешенә шаккаттым һәм.. өйрәттем. Рәхмәтле булып йөри. Кайчанга кадәр сузылыр? Иманга юлы ачылса, тукталмас, әлбәттә. Бүген менә бер смс тыңладым. Балалар бакчасындагы тәрбияче сөйли: барыбызга да яулык ябып йөрергә боердылар. Чәчтән дә иярә икән ул вирус дип әйттеләр ди. Җитәкчебез марҗа булса да, чәчләрен яшереп бетереп, яулыгын япкан да аның өстеннән эшләпәсен киеп килгән. Кибетләрдә яулык калмаган, ди. Гаҗәп түгел, үземә дә әҗәткә берәр яулык биреп тор дип килүчеләр булды. Шунда ук күз алдыма китердем дә үзалдыма елмаеп куйдым: планетадагы бөтен хатын-кызлар яулык бәйләп йөри башласа, никадәр производство үзәкләре ачарга кирәк булыр иде микән? Аллаһы Тәгалә бу хикмәтләрне без, адәм балалары өчен зур сынау итеп, алдыбызга китереп бастырды. Сакланыйк, җәмәгать! Күзгә күренмәгән нәрсә дип кенә җиңелчә карарга ярамый. Кая соң ул Аллаһ? дип, шаярып та әйтмәгез! Намазга басу, догаларны өйрәнү, һәрдаим Аллаһның барлыгын, берлеген искә төшереп тору әлеге афәттән исән калу өчен, кем белә, бәлкем бердәнбер чарадыр да әле. Сәламәт булырга язсын! Бөтенебез бердәм булып догада булсак, бу чир дә ничек килеп кергән, шулай узып китәр, ин шәә Аллаһ! Хөкүмәт дәрәҗәсендә кушылган, тыелган гамәлләрне дә үтәү бик мөһим. Сакланганны саклармын дигән Раббыбыз!
Авыл авыл инде, һава суларга ишек алдына чыгарга да була. Язгы кыр-бакча эшләреңне башкарып, алдагы көнең турында кайгырта аласың. Ач калмас өчен. Ә шәһәрдәге халык нишли икән бүген? Бала-чагасы ишле булган кешеләр ни хәлдә микән, бичаралар? Менә шушы мизгелдә мәктәпне, укытучыларны кызганып искә алалар микән? Ай саен тотрыклы рәвештә хезмәт хакы алучылар да кызганыч инде. Бөтен өмет - пенсионерда! Исән генә була күрсеннәр!... Авылны сагынып искә төшермичә хәлең юк...
--- |
Иң күп укылган
|