поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.04.2020 Хәвеф-хәтәр

Янгыннан энесе белән сеңлесен алып чыккан. Бу хәлләрне әниләре тыштан күзәтеп торган

2 апрельдә иртәнге якта Бурятиянең Енгорбой авылында янгын була. Күпбалалы хатын Эльвира Доноева өйдән биш минутка гына чыгып киткән була. Шул арада янгын башлана, ишекләрдән кара төтен ургыла. Әни кеше өйгә кире керә алмый. «Янгын! Өй яна! Балалар, тизрәк чыгыгыз!» — дип кычкыра ул.

Әнисе кычкырган тавышка 15 яшьлек кызы Ксения уяна. Ул караваттан сикереп тора, бүлмәдән чыга. Бу вакытта кәнәфи янып ята, бөтен өйгә төтен тулган. Ксения ун яшьлек сеңлесе Ариананы һәм ике яшьлек энесе Баян-Жаргалны коткару турында уйлый.
 
«Энем минем янда йоклый иде. Мине аны йоклаган килеш эләктереп алдым да урамга йөгереп чыктым, баланы әнигә бирдем. Сеңлем башка бүлмәдә утыра иде, мин кире өйгә кердем. Сеңлемне эзләп таптым, тик ишек аша чыгып булмады. Бөтен нәрсә дә яна иде инде. Мин Ариананы күтәргән килеш кабат бүлмәгә кердем һәм тәрәзәдән чыктым», — дип сөйли батыр кыз.
 
Хәзер балалар туганнарында яши, аларга күршеләре дә ярдәм итә. Өч бала анасы Эльвира үзе китапханәдә эшли. Акчалары да күп түгел. Хәзер алар бабайларының иске йортына күченергә җыена.
 
«Кызганыч, йортыбыз янып бетте. Балалар исән-сау, шунысы мөһим. Ксениянең батырлыгына гаҗәпләнмәдем. Ул гел шундый, һәрвакыт миңа балаларны карашырга ярдәм итә», — дип сөйләгән Эльвира.
Фото: om-saratov.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»