|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2020 Шоу-бизнес
"Күпме тырышсак та, саклап калып булмады": Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булганҖырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе авыруын, аның хастаханәдә ятуын "Матбугат.ру"да язган идек. Күптән түгел аның хәлен белергә дип Уфадагы хастаханәгә Әнвәрнең әтисе барды. Алар 1,5 ай күрешмәгәннәр - бабай чәчәкләр дә алып килгән иде. «Әти әнине яратып «карчыгым» дип дәшә. Күрешкәннәрен күрсәгез, күз яшьләре тәгәрәде, бөтен палата белән еладык. «Йөрәккәем, кайт инде, сагынам бит», ди әти», - дип күңел авыртуы белән уртаклашкан иде ул чакта җырчы, елата торган видео куеп. Бүген исә җырчы әниләрен югалтуын яза. "Әнием урының оҗмахта булсын. Бик авыр, әлегә ышанасы килми. Күпме тырышсак та, саклап калып булмады. Әниебез зур йөрәкле кеше иде. Биш бала тәрбияләп үстерде, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте" ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|