|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Шоу-бизнес
"Син бу аягыңа аксамый идең бит, дөрес аягыңа акса" - "Матбугат.ру" "Мунча ташы" авариясендә зыян күргән Әнфис Кәлимуллинның хәлен белеште29 февраль көнне “Мунча Ташы” театрының автобусы трассада һәлакәткә юлыккан дип хәбәр иткән идек. Бу хәл 40 ел эчендә беренче тапкыр булган. Соңгысы да булсын иде дип телик. Аллага шөкер, бар кеше дә исән-сау. “Матбугат.ру” һәлакәтнең ничек килеп чыкканын да белеште. Бу хакта укучыларыбызга аңлатып яздык. "Кызык килеп чыкты әле ул. Автобус әле юл читенә төшеп тә китмәгән иде, ә интернетта видеосы белән "молния" хәбәре бар иде инде", - дип көлә Әнфис Кәлимуллин. Ул вакыттагы хәлләдән соң театр коллективы бергә җыелып тамашачыларны тынычландыру өчен видеомөрәҗәгать яздырды. Юл кырыена төшеп киткән артистлар арасында үлем-китем юк. Әмма бераз җәрәхәт алучылар да булган. Әнфис Кәлимуллинга гипс куярга мәҗбүр булганнар. Күпләрнең яраткан артистның хәлен белешергә дип үзенә шалтыраттык. Аллага шөкер, хәлләре яхшы, аягы да төзәлеп килә - гипсны алганнар да икән. "Төзәлде инде. Кайчак кайсы аякка зыян килгәнен дә онытып җибәрәм. Дус-ишләрем, бу аягыңа аксамый идең бит, дөресенә акса диләр", дип шаяртып та алды Әнфис абый. "Матбугат.ру" укучыларына ул төркемдәге соңгы яңалыкларны җиткерде. Сүз әлеге дә баягы коронавирус хакында. Шушы көннәрдә Башкортстан якларына зур гастрольләргә чыгып китәсе булганнар. Әмма барлык массакүләм чаралар кичектерелү сәбәпле, "Мунча ташы"ның да концертлары әлегә билгесез вакытка күчерелә. "Сез үзегез бу коронавируска карата нинди фикердә соң?" дигән соравыбызга "Уйлаган да юк!" дип көлеп җавап бирде Әнфис Кәлимуллин.
--- |
Иң күп укылган
|