Дуслар! 29 февраль Кукмарага концерт куярга барганда, автобусыбыз юл кырыена төшеп китте. ⠀ Аллага Шөкер, безнең барысыда яхшы! Барыбызда исән-имин! Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт!
---
Матбугат.ру
№ --- | 01.03.2020
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2020 Җәмгыять
"Аллаһы Тәгалә безгә кисәтү ясады, ахры" - Кичәге авариядән соң "Мунча ташы" ВИДЕОмөрәҗәгать белән чыкты"Матбугат.ру" хәбәр иткәнчә, кичә "Мунча ташы" эстрада театрының автобусы М7 трассасында һәлакәткә юлыкты. Бүген театр коллективы бергә җыелып тамашачыларны тынычландыру өчен видеомөрәҗәгать яздырган. Гамил Әсхәдулла әйтүенчә, дүрт елга бер килә торган 29 февраль аларга менә шундый сюрприз ясаган. Моны алар Аллаһы Тәгаләдән бер сынау, хәтта кисәтү дип кабул иткән. Авария аркасында Кукмарада буласы тамаша кичектерелде, дип язган идек. Күчергән тамашаның кайчан буласы билгеле. "Мунча ташы" Кукмарага 12 март көнне киләчәк, Алла боерса. Авария видеосы монда: https://matbugat.ru/news/?id=28328 Бүгенге мөрәҗәгать шушы: |
Иң күп укылган
|