|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Шоу-бизнес
Элвин Грей "Дом 2"га киткәнАның катнашындагы тапшыруны ТНТ каналында бүген күрсәтәләр. Җырчы анда озаккамы? Эстрада йолдызы Элвин Грейны ТНТ телеканалындагы «Бородина против Бузовой» тамашасына кунак итеп чакырганнар. Тапшыруда «Дом 2» проектында катнашучылар арасында мөнәсәбәтләр турында фикер алышалар, һәм бу юлы Юлъякшинның дус кызы Алинә Галимова игътибар үзәгендә булачак. Күрәсең, җырчы тамашада аларның мәхәббәт тарихы турында тәфсилләбрәк сөйләячәк, дип яза Кызыл таң.
Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей һәм Алинә Галимова өч ел элек очрашып йөргәннәр. Аерылышканнан соң, кыз Егор Кридның йөрәге өчен көрәшергә «Холостяк» тамашасына китә, тик сайлап алу турын узмый. «Дом 2»да ул Захар Саленкога карата кызыксыну белдергән, әмма тегесе җавап тойгылары күрсәтмәгән, аның каравы аңа Никита Рудаков игътибар күрсәтә башлаган.
Элвин һәм Алинә катнашлыгындагы шоу чыгарылышы бүген эфирга чыгачак.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Элвин Грейның Әгерҗе районы кияве булып куярга мөмкин дип язган идек.
Фото: vk.com
--- |
Иң күп укылган
|