|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Шоу-бизнес
Элвин Грейның сөйгәне Инзилә Әгерҗедән булып чыктыРадик Юльякшин өйләнә ахры, дигән сүз аның фанатлары арасында да, тамашачылары арасында да зур кызыксыну уятты. Радикның сөйгәне кем соң, каян? “Шәһри Казан” сезгә Инзилә белән экспресс-интервью тәкъдим итә. -Инзиля, сиңа ничә яшь? Тумышың белән кайсы яктан?
-Миңа 20 яшь, мин Татарстанның Әгерҗе районыннан.
-Һөнәрең буенча кем буласың? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
-Һөнәрем буенча мин чәчтараш, эшлим.
-Без сине Радикның очраша торган кызы итеп беләбез. Син аны моңа кадәр белә идеңме? Аның фанатымы син?
-Белә идем, аудиоязмаларымда аның берничә җыры бар. Җырлары ошый иде, әмма мин аның фанаты түгел.
-Аның янында һәрвакытта да күп кызлар, ул гел гастрольләрдә. Сиңа аның белән авыр түгелме?
-Юк, авыр түгел. Җиңел дә түгел. Бу аның эше.
-Әти-әниең моңа ничек карый? Алар тарафыннанк аршылыклар булмадымы?
-Юк, бар да яхшы.
-Радикның клибында төшәр идеңме?
-Юк, төшәсем килми.
-Булачак тормыш иптәшеңне нинди сыйфатларга ия итеп күз алдыңа китерәсең?
-Җаваплы, намуслы, максатчан һәм юмор хисле.
-Радикны җанатарлар кызларына көнлисеңме?
-Юк, көнләмим.
Нәзилә Дәүләтбакова
Фото: Социаль челтәрдән алынды
--- |
Иң күп укылган
|