|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2020 Хәйрия
Филармония артистлары Казан хосписында яшәүче өлкәннәр һәм балалар өчен Хәйрия концерты куйды
Бүген татар эстрадасы артистлары Казан хосписында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар өчен Хәйрия концерты куйдылар. Шулай ук Татар филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзасы, оригинал жанр остасы, Татарстанның атказанган артисты Шамил Галиев та чыгыш ясады. Татар эстрадасы җырчылары Айгөл Бариева, Альбина Кармышеваның йөрәк җылысы салынган чыгышларының шифалы тәэсире тамашачылар күңеленә бик хуш килде.
Фотолар артистларның социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләреннән алынды.
--- |
Иң күп укылган
|