|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2010 Җәмгыять
ЯҢГЫР СОРАДЫКАвылга (Чүпрәле, Кече Чынлы) кайткан идем. Эштән бәхет бар минем. Бәрәңге бакчасында чүп утарга эләктем. Көн кыздыра. Җил дә исми. Яңгырны әйткән дә юк. Матыйк рәхәтләнә генә коры туфракны айкап, бер урыннан икенчесенә күчереп. Әмма эш бик тиз күңелне кайтарды, бу кадәр эсседә тәмам хәл бетте. Бераз күршеләрне күреп керим әле, сылтау белән 5-10 минут ял да итәрмен дип урамга чыксам, кырый йортта яшәүче Фәния апалар янына бер төркем ак яулыклы әбиләр җыелган. Кунактан кайтышларыдыр мин әйтәм, хәлләрен белим әле дип, яннарына бардым. Әбиләрем изге нияттә икән. Бер очта яшәүчеләр бергәләшеп, үзебездән ерак түгел елга буена төшеп, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап ялварырга ният иткәннәр. Җомга көн – изге көн. Чын күңелдән сораган теләкләр кабул була, диләр бит. Әлеге изге гамәлдә минем дә катнашасым килде. Эш бетмәс ул. Матыйкны ераккарак ыргыттым да киттем әбиләргә ияреп елга буена.
Авылыбызда шушы көнгә кадәр бер тапкыр да яңгыр яуганы юк дисәм алдармын. Кайсыдыр көнне (аңа шактый вакыт узды) аз гына сибәләп киткән. Җир, тереклек, һәркем яңгырга сусаган. Ә андый вакытларда иманлы кешеләр дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Чөнки изге ният белән, чын күңелдән кылган доганы Аллаһы Тәгаләдән башка кем кабул итә алыр? Дини китапларда да корылык вакытында яңгыр догасына чыгу сөннәттер дип исәпләнә диелгән.
Моннан бер-ике ел элек тә карчыклар, шулай җыелышып, елга буена төшкән булган. Аллаһы рәхмәте киң аның. Алар дога укыганнан соң кайтыр юлга чыккач та, яңгыр яуган. Әле менә кабат корылык интектерә. Авыл җирлеге башлыгы Ансар Сафа улы Хакимов та карт-карчыкларга мөрәҗәгать иткән. Аларның шулай җыелышып чыгып, дога кылып, Раббыбыздан яңгыр бирүен ялваруны үтенгән. Әбиләребез үзләре дә шушы нияттә торган икән. Авыл җирлеге башлыгының бу үтенече аларга этәргеч биргән. Яңгыр сорап дога кылыр өчен кайбер әбиләрне зират янына да алып менгәннәр.
Без дә 4 июньдә 20гә якын кеше елга буена Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорарга киттек. Анда төшеп җиткәнче, 40 адым атлаган саен, берничә мәртәбә туктап тәкбир әйттек. Аллаһыга кат-кат ялвардык. Ә елга янына төшеп җиткәч, истиска намазы укылды (бу сүз гарәпчәдән “яңгыр догасы” дигәнне аңлата. Ул корылык сәбәпле, игеннәргә һәм хайваннарга зарар килерлек булгач, Аллаһы Тәгаләгә яңгыр сорап, дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать намаз. Сәхрада башкарыла.)
Ак яулыклы әбиләр чирәм өстенә намазлыкларын җәеп, кыйблага карап утырды. Абыстаебыз Кәшифә апа Җамалетдинова дога укыды. Аңа башкалар да кушылды. Нәзирә апа Җамалетдинова - ясин, Зөбәрҗәт апа Ильясова “Мөлек” сүрәсен укыды. Нәзирә апа Миңнебаева исә “Дога китабы” җыентыгыннан яңгыр догасына кагылышлы Пәйгамбәребез (с.г.в) белән бәйле гыйбрәтле хәлләр турында мисаллар китерде.
– Аллаһыбыз, Син безгә җан бирүче, рухыбызга шатлык иңдерүче, мул вә хәерле ризыклар белән тукландыручыбыз. Раббыбыз, безгә һәр тарафны дымландырган яңгыр бүләк ит! Һәм безне өметеңне өзгән кешеләрдән сакла! Аллаһыбыз, игеннәрне үстер, хайваннарыбыз җилененә сөт тутыр, безне күкнең бәрәкәте белән сугар, җир йөзе бәрәкәтләрен бүләк ит! Әй, юмартлык һәм кәрам иясе Раббыбыз! Без синнән генә мәгърифәт телибез. Безгә күктән мул яңгыр яудыр! Укыган намазыбызны кабул кыл. Әгәр дә гөнаһларыбыз күп сәбәпле, үзебезгә рәхәт кылмасаң, гөнаһсыз сабыйларыбызга вә хайваннарга рәхмәт кыл. Күтәргән кулларыбызны кире кайтарма, шифалы яңгырыңны бир”, – дип сорады һәммәбез.
Аннан әбиләр сәдака өләште. “Сәдакагызны нинди ният белән биргән булсагыз, Аллаһы Тәгалә шуны кабул кылсын”, – диде абыстаебыз Кәшифә апа. Әби-апаларның нияте барысыныкы да бер булгандыр ул вакытта: “Аллаһы Тәгалә, хәерле шатлыгы белән яңгыр яудырсын иде!”
Кайтканда да берничә урында туктап, тәкбир әйттек. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны ишетеп, мул яңгырын бирсен иде. Изге догада булыйк.
Саубуллашканда намаз укучы әбиләр мине дә: “Балам, Аллаһы Тәгалә сине бәхеттән, муллыктан аермасын”, – дип озатты. Амин, шулай булсын. Аларга да Раббыбыз озын, сәламәт гомер, тыныч картлык бирсен. Гел шулай Аллаһыга янәшә булып, яхшы ниятләр кылып, изге догада яшәсен иде ак яулыклы татар әбиләре.
P.S. Икенче көнне мин кабат Казанга киттем. Ә яңгыр исә озак көттермәгән. Әбиләребезнең изге догасы Аллаһы Тәгаләгә барып ирешкән, димәк.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|