|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2019 Хәвеф-хәтәр
![]() ДПСниклар 2 яшьлек баланы үлемнән коткарганКичә БР буенча Эчке эшләр министрлыгында ике юл-патруль хезмәткәренең 2 яшьлек бала гомерен саклап калуларын сөйләделәр. Балада бронхит өянәге башланган, сулышы кысылып, буылган, әнисе исә якында гына урнашкан юл-патруль хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Алар әни белән баланы дәваханәгә кадәр илтеп куйганнар. - Декабрь башында Уфа полкы юл-патруль хезмәте экипажы – полициянең өлкән лейтенанты Таһир Газизуллин һәм лейтенант Вячеслав Буравлёв эштә була, дип сөйлиләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. – Сәгать 11нче яртылар тирәсендә аларның патруль машинасына бер яшь ханым йөгереп килә дә малаена медицина ярдәме таләпителүен әйтә. Хатын янында 2 яшьлек малай була. Ана кеше патруль хезмәтендәгеләргә бронхит өянәгенең аллергия ркасында башлануын сөйли. ДПС-никлар озакка сузмыйча яшь хатынны баласы белән дәваханәгә илтәләр.
- Берничә минуттан алар дәваханәнең приемный покоенда иде, - диләр ведомствода. – Балага үзвакытында табиблар ярдәме күрсәтелгән.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ufa1.ru
Фото: Тимур Шарипкулов.
--- |
Иң күп укылган
|