поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
12.06.2010 Җәмгыять

КҮРШЕ ХАКЫН ХАКСЫЗЛАМЫЙК

“Туган җир”, “ата-ана хакы”, “Ана теле” кебек кыйммәтле төшенчәләр бар. Кыйммәткә ия төшенчәләрнең тагын берсе – “күрше хакы”. Әмма без хәзер тозыбыз да, утыбыз да мәңге бетмәс сыман яши башладык шикелле.

Берничә ел элек булды бу хәл. Үтәр әле болай да дип, лышык-мышык аягүрә йөреп торган җирдән кинәт кенә ниндидер хәлсезлек тоеп, барып аудым. Бераздан бөтен тән калтырап, тоташ ут эчендә яткандай температура күтәрелде. Мәктәптән олы улым кайтып кергәнен дә, аңа: “Гүзәл апаң...” – дип берничә тапкыр кабатлаганымны да хәтерләмим. Башыма салкын сөлге китереп ябуга айнып китеп күземне ачсам, күршем Гүзәлнең борчулы йөзен күрдем. Ул чакырган “Ашыгыч ярдәм” тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, 40тан узган температурам бераз төшүгә, күршем үлән төнәтмәләре ясап эчерде, кече улымны бакчадан алып кайтып, балаларга кайнар ризык әзерләп ашатты. Терелеп аякка басканчы хәлемне белешеп, ярдәменнән ташламады күршем.

 

Бу тормыштан бер кечкенә генә мисал, әлбәттә. Тормыш шулай корылган бит инде ул – әти-әни, туганнар янәшәсендә түгел, ә җиде ят кешеләр күршесендә гомер кичерә адәм баласы. Элек-электән уты сүнсә дә, тозы бетсә дә күршесенә кергән безнең халык. Ризыгы белән дә бүлешкән, хуҗалык эшләрендә дә ярдәмләшкән, киңәш-табышны да күршесе белән кылган. Ашсу җыйса, ике як күршене табынга дәшмәү олы гөнаһ саналган, мунча якса да күршесен калдырмаган. Бигрәк тә ялгыз карт-карчыкларның хәлен белешеп тору күршекүләннең изге бурычы дип кабул ителгән. Кечкенә чагымда өч туганымның кендек әбисе Хәтирә әбигә яңа сауган сөт кертү, икенче як күршебез Хәдичәттәйгә бакча эшләрендә булышу, көтүдән кәҗәсен алып кайту нәкъ менә миңа йөкләнгән иде. Һай, ул чорларда! Күмәк каз өмәләре генә ни тора иде! Авылда беренчеләрдән булып безнең әтиләр телевизор сатып алгач, бөтен күрше-тирә кичләрен безгә җыела иде...

 

Тимер ишекләре артына бикләнеп беткән шәһәр халкыннан аермалы буларак, күрше хакын хаклау кебек асыл сыйфатны татар авылы әле дә җуеп бетермәгән. Тик кайчагында авыллардан да әллә нинди җан өшеткеч вакыйгалар ишетелә шул. Мәсәлән, “Татарстан яшьләре”ннән Саба районыннан элеккеге укытучы Шәмсегөл апаның күршесе тарафыннан нинди түбән-сетелүләргә дучар ителүе, кыерсытылуы хакында укыгач, шул апаны үз яныма яшәргә чакырасым килде. Ни өчен авыл халкы, элеккеге укучылары, хакимият органнары, күршесенең балалары болай битараф кеше язмышына?! Хәләл акчасына җиткерелгән өендә тыныч кына картлыгын кичерергә хакы юкмыни гомере буе кеше балаларына белем биргән укытучының?! Хәзер ничек яши икән ул апа, шул хакта беләсе иде.

 

Күрше белән күрше арасындагы низаг, ярыша-ярыша мал җыю, көнчелеккә чыдаша алмый бер-беренә зыян салу – тормышта гадәти күренеш шул инде. Берәү сөйли: “Киртә аша күзәтеп йөрим. Күршем Сәлимә әби чиләк тотып бәрәңге бакчасында колорадо коңгызы чүпли. Бермәлне күрәм: як-ягына каранды да, ялт кына чиләген минем якка аударып куйды”. Күршеләр арасындагы көндәшлек кайчак кызык та, кызганыч та төс ала шулай. Күпме кинофильм, әдәби әсәрләрдә күршеләр мөнәсәбәте тәнкыйтьләнә бит, тик төзәлергә, тыныч кына янәшә гомер кичерергә генә ашыкмыйбыз.

 

Шәһәр җирендә күрше күршене белми, кем белән янәшә яшәсәң дә барыбер дию – ялгыш фикер. Берәүләр бик интегеп акча туплап, яңа фатир сатып алганнар. Иске йортыбыздагы күршеләр белән елашып аерылыштык ди. Бары-югын, шатлыгын-хәсрәтен бергә кичердек, балаларны үстерештек, пешергән ризыкларыбыздан да бер-беребезне авыз иттерми калмый идек ди. Тик яңа, иркен фатирга күчкәч бер генә тыныч көннәре дә калмаган, күршеләрнең улларының дөбер-шатыр музыка уйнатуына чыдар хәл юк, ә ишекне ачсаң, ургылып тәмәке төтене керә икән. Яңа фатир алу шатлыгыннан ни риэлтордан, ни башка күршеләрдән кем белән янәшә яшәячәгемне бераз сораштырырга да баш эшләмәгән дип уфтана. Икенче берәүләр дә хәләл көч түгеп булдырган фатирлары күршесендә көне-төне эчеп, сугышып ятучы бәндәләр туры килер дип башларына да китермәгәннәр. Өченчеләренең исә күршеләре бик тыныч, ипле, әдәпле кешеләр икән. Әмма танышларымны балкон ишеге ачмый гына яшәүгә дучар иткәннәр, чөнки бозау кадәр эт асрыйлар икән, балкон ишеген ачуга шул хайванның “хуш исе” керә. Җитмәсә, кечкенә кызлары этмәче йонына аллергиядән җәфалана башлаган. Кисәтү ясагач, “Джек – безнең гаилә әгъзасы!” – дип җавап биргән күршесе.

 

Яхшы күрше туры килү, һичшиксез, бәхет инде ул. Күршеңне сайлап алу мөмкин дә түгел, бәхетеңә ни язган. Теге 6 сутыйлы дача-бакчаң күршесеннән генә уңма – тир түгеп үстергән яшелчә-җимешең авызыңа тимәячәге тәгаен. Ә менә адвокат һөнәре үзләштергән элеккеге курсташым сөйләгән бер вакыйганы тыңлагач, тәннәр чымырдап куйды: “шәп” күршене “бүләк” тә итәләр икән ләбаса!

 

Бер гаилә таркала. Тәкәббер, эшлексез, өстәвенә дуамал ир белән калган гомерен үткәрергә теләмәгән хатын аерылышырга гариза яза. Тик өч бүлмәле фатирны бүлү генә зур кыенлык китереп чыгара. Ир дигәнең бер генә вариантка да ризалыгын бирми икән. Ике баласы белән элеккеге хатынны ике бүлмәледә яшәтеп, үзе коммуналь торактагы бүлмәгә китсенме?! Бер-берсенә инде чит кешеләр шулай уртак фатирда яшәргә мәҗбүр булалар. Ир беркайда да эшләми, үз бүлмәсенә сөяркәләр алып кайта, өстәвенә хатынның балаларына дип әзерләп чыгып киткән ризыкны ашап куюдан да кыенсынмый, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләү бичара хатын бурычы дип исәпли. Хатын фатирның ир яши торган бүлмәсенә аерым исәп-хисап булдыру турында сорап гариза яза. Ирнең “җавабы” озак көттерми. Ике баласына гомер биргән хатынга карата мондый вәхши адымга барыр өчен бу ир әкәмәтенә каян килгәндер шулкадәр кара эчлелек, мәкер дип шаккатырлык. ...Тиздән ирнең фатирдагы үз өлешен бер наркоманга сатканлыгы ачыклана. Законнарның ташка үлчимлеген күр дә, шуннан файдалану әмәлен тапкан адәми затның кабәхәтлеген бәялә!

 

Борынгылар учактагы утны сүндерми саклаганнар, сүнә калса, кабат үрләтергә күмер сорап, күршесенә йөгергәннәр. Яшәү чыганагы белән уртаклашкан ырудаш ут күрше дип йөртелгән.

 

“Ут күрше” гыйбарәсе хәзер дә исән, тик ул башка мәгънә-төсмер ала бара түгелме? Күрше гаебе белән күрше уттан каза күрә, берәүнең электр челтәренә икенчесе тоташып угрылык кыла, күршесенең тормышы бөтенлеккә кемнәрнеңдер эче уттай яна...

 

“Күрше хакы –Тәңре хакы” дигән әйтем дә бар. Вакыт-вакыт чөкердәшеп чәй эчеп, гәпләшеп алырдай, авыр чагыңда таянырлык күрше һәрберебезгә насыйп булсын иде, шул олы хакны хаксызлыкка чыгарган гамәлләрдән тыелсак иде.

 


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 69-70 | 08.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»