поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.06.2010 Җәмгыять

ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ

16 июнь көнне күренекле язучы һәм әдәбият белгече гомәр галинең тууына 110 ел тула. Гомәр Гали (1900-1954) – күренекле татар язучысы, әдип, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, егерменче-утызынчы еллар әдәби мохитендә зур урын биләгән җәмәгать эшлеклесе. Ул – Татарстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе. Озак еллар дәвамында "Безнең юл" (хәзерге "Казан утлары") журналының баш мөхәррире һәм Татарстан китап нәшриятының әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Кулга алыну

 

Гомәр Галине 1937 елның 10 март төнендә кулга алалар. Иртә белән бу хәбәр инде бөтен Казанга тарала. Таныш-белешләр, алан-йолан карап, чышын-пышын гына бер-берсенә атаклы тәнкыйтьче Гомәр Галинең "халык дошманы" икәнлеген җиткерәләр. "Троцкийчы" булган, "солтангалиевчеләр" белән бәйләнештә торган, имеш..." Бу гаепләүләргә шик-шөбһә белдерергә беркем дә җөрьәт итми. Тик яшь шагыйрь Фатих Кәрим генә, Хәсән Туфанның өендә утырганда, барлык кунаклар алдында үзенең ризасызлыгын күрсәтергә курыкмый.

 

– Гомәр Галинең халык дошманы булуына һич ышанмыйм! – дип ярсый ул. – Үтерсәгез дә ышанмыйм. Ул – намуслы, чиста күңелле кеше.

 

Хәер, бу сүзләре өчен аңа бераздан бик күп кыен ашарга туры килә.

 

Әлбәттә, самими җанлы Фатих кебек кычкырып әйтмәсәләр дә, бик күпләр Гомәр Галинең нахакка кулга алынуына шикләнмиләр. Бөтен тормыш юлы күз алдында бит... Аннары ул вакыттагы байтак әдипләр кебек мулла малае да түгел, хәерче гаиләдән – бала чагында байга батрак булып эшләгән. Гражданнар сугышы вакытында Гомәр Кызыл Гаскәргә языла, кулына корал тотып, совет властен яклый. Унтугыз яшендә аның исеме матбугатта күренә башлый. Ә егерме биштә инде ул – калын әдәби журналның баш мөхәррире.

 

Гомәр Гали үзенең хикәяләре, публицистик мәкаләләре белән тиз арада әдәби җәмәгатьчелекнең ихтирамын казана. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ, Х.Туфан, М.Крыймов турында язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре бүген дә әдәбият белгечләрендә тирән кызыксыну уята.

 

Моңарчы исеме телдән төшмәгән кеше әдәбият мәйданыннан юкка чыга. Китапханәләрдән аның китапларын җыеп алалар, аның исеме күренгән газета-журналлар "спец-хран"га озатыла. Хәтта Гомәр Галине яхшы белгән кешеләр дә кулга алына. Кунакта әйтелгән саксыз сүзләре өчен Фатих Кәримне дә "кара козгын машинасында" алып китәләр. "Фаш ителгән халык дошманы, троцкийчы Г.Галине яклавы" аның төп гаепләреннән берсе булып кәгазьгә теркәлә. Күрәсең, теге кичәдә утыручыларның берсе тиешле "органнарга" барып тизрәк үзенең уяулыгын күрсәтергә ашыккан...

 

Гаепләү

 

"Галиев Гомәр Билалович... Татарстандагы контрреволюцион троцкийчыл-милли оешманың әгъзасы була. Бу оешманың, җитәкчеләре троцкийчыл-зиновьевчыл террористик үзәкнең барлыгы һәм эшчәнлеге турында беләләр, троцкийчыларның, ВКП(б) җитәкчеләре һәм Совет хөкүмәте белән көрәштә террорис­тик ысулларга күчүе турында хәбәрдар булалар.

 

Оешмада катнашучыларның Советка каршы эшчәнлекләре сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына, мәдәнияткә зыян-зәүрәт салудан гыйбарәт. Алар үз араларына яңа әгъзаларны кодалыйлар, авылларда фетнә кузгатырга котырталар.

 

Галиев Г.Б., троцкийчыл-милли оешма әгъзасы буларак, әдәбият фронтында зыян-зәүрәт салган, Баембәтов, Абдуллин, Сәйфи, Гафуров һәм башка троцкийчы-милләтчеләр белән тыгыз элемтәдә торган. Галиев Г.Б.ның җинаятьчел эш­чәнлеге түбәндәгеләрнең (фамилияләр санала) шаһитнамәләре белән раслана".

 

Әлеге сүзләр Гомәр Галинең гаепләү карарына язылган.

 

Документтан күренгәнчә, язучыны "троцкийчыл-милли оешма" әгъзасы булуда гаепләгәннәр. Бүген инде без бу оешманың НКВД хезмәткәрләре хыялында гына тууын беләбез. Нәкъ менә Черек күлдә бу оешманың структурасын, кешеләр санын, җитәкчелеген уйлап чыгарганнар. Шуңа күрә әлеге документның бер кәлимә сүзенә дә ышанырга ярамый.

 

Ә хакыйкать шундый: татар милләтенең иң асыл улларын максатчан рәвештә берәм-берәм юкка чыгарганнар. Гомәр Галинең дә төп "гаебе" шунда – әдәби һәм иҗтимагый тормышта күренекле бер урын тоткан, әдәби журналның баш мөхәррире буларак, җөмһүрият җитәкчеләре белән дә аралашкан. Бигрәк тә алар "солтангалиевче" дип гаепләнеп кулга алынган дәүләт эшлеклесе Баем­бәтов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булалар.

 

Бәйләнер өчен башка сәбәпләр дә шактый җыела. 1925 елда Г.Гали Парижда үткәрелгән Бөтендөнья декоратив сәнгать күргәзмәсендә Татарстан вәкиле буларак катнаша. Органнар фикеренчә, ул анда, әлбәттә, дошман разведкасына ялланган!

 

Бервакыт ул Берлинда яшәүче мөһаҗир Галимҗан Идрисидән хат ала. Алар анда очрашкан булганнар икән. Димәк, гаепләнүче "чит илдәге ак эмигрант мәркәзләре белән даими элемтәдә торган!"

 

Хөкем

 

Г.Галине башта 58 нче статьяның 11 нче пункты (Советка каршы оешмада катнашу) буенча гаеплиләр. Ә ике айдан гаепләүгә шушы ук статьяның 8 нче пункты да өстәлә (чит ил файдасына шпионлык). Май аенда аны Пләтән төрмәсенә күчерәләр.

 

Бик күп башка тоткыннардан аермалы буларак, Гомәр Галигә карата сорау беркетмәләре юк дәрәҗәсендә. Ә бит аның эшен тикшерү ярты елга кадәр сузылган. Бәлки, ул авыргандыр... Тикшерү эшенә ике медицина белешмәсе дә теркәлгән. 1937 елның 24 маенда бирелгән белешмәдә Г.Галинең бронхит белән авыруы турында язылган. Икенчесендә (вакыты күрсәтелмәгән) кискенләшкән хроник простатит хакында сүз бара. Әгәр дә бу белешмәләргә ышансак (күп очракта әлеге кәгазьләр җәзалау­ларны яшерер өчен генә язылган), авыруларның төп сәбәбе бозлы һәм сулы карцерларда утыруның нәтиҗәсе дип тә уйларга мөмкин.

 

Шуны да истә тотарга кирәк: тоткын тикшерүче таләп иткән җавапларны бирсә генә беркетмәләр тутырылган. Ә Гомәр Гали, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, үзенең гаепләрен танымаган һәм бер генә "тарафдарының" да исемен атамаган.

 

Ул Әүхәдиев һәм Каменщиков дигән тикшерүчеләр карамагында була. Соңрак аларның икесен дә "тикшерүдә законсыз ысуллар кулланган өчен" хөкем ит­кәннәр. Болар тоткыннарга карата даими рәвештә "стойка" (стенага каратып бастырып тәүлекләр буе тоту) һәм "конвейер" (айлар буенча йокларга бирмичә сорау алу) ысулларын кулланганнар. Билгә кадәр бозлы су тутырылган карцерга яисә акылдан язарлык эссе "мунча"га утырту да бу палачлар өчен гадәти тоелган. Алар тоткыннарны үтергәнче кыйнаудан һәм төрлечә җәзалаулардан да тайчынмаганнар.

 

Тоткын

 

Гомәр Галинең төрмәдәге тормышы турында безгә бик аз билгеле. Документ­лардан күренгәнчә, ул башта Владимир, аннары Орел төрмәләрендә утыра. Тоткынлыкның төп өлешен ул төньякта, Норильск лагеренда үткәрә, анда металлургия комбинатын төзүдә катнаша. Г.Гали концлагерьның бөтен дәһшәтен үз башыннан үткәрә һәм исән кала.

 

Нәкъ ун ел үткәч, 1947 елның 10 мартында аны азат итәләр. "Азат ителү" дигән сүз биредә, бәлки, туры да килеп бетмидер, чөнки ул шушы ук заводта хуҗалык мөдире булып эшен дәвам иттерә. Бары тик июль аенда гына Гомәр Гали туган авылы Иске Тинчәлегә (Буа районы) картайган әти-әнисе янына кайтып егыла.

 

Ярты елдан соң Гомәр Галигә Казанга гаиләсе янына да кайтырга рөхсәт бирәләр, һәм ул медицина институтының иске клиникасына статист булып эшкә урнаша. Моңардан да аз түләүле эш шәһәрдә, мөгаен, бүтән булмагандыр да... Күрәсең, тоткынлыктан котылган әдип күләгәдәрәк яшәргә омтылгандыр. Ләкин барыбер иҗат итәргә омтылу хисен үтерү мөмкин түгел икән шул. Бу хакыйкатьне язучының балалар өчен 1948 елда язылган бер повесте да раслап тора.

 

1948 елның 28 февралендә Гомәр Гали СССР Югары Советы Президиумына үзен аклау һәм гражданлык хокукларын кайтару турында зур хат яза. "СССРда яшәүче ике йөз миллионлы халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам", – дигән юллар бар анда.

 

Мәгълүм ки, тоткынлыктан исән кайтучыларны кырыгынчы еллар ахырында яңадан кулга ала башлыйлар. НКВД бер мәртәбә тырнагына эләккән корбанын ычкындырмаган! Кабат кулга алынучыларга хәтта яңа гаеп тә тагып маташмаганнар. Биредә мантыйк гади: "халык дошманнары"ның урыны Себердә!

 

Гомәр Галине 1949 елның 23 июнендә алып китәләр. Менә минем алда аның шул вакытта төшерелгән төрмә фотосы. Бу арыган, таушалган өлкән кешенең күзләрендә шулкадәр әрнү һәм сагыш, аңа карагач, ирексездән йөрәк сыкрап куя.

 

Үлем

 

Илленче еллар уртасында Гомәр Галинең фаҗигале үлеме турында Казанга томанлы хәбәрләр килеп җитә. Имеш, ул сөргендә хисапчы булып эшләгән, кайдандыр акчамы, алтынмы алып кайтканда аңа юлбасарлар һөҗүм иткән.

 

Моңа кадәр бу имеш-мимешләрне раслап та, кире кагып та булмый иде. 1989 елның ахырында мин Татарстанның Дәүләт иминлеге комитетына Гомәр Галинең язмышын ачыклауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Өлкән тикшерүче капитан И.Селивановский кул куйган җавап хатында: "Галиев Г.Б. 1954 елның 5 июлендә Краснояр краеның Подпорожье авылында сөргендә үлде", – дип язылган иде.

 

...1954 елның 5 июлендә кич белән Гомәр Гали янына Иванова фамилияле сөргендәге яшь кенә хатын килеп керә. Бу хатын аңардан үзе өчен кассацион шикаять язуны үтенә. Мондый үтенеч белән аңа еш мөрәҗәгать итәләр, һәм ул һәр кешегә булышырга тырыша. Бераздан хатын чыгып китә. Күп тә үтми, Гомәр Галинең бүлмәсенә хатынның сөяркәсе, рецидивист, бандит үзбәк Бүребай атылып керә. Көнчелектән күзләре акайган.

 

– Кайда минем хатын? – дип акыра ул.

 

Бәхетсезлеккә күрәме, Гомәр Гали теге хатынның бирегә кермәве турында ялганлап әйтә. Күрәсең, аңарчы Бүребайны кемнәрдер котырткан булганнардыр. Алар Иванованың Гомәр Гали янына кереп, озак кына торып чыкканын күреп калганнар. Шуңа күрә Бүребай, Гомәр Галинең сүзләрен ишеткәч, ерткычланып аңа ташлана һәм, куенындагы балтаны алып, аның башын чаба. Аннары гәүдәсен идән астына ташлый, туфрак белән күмештерә. Өйдән чыкканда, бандитка ыңгырашу тавышы ишетелгәндәй тоела, ул яңадан идән астына төшә, "көндәшенең" башына тагын бер-ике тапкыр балта белән ора.

 

Әлбәттә, бу җинаять турында шул ук көнне беләләр. Бүребайны хөкем итеп, аңа тагын ун ел өстиләр.

 

Ләкин киселгән гомерне яңадан кайтарып булмый шул. Гомәр Галинең канлы гәүдәсен авыл зиратына җирлиләр. Хәзер инде бу урыннар Краснояр диңгезе астында...

 

Бу вакытта аның хаты буенча яңадан тикшерү башлана. КГБга К.Нәҗмине, И.Газины, Г.Кашшафны чакыралар. Алар барысы да Г.Гали иҗатына югары бәя бирә. 1937 елда чыгарылган хөкем карары да, сөрген дә гаделсезлек дип табыла. 1955 елның 24 августында СССР Югары судының хәрби коллегиясе Гомәр Билал улы Галине "җинаяте булмау сәбәпле" тулысынча аклый.

 

Тоталитар системаның көче шунда: ул бүген үтерергә, иртәгә ярлыкарга мөмкин. Ләкин халыкның үз асыл улларын гаепләгәне булмады. Гомәр Гали язганча: "...халыкның күзенә мин туры һәм кыю карый алам, һәм беркем дә мине кайчан да булса ниндидер җинаять эшләде дип әйтергә җөрьәт итмәс..."


Рафаэль МОСТАФИН
Ватаным Татарстан
№ 120-121 | 11.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»