поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.10.2019 Спорт

“Ак Барс”ның 95 яшьлек җанатары үзе дә "в шоке", башкаларны да шаккаттыра (ФОТО, ВИДЕО)

“Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары матчын тамаша кылган иң өлкән җанатар Фатыйма Шиһаповага – 95 яшь. Әлеге мөлаем әбекәй Биектау районының Казаклар авылында яши. Биш баласы, унбер оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.

– Хоккейны бик яратам. Телевизордан бер дә калдырмыйча карап барам, – ди ул.
 
Оныгы Энҗе әйтүенчә, дәү әниләрен Казанга хоккей карарга алып килү – аларның күптәнге хыялы булган. Тик күпме генә үгетләсәләр дә, моңа кадәр ул гел каршы килгән.
 
– Андый чакларда дәү әни: “Әллә ниләр сөйләмәгез инде. Бармыйм, оялам мин”, – дип әйтә иде. Ә бу юлы, ни хикмәт, ризалашты, – диде Энҗе.
 
Хоккей гына карап калмыйча, Фатыйма апа үзенең иң яраткан уенчысы, татар егете Данис Зариповны да күрү бәхетенә ирешкән. Спортчы белән очрашып, сөйләшеп, фотога да төшкәннәр. Өлкән яшьтәге җанатарына зур рәхмәтен һәм хөрмәтен белдергән Данис Зарипов.
 
– Иии, шаккаткыч бит инде бу, кызым. Шулкадәр күп кеше сөйләште үзем белән. Әле дә булса кичә алган хис-кичерешләрдән күңелем булып йөри, – диде Фатыйма апа.
 
Энҗе дә аның сүзен куатләп: “Дәү әни “в шоке”. Аны күтәреп кенә йөрттеләр. Игьтибар шулкадәр зур булды.”, – диде.
 


Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»