|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2019 Экология
Татарстанда беренче кар яуды (ВИДЕО)Ял көннәрендә Татарстанның Түбән Кама районында термометр баганалары бу көздә беренче тапкыр ноль градустан түбәнрәк төште. Кама Аланы халкы беренче кар видеолары белән уртаклашты. Татар-инфрм язуынча, явым-төшемнәр аз һәм кыска булган, әмма хәтта мондый кар яву да сентябрь урталары өчен аномалия булып тора.
Якын арада, синоптиклар фаразларына караганда, Түбән Кама районында салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Сишәмбегә каршы төндә янә бераз кар явуы көтелә, минуслы температура булырга мөмкин.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|