|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2008 Җәмгыять
СҮЗ ИРЕГЕЖурналистика дәресендә Миңназыйм Мәүлет улы Сәфәров белән “Сүз иреге бармы бездә?” дигән темага бер зур бәхәс уздырган идек. Өйгә кайткач та, бик озак уйланып утырдым мин бу хакта. Шәхсән үземә бу сорауны бирсәләр, икеләнеп калыр идем. Без ирекле илдә, ирекле җәмгыятьтә яшибез дип чаң сугарга яратабыз. Димәк, сүз иреге дә булырга тиеш кебек. Ләкин без ирекле дип атаган җәмгыятьтә сүз иреге билгеле бер кысаларга гына сыеп яшәргә мәҗбүр.
Матбугат чараларын гына алыйк. Мисал өчен, район газеталары гел мактауга гына корылган, дип әйтсәң дә ялгыш булмас, мөгаен. Ә менә халыкның түрәләргә үпкә белдергән, аларны тәнкыйтьләүгә корылган язмалары инде район газетасына үтеп керә алмый. Минем мондый язмаларны бүгенге көнгә кадәр очратканым юк әле. Ә шәхси газеталарда сүз иреге сизелә. Газета битләрендә “йөзгә бәреп” язылган, дәлилләнгән язмалар еш басылып тора. Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗиның язмалары әнә шулар рәтенә керә дә инде. Ирекле җәмгыятьтә яшәгәнлекләрен онытмыйча, җырчылар, шагыйрьләр, берсеннән-берсе бай түрәләр, илебездә булган гаделсезлекләр турында дөресен ярып салган мәкаләләрен үзем бик кызыксынып укыйм. Ә дөреслекне бездә кем ярата? Юкка гынамыни мондый журналистларыбыз һәрчак янаулар ишетеп яши, дөреслек, хаклык даулап, судтан-судка йөри. Ирекле илдә, ирекле җәмгыятьтә яшәүнең “бәхете” инде бу.
“Акчарлак”та (№13, 27 март, 2008 ел) Искәндәр Сираҗиның зур шау-шу куптарган, быелгы Тукай бүләгенә кандидатларны тәнкыйтьләгән “Исемең вә җисемең” дигән күләмле генә язмасы басылып чыккан иде. Анда мондый юллар бар: “Ел саен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар күрсәтелә башлау белән, лаеклыларны читкә төртеп кую өчен көрәш башлана – әллә кайлардан беркемгә билгесез адәмнәр, аларның шайтан да укымаган әсәрләре тартып чыгарыла. Бу затларны бераз кояш нурларында җылытып, тузаннарын каккалап алалар да бөтен газета-журналларда мактап чыгалар. Менә, күрегез, нинди кеше ул! Чынлыкта, бу мәгънәсез хезмәтләр иҗат иткән билгесез кешеләр хакында журналист халкының күпчелеге белми дә...”
Әлеге юллардан соң, әлбәттә, журналистларны юлдан алып ташларга да күп сорап тормыйлар.
Минемчә, без яшәгән җәмгыятьтә сүз иреге бар. Ләкин бар белгәнен, күңелендәге бар ачуын курку белмәсләр, кыюлар гына йөзгә бәреп әйтә аладыр. Ә алар бездә бик сирәк. Сүз иреге дигән принцип артыннан куу – ул бит әле үзең өчен генә түгел, гаиләңнең, якыннарыңның гомере өчен дә җаваплылык хисе тою дигән сүз.
Гомеренең, якыннарының кадерен белгән һәр кеше сүз иреге турында сөйләгәндә, билгеле бер кысалардан чыкмаска тиеш безнең “ирекле” дип аталган илдә, ирекле җәмгыятьтә.
Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА, ТДГПУ студенты |
Иң күп укылган
|