|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2019 Шоу-бизнес
"Чын татарча әйтсәк, кирәк до х..." - Нәҗип Бәдретдинов провакацион җыр язган (ВИДЕО)ТНВда чыгып килүче күпләр яратып карый торган "Җырлыйк әле" тапшыруының авторы, якын дустыбыз Нәҗип Бәдретдинов "Матбугат.ру"га үзе иҗат иткән провакацион җырның эксклюзив видеосын тәкъдим итте. Җыр "Кризис" дип атала. Гадәти тормыш-көнкүрешебездәге инде ияләнеп, күнегеп килгән, ләкин шулай да гаделлек эзләүче күңелләребез берничек тә кабул итмәгән проблемаларны бик ачык чагылдыра бу җыр. Гади, аңлаешлы "халык телендә", төрттерүле итеп җырлынуы да игътибарга лаек. "Кризис, юк акча, Тилмерә халык-пенсионерлар. Кризис, зашибись, Шатлана, байый миллиардерлар", - дигән кушымтаны беренче тыңлауда ук отып калып, үзең дә сизми кушылып көйли башлыйсың. Халык аңлый, тик шулай да Өметләнә, көтә. Безнең урамда да бәйрәм Булыр дип өмет итә. Тик бәйрәм түгел, һаман Килеп тора яңа кризис. Байлар өчен ул - шатлык, Ә халык өчен - писец. Шулай дип җырлый автор. "Матбугат.у"ның Нәҗип Бәдретдиновка: "Көен дә, сүзләрен дә үзегез яздыгызмы?" дигән соравына Нәҗип ага: "Әлбәттә!" - дип җавап бирде.
--- |
Иң күп укылган
|