|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2019 Мәдәният
Филармония уникаль ФОТОлар архивы белән таныштыруын дәвам итәГабдуллаТукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивындагы уникаль фотоларны күрсәтүебезне дәвам итәбез. Филармониянең сәхнә ветеранары һәм музей мөдире Алсу Хәкимова тырышлыгы белән әлеге архив туктаусыз тулылана, баеганнан байый бара. Фотоларда без танымаган кешеләр дә бар. Әгәр укучыларыбыз фото астындагы язуларда исемнәре аталмаган кешеләрне танысалар, комментарийларда язсалар иде.
1. Сулдан уңга: Фәйзулла Туишев, Александр Ключарев. 1955ел
2. Сулдан уңга: Фәйзи Садыйков, Рәшит Ваһапов, Җәвәһирә Сәләхова, Әзәл Яһүдин, Сәгыйт Алиев, Фәйзи Биккинин, Алия Фәйзуллина, Әдһәм Фәхретдинов. Горький (хәзер Түбән Новгород) шәһәре.1957 ел
3. Сулдан уңга: Камил Басыйров, Рәшит Ваһапов, Әзәл Яһүдин, Зифа Басыйрова, Сәгыйт Алиев (артта). Урта Азия буйлап гастрольләрдә. 60 нчы еллар.
4. Сулдан уңга: Фәйзи Йосыпов, Зифа Басыйрова, Фәйзи Садыйков. 60 нчы еллар
5. Уңнан сулга: баянчы Мохтар Әхмәдиев, җырчылар Әлфия Афзалова, Усман Әлмиев, баянчы Рокыя Ибраһимова, нәфис сүз остасы Рафаэль Галиев, биюче Зөбәйдә Солтанова
6. ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстан буйлап гастрольләрдә. Фотода: Фәйзи Садыйков, Таһир Якупов, Разия Тимерханова, Габдулла Рәхимкулов. 1958 ел
7. Зифа Басыйрова. Казан. Болак буенда. 1946 ел.
8. Сулдан уңга: икенче рәттә икенче Әлфия Авзалова, алда икенче Фәйзи Йосыпов, Разия Тимерханова. Балтач районы. 1952 ел, 3 июнь
9. Илдар Мәҗитов, Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев, Әсма Шәйморатова, Фәйзи Биккенин. 1949 ел
10. Җырчы Разия Тимерханова Казан шәһәренең 12нче номерлы мәктәбе укучылары арасында. 1940 ел. Мәктәп диварына эленгән лозунг- плакатта «Бәхетле балачак өчен иптәш Сталинга рәхмәт» дип язылган.
11. Сулдан уңга: Венера Шәрипова, Зилә Сөнгатуллина, Лия Заһидуллина, Ренат Ибраһимов, Нәҗиб Җиһанов, Римма Ибраһимова, Гали Ильясов. 1980 нче еллар.
12. Сулдан Равил Шәрәфи, (билгесез) ,Равил Шәрәфинең җәмәгате Раушания ханым, Хәйдәр Бигичев, Рима Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Алмаз Имаев, Зөһрә Сәхәбиева, Ганс Сәйфуллин. Казан, Ирек майданы. 1983 ел
--- |
Иң күп укылган
|