поиск новостей
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 18.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 18:00
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 19.12 «Бозны эреткән йөрәк» спектакле («Апуш» студиясе), КЦ «Сәйдәш», 16:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 13:00
  • 22.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 10 Декабрь
  • Ринат Мөхәммәдиев - язучы
  • Светлана Сабирова - җырчы
  • Гариф Гомәр (1891-1974) - журналист
  • Марсель Бакиров - галим
  • Александр Груничев - дәүләт эшлеклесе
  • Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) - галим
  • Флүр Гайнемөхәммәтов - баянчы
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
22.06.2019 Авыл

Илдар Ганиев - икенче буын фермеры

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче яшь фермерлар Илдар һәм Лия ГАНИЕВЛАРның өе авыл читендә урнашкан. Ә тәрәзәләреннән Юкәле тау һәм Сок елгасы күренеп тора. Ләкин аларның бу матурлыкка хозурланып утырырга артык вакытлары юк. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе булып теркәлгән Лия өстендә өй һәм йорт эшләре өелгән булса, техника төзеклеге һәм кыр эшләре Илдар өстендә.

Илдарны икенче буын фермеры, дип атарга да була. Иске Ярмәкнең “Коминтерн” колхозы таркалгач, беренчеләрдән булып авылда шәхси хуҗалык оештырып җибәргән кеше аның әтисе Кәрәм Ганиев булды. Өч улы үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши башлагач, ата кеше тормыш дилбегәсен алар кулына тапшыра. Ләкин ерак та китми: кайда кирәк, акыллы киңәше белән дә, эше белән дә ярдәмгә ашыга. Тәҗрибәсе байтак бит аның!
 
Бәхет елмайган
 
Илдар крестьян тормышына кечкенәдән өйрәнгән кеше. Хезмәт сөючән Кәрәм һәм Сәрия Ганиевлар өч улларын да шулай тәрбияләп үстерделәр. Илдар эшен умарта кортлары үрчетүдән башлаган иде һәм, умартачылыкның бөтен нечкәлекләренә дә төшенеп, күңел биреп эшләп китте. Әтисе бүлеп биргән техникасы, җир кишәрлеге дә бар аның. Ә хөкүмәнт гранты алу өчен документлар тутырып җибәргәч, башта ышанмады - алга ыргылыш ясарлык акча килеп төшкән бит! Димәк, җир эшкәртү өчен трактор һәм агрегатлар, сыер көтүен арттыру өчен нәселле үгезләр сатып алырга мөмкин булачак. Болар барысы да аның бизнес-планында язылган иде. Ә конкурс үткәч, аңа 1 миллион 468 мең сум акча да бирелде.
 
...Менә ике ел инде Ганиевлар хөкүмәт акчасына сатып алынган тракторда сөреп чәчәләр, иген кырлары елдан-ел зурая бара. Быел алар 1000 гектар җирне эшкәртеп ашлык чәчкәннәр.
 
- Малларны, умарта кортларын карау, җир эшкәртү кебек эшләр белән җәйге озын көннең узганын сизми дә каласың, - дип йортын күрсәтеп йөри Илдар. - Менә Беларусь 892,2 тракторым, менә КМ БД-2,4-2п дип аталган дискаторым. Алар ярдәмендә җир эшкәртү берни дә түгел.
 
Ә терлек абзары төзелүгә инде берничә ел булыр. Анда үгезләр күшәп тора. Мал асрау – җиңел эш түгел, зоотехника, ветеринария өлкәсендә белемең булмаса, эшең барып чыкмаячак. Ярый әле Иске Ярмәктә ветеринария участогы бар. Ә шулай да хуҗаның үзенә дә малларны дәвалау ысулларын өйрәнергә туры килә.
 
- Хуҗалыгың зур булганда тын алырга да вакыт юк. Әти, бертуганнарым Илшат һәм Илнар белән бергә язгы культуралар чәчеп бетерергә өлгермәдек, инде печән вакыты да җиткән, җиңел сулап куям дигәндә инде игеннәр өлгергән булыр... Шунысы яхшы - хәзер без беркемгә дә бәйле түгел, техника үзебезнеке, кайчан кирәк, кайчан уңай, шул вакытта кырга чыгабыз. Әйе, хөкүмәт биргән ярдәм бик вакытлы булды шул, - дип шатлыклары белән уртаклашалар Илдар белән Лия. Ә элек аларга трактор сорап күршеләргә керергә туры килә иде.
 
Иртә торалар, соң яталар
 
Илдар белән Лиянең көне иртәнге биштә үк башлана. Әйе, шулай, фермер булсаң, ялны да, бәйрәмнәре дә оныт инде, көн саен бер эш – сыерларны саварга, малларны карарга, умарталарны аерырга, кырларны сөреп-чәчәргә, икмәкләрне җыеп алырга, өй эшләрен дә онытмаска... Бөтен эштә дә Лия Илдарның беренче ярдәмчесе. Бертуган энеләре һәм әтисен сөйләргә дә юк инде. Бу гаиләдә бөтен эшләрне дә бергә эшлиләр, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итәләр. Шуңа да уртак эш алҗытмый, киресенчә, дәрт өстәп, яңа үрләр яулауга өнди. Менә үткән елда Кинель-Черкасста уздырылган “Авыл хуҗасы” өлкә акциясендә Илдар “Мужчина-фермер” дипломы белән бүләкләнгән иде. Бу да очраклы хәл түгел, Илдар ирләрчә, җигелеп эшли белә, кызы белән улын да шулай тәрбияли. Алла кушса, Эльнара белән Эдуард Иске Ярмәкнең өченче буын фермерлары да булып китәрләр әл

---
Бердәмлек
№ --- | 22.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ