поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.06.2019 Җәмгыять

Полк командиры Мирза Давыдов

Быел Самара төбәге юбилейларга бай булды. Үткән елның октябрендә Самара төбәгендә басылып чыккан “Киңәш” беренче татар газетасының, мартта - шагыйрь-фронтовик, Камышлыда туып-үскән Әнвәр Давыдовның 100 еллыгын билгеләп үттек. Бу ике истәлекле датаны бергә бәйләүче өченче дата да бар.

Ул да булса, 1924 елның июнендә элеккеге Самара шәһәрендә дөнья күргән “Кызылармеец” газетасының 95 еллыгы. Дөрес, Идел буе хәрби округының басма органы озын гомерле булмый, унсигезенче номеры чыкканнан соң, аны Казанга күчерәләр. Безнең өчен ул башкасы белән кызыклы – анда Әнвәр Давыдовның бертуган абыйсы Мирза Давыдов эшләгән. Ә аныңчы Мирза Мортаза улы ике ел буе Самараның “Авыл” газетасының баш мөхәррире дә булып торган әле.

Нинди кеше булган соң ул, Мирза Давыдов?

Әнвәр Давыдов үзенең берничә әсәрендә өлкән туганының образын чагылдыра. Бу очраклы хәл түгел. Мирза - үзеннән егерме елга яшьрәк энесенең гражданин, җәмәгать эшлеклесе, сугышчы булып җитлегүенә зур йогынты ясаган шәхес.

Мирза Давыдовны һәрьяклап камил кеше дип атарга була. Чибәр, үткен, тугры, алынган эшен җиренә җиткереп үтәүчән, дан һәм бүләкләр көтмәстән, бөтен җаны-тәне белән революция эшенә хезмәт иткән кеше ул.

Мирза 1898 елда игенче һәм мөәзин Мортаза һәм хатыны Маһиҗиһан Давыдовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала, кечкенәдән болгавыр Россиянең җәмәгать эшендә кайнап үсә.

Малайның укуга омтылышы зур була һәм ул Уфаның "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Анда Галимҗан Ибраһимов кебек революцион идеяләр белән кабынып киткән мөгаллимнәр йогынтысына эләгә һәм шундый ук алдынгы фикерле шәкертләр арасында кайный башлый. Яшьлек мавыгулары мәдрәсәне тәмамлагач та сүрелми. 1916 елда, I Бөтендөнья сугышының иң кызган чагында, патша армиясенә хезмәткә алынгач, ул Саратовта, запастагы полкта хезмәт иткәндә, якташларын азгын офицерларның мыскыллауларыннан яклап чыгып, революция фәнен һәм практикасын үтә. Мирза солдатларга илдә барган үзгәреш җилләре турында сөйләп аңлата, революцион бәрелешләрдә катнаша.

1917 елның октябре ил тормышының астын-өскә әйләндерә. Һәр кеше алдына кая барырга, нишләргә, ни өчен яшәргә дигән сорау килеп баса. Мирзаның сәяси карашлары, тормыш позициясе аңа тик бер юл калдыра – көрәш утында янарга, вакыйгалар уртасында кайнарга.

1917 ел ахырында Мирза Богырысланда халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли. Аклар шәһәрне басып алгач, Камышлыга качып китә, аннан Самарага. Биредә ул партиянең губерна комитетында татар-башкорт бюросы секретаре булып урнаша, бер үк вакытта матбугат бүлеге мөдире булып эшли (бюро рәисе - якташы, искеярмәкле Халикъ Садри). Бу вакытта ул даими рәвештә “Кызыл Идел” һәм “Кызыл маяк” газеталары белән хезмәттәшлек итә. Тулысынча журналистикага кереп китәр иде - вакыты башка. Мөселман эшләре буенча Үзәк комиссариат, гражданнар сугышы кырларында килеп чыккан хәлләрне исәпкә алып, иң яхшы кадрларны көрәшнең иң авыр участокларына җибәрә. Шулай Мирза Давыдов Дүртенче армия штабы йөкләмәсе буенча дошман тылына кереп китә. Чын мәгънәсендә ут һәм сулар кичеп, Белая елгасы аша йөзеп чыгып, кирәкле мәгълүматларны алып кайта ул. Шуннан соң аны икенче татар бригадасының сәяси бүлеге башлыгы урынбасары, ә соңрак Төркестан фронтының сәяси бүлеге инструкторы итеп билгелиләр.

1920 елда егерме ике яшьлек Мирза Давыдов, Богырыслан уездында татар-коммунистлар батальоны оештырып, хәрби комиссар сыйфатында Врангель белән сугышка китә. Көньяк фронтка килеп җитү белән татар батальоныннан полк туплый һәм Давыдовны аның комиссары итеп билгелиләр. Шушы полк Махно калдыкларын тар-мар итә дә инде.

Туп шартлаулары да тынып бетми - яшь комиссар инде Украина коммунистлар партиясенең шәрык халыклары бюросы секретаре һәм Донбасс татар шахтерлары өчен басылып чыга торган “Тау эшчесе” газетасы редакторы итеп билгеләнә. Ләкин биредә дә озакка тоткарланмый, аны Урта Азиягә җибәрәләр. Анда ул Ташкент губернасының оештыру бүлегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе башлыгы булып эшли. Ә 1922 елда кабат Самарага кайтарыла һәм, өч ел элек ничек татар-башкорт бюросы секретаре булып эшләгән, шул урынга куела. Ул “Яңа көч”, “Авыл” газеталарына мөхәррирлек тә итә...

Бер ел да үтми, хезмәт дәфтәрендә тагын үзгәреш - Давыдовны кабат армиягә алалар һәм Симферопольдә командирлар мәктәбе комиссары ярдәмчесе итеп куеп, тәҗрибә өйрәтәләр һәм, озак та үтмәстән, Казанга полк комиссары итеп җибәрәләр.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, Мирза тулысынча үзе яраткан эшенә алына - 1924 елда Самарада Идел буе хәрби округында хезмәт итүче солдатлар өчен “Кызылармеец” газетасы нәшер ителә башлагач, ул шунда мөхәррир булып билгеләнә. 1925 – 1927 елларда “Кызыл Татарстан” газетасында бүлек мөдире, Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир булып эшли башлый. Инде олы яшенә карамастан, журналистика институтына укырга керә. 1930 – 1933 елларда Мирза “Эшче”, “Игенче”, “Коммунист” газеталарында җитәкче урыннарда эшли. Бу газеталар Татарстаннан читтә яшәүче татарларны рухи яктан тәрбияләү, социалистик төзелешкә өндәү белән шөгыльләнә. Аның хезмәткәрләре һәм Мирза Давыдов үзе авылларны үзгәртеп кору, индустрияләштерү, социалистик илебезне дошманнардан саклау темаларына язалар.

1933 елда партия Мирзаны Новосибирск шәһәренә җибәрә. Ул, аңа гына хас энергия белән, анда да газета эшенә ябыша, иксез-чиксез Себер якларында социализм төзи башлый. Мирза Давыдовның Себер чоры, бер яктан, аның профессиональ өлгергәнлек чоры булып саналса, икенче яктан, биредә аңа зур сынау да үтәргә туры килә. 1937 елгы репрессияләр дулкыны Себер якларына да килеп җитә һәм Мирза Давыдов, халык дошманы дип гаепләнеп, кулга алына һәм партиядән төшерелә. Аның ихтыяр көчеме, хатыны Антонинаның тырышлыгымы, Ежовны кулга алганнан соң, репрессияләрнең йомшаруымы, әллә барысы да бергәме, аны законсызлык корбанлыгыннан тартып чыгара һәм Мирза 1938 елда иреккә чыгарылып, партия сафларында торгызыла.

Шушы кичерешләр дә коммунистның ихтыяр көчен какшатмый, ул коммунистик идеологиягә тугры булып кала. Мәскәүгә кайткач, ул беравык “Сельхозгис”та бүлек мөдире һәм редактор булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Мирза беренчеләрдән булып халык ополчениесенә языла. Бишенче Мәскәү коммунистлары дивизиясе сафларында Мәскәүне дошманнан саклый, ополчение 158нче укчы дивизия булып оешкач, 875 санлы полк комиссары итеп билгеләнә.

Сугыш башында комиссарлар үтәгән җаваплы эш турында аерым әйтеп үтәсе килә. Алар бер үк вакытта сәяси җитәкче дә, хәрби комиссар да, солдатларның тәрбиячесе дә, гади сугышчылар да иде. Мондый авыр йөкне Мирза кебек чыдам кешеләр генә күтәрә алды. Ополчениеләрдә бу хезмәт бигрәк тә кыен була, чөнки сугышка әзер булмаган кешеләрне винтовка тотарга, психологик яктан үлемгә, батырлыкка, үз-үзен корбан итүгә әзерләргә, коралланган, әлегә кадәр җиңү яулап килгән фашистларны беренче чиратта

мораль яктан җиңәргә өйрәтергә кирәк була. Нинди генә авыр хезмәт булмасын, комиссар Давыдов Мәскәү өчен барган сугышларда үзен батырларча күрсәтә ала.

1942 ел ахырында аны, өметле хәрби җитәкче буларак, “Выстрел” дип аталган курсларда укытып, Калининград фронтының 306нчы дивизиясенең 992нчы полкы командиры итеп билгелиләр. Мирза Давыдов үзен Ржев өчен барган каты сугышта һәм Смоленскины азат иткәндә батырларча күрсәтә.

Германия командованиесе, Смоленск шәһәренең стратегик әһәмиятен аңлап, бер ел басып алу чорында позицияләрен ныгыта. Гобза һәм Ельна елгалары арасы үтеп кермәслек ныгытмага әверелә. Аны “Фердинанд” дип аталган 80 корал, дотлар һәм миномет батареялары саклый. 1943 елның 14 сентябрендә башланган һөҗүм вакытында 306нчы укчы дивизиягә дошман үзәге булган Рибшево авылын алырга фәрман килә.

Уйлап эшләнгән операция нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмне дошман һич тә көтмәгән урыннан башлыйлар һәм тиз арада авылны алалар. Полктан җибәрелгән хәбәрдә: “1нче һәм 2нче батальоннар төньяктан Рибшево авылына бәреп керделәр. Сугыш авыл урамнарында бара. Немецлар оборона эченнән яңадан-яңа көчләр китерә тора. Дошман төньяктан, урман һәм 232нче югарылык ягыннан контрһөҗүм ясады, ләкин безнең бүлекчәләр аларның һөҗүмнәрен кире кайтардылар”.

Командованиенең акыллы гамәлләре нәтиҗәсендә авыл дошманнардан азат ителә, ә немецларның югалтулары зур була. Сугышчылар, җиңү гайрәте белән, шул ук көнне тагын өч авылны азат итәләр. Дивизия командиры, бу сугышка нәтиҗә ясап, болай дип яза: “Подполковник Давыдов, офицерларның, сержантларның һәм гади солдатларның ихтыярын җиңү яулауга юнәлдерде. Командование фәрманын үтәп, 992нче полк, беренчеләрдән булып, Рибшево авылына бәреп керде һәм алга ыргылды. Бу җиңүгә багышлап, Югары командование 306нче дивизиягә “Рибшевская” исемен бирде һәм командир Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде”.

Ләкин бу шатлыклы хәбәрләрне Мирза Давыдов үзе ишетә алмый. 1943 елның 16 сентябрендә ул, миномет утына эләгеп, каты яралана һәм һәлак була. Шуннан соң Корево авылына һөҗүм вакытында сугышчылар командирлары өчен үч алалар. 18 сентябрьдә, Мирза Мортаза улы Давыдовны, сугышчан хөрмәт күрсәтеп, Смоленск авылының Причестенск районы, Скритея авылы янындагы туганнар каберенә күмәләр.

Камышлының шаулы һәм шанлы патриоты, кызыл комиссар Мирза Давыдовның гомере менә шулай, яу кырында җиңү белән тәмамлана. Аның кырык биш еллык кыска гына тормышы да, үлеме дә, эшләре дә, чиста хыяллары да эшче һәм крестьяннарның якты киләчәге өчен иде.

Аркадий ФОКИН.

Альберт НАРБЕКОВ.

 

“Кызылармеец” газетасының редколлегиясе. М. ПАРСИН (сулдан – уңга), булачак генерал Якуб ЧАНЫШЕВ, Мирза ДАВЫДОВ.


---
Бердәмлек
№ --- | 14.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»