поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июль
  • Камил Кәримов - язучы
  • Фәнис Җиһанша - актер
  • Вакыйф Зыятдинов - журналист
  • Мәсгудә Шәмсетдинова - композитор
  • Рафил Ногманов - дәүләт эшлеклесе
  • Рафил Галимуллин - шоумен
  • Диас Вәлиев (1938-2010) - язучы
  • Флүрә Бикмурзина - актер, телевидение режиссеры
  • Аделина Сотникова - тимераякта фигуралы шуучы
  • Рәфис Кашапов - сәясәтче
  • Эллари Хәкимова - җырчы
  • Фазыл Әхмәтҗанов - көрәшче
  • Гөлзирә Бекташева - график
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
  • Аягын, башын бәйләп саварга өйрәтелгән 4 бозаулаган савым сыеры сатам, буазланган,уртача савым 12литрдан 17литргача 85 мен, ватсапка языгыз 89372839839
  • Татарстандагы бер татар мәктәбенә югары белемле эш стажы булган татар теле укытучысы кирәкмиме икән? ватсапка языгыз 89372839839
Архив
 
03.06.2019 Әдәбият

Мин бүген сезнең янда, якташларым!

1 июньдә күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалимнең вафатына биш ел тулды. Шушы көнне без, Камышлы районының Йолдыз авылында туып-үскән атаклы шагыйребезнең якташлары, аны хөрмәтләп искә алыйк.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты булган Рөстәм Мингалимнең иҗаты гына түгел, әдәбиятка килү юллары да үзенчәлекле. Тормыш юлы, иҗат башлангычы белән яхшырак таныштыру ниятеннән, язучы, публицист, заманында «Чаян» журналының җаваплы секретаре булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов аңардан әле 1997 елда интервью алган булган. Бүген сезнең игътибарыгызга шул әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.
 
- Рөстәм, Казахстан кырларында, Ташкент заводларында йөргән чакта туган якны сагына идеңме?
 
- Сагына идем генәме! Онытылып йөргән чакларым да булгалады. Ә туган як дигән төшенчә чынында ул бик көчле хис, гел үзенә тартып тора икән. Агымдагы тормыш сине үз юлыннан, үзе барган якка сөйри. Эшлисең, мал тапкан буласың, киенгән, шуңа сөенгән буласың... Яңа дуслар пәйда була. Гомер шулай уза...
 
Кем белә, бәлки, мин Ташкентта торып та калыр идем. Көтмәгәндә, кичке мәктәпнең сигезенче сыйныфында укып йөргәндә, мине татарлыгым белән кимсеттеләр. Мин бу мәктәпкә бүтән килмәскә булдым. Торган бүлмәмә кайтып киттем дә озак уйланып яттым. Тукайга ияреп хәтер дәфтәремә бер шигырь дә язып куйдым:
 
И туган тел, и матур тел,
 
Ярдәмең белән синең -
 
Һәр җирдә җүләр саналды
 
Акыллы башым минем.
 
Бу шаяру, ләкин җитди шаяру иде. Ул чакта мин «Туган телем, матур телем» ягына кайтып китәргә карар иттем дә инде. Кайтканда туган авылыма җитәргә ике сәгатьлек юл калды, шуны узып булмады. Алда әйткәнемчә, агымдагы тормыш мине Бөгелмәдә туктарга мәҗбүр итте.
 
- Туган якка тартылып, аны уйлап яшәгәч, аннан ник киттең соң? Китмәгәннәр дә булды бит.
 
- Дөрес, киткәннәр дә булды, китмәгәннәр дә булды. Бу хакта озак сөйләшергә мөмкин. Ә бер шигырем белән таныштырсам, күпмедер аңлашырбыз кебек...
 
«Томаннарга таба илттеләр» исемле шигыремдә мин үзем турында һәм туган яктан читкә сибелгән башка малайлар турындагы уйларымны гомумиләштереп яздым. Читкә безне тормыш шартлары куды. Моңа сәбәпче аерым кешеләр дә булды, әлбәттә. Шуңа ук романтика, малайлык, үҗәтлек дигән сүзләрне дә өстәп була...
 
Сары бодай кыры җилдә
 
кайный,
 
әйләнәсе - тимер сак иде...
 
Үҗәтләнеп безнең үсеп
 
йөргән,
 
гел ашыйсы килгән чак иде...
 
Бирмәделәр ипи туган якта,
 
читтә бәхет вәгъдә
 
иттеләр.
 
Төяп-төяп безне поездларга,
 
томаннарга таба илттеләр.
 
Безне суга сипте
 
пароходлар,
 
машиналар җиргә таратты.
 
Кемдер сугып тешне койды
 
безнең,
 
каршылады кемдер яратып...
 
Әверелдек моңлы
 
килмешәккә,
 
чын йөрәктән җырлар
 
чыгардык.
 
Җырыбызга тыгылып үләр
 
чакта,
 
туган якны уйлап чыдадык.
 
Табалмадык читтә бәхет
 
димим,
 
бөтенләй үк буш кул
 
кайтмадык.
 
Кайткач туган якка,
 
күпләребез
 
әнкәйләрне генә тапмадык.
 
Инде безнең күңел шул
 
вакыттан
 
Мәңгелеккә хәтле өшегән...
 
Киләчәкнең тимер
 
түрәләре -
 
ни күрсәтер тагын кешегә?!

- Син шигырьдә сурәтләгән тормыш миңа да кагыла. Бер уч ашлык алган өчен 7-8 елга яптылар бит ул елларда. Без бер заман кешеләре, узган юлларыбыз гына үзгәрәк. Камышлыда да бер үк урамнардан узганбыз. Үзеңнең «Авылдашка хат» дигән шигыреңдә, Рөстәм, син кемнәргәдер үпкәң барлыгын әйтәсең. Мәзәк өчен диимме? Гыйбрәт өченме? Ул кешеләрнең, ул хәлләрнең берәрсен хәзер тәгаенләп искә алсак, хата эшләмәбезме?
 
- Ник хата булсын. Алар, бәлки, хата эшләгәннәрдер. Әйтик, без - ач малайлар - арыш басуына чыпчыклар кебек төшеп, арыш уып ашыйбыз. Шул ук вакыт атка атланган бригадир Бисбах абзый (авыр туфрагы җиңел булсын) килеп чыга. Аты-юлы белән сүгенә, безне пыр тузгыта, аркаларыбызга камчысы эләккән чаклар да истә. Ә ник шулай ук эшләргә булган? Балачак хәтере бик тиз кала һәм озакка сузыла. Ләкин вакыт барыбер күңел яраларын ямый. Ул чактагы тормышны мин хәзер яхшы аңлыйм. Бик авыр яшәү шартларына ташланган кешеләр - хаталанырга да, катыланырга да мәҗбүр булганнар. Хәзер минем бер якташыма да үпкәм юк. Алар миңа барысы да авыр елларны минем сыман авыр кичкән туганнарым кебек.
 
Нурсәхи абый Камилов (күптән вафат. Ред. искәрмәсе) Похвистнево шәһәрендә яши инде. Чиксез зур хөрмәткә лаек өлкән кеше. Аның искитәрлек кыю эшләрен сөйләргә хәзер вакыт җитмәс. Ул безнең колхозда рәис булды. Балачакта аңа да үпкәләгән идем. Ә менә шул кеше белән очрашу - бүген миңа бәйрәм кебек. Аның исән булуын, озак яшәвен телим. Ул минем балачагым булганына, кайчандыр янымда әнкәм булганына, әнкәмнең шул заман йөген ат кебек тарта алганына бердәнбер чын дәлил сыман. Аңлыйм мин аны, ул да җигелеп заманны тарткан. Җитмәсә, колхозның бөтен хәрәкәте өчен кем каршындадыр җавап тоткан. Кем дигәнебез дә Камиловка гел елмаеп кына тормагандыр.
 
Малай чакта минем борынны канаткан яшьтәшләргә дә үпкәм бар иде, соңрак ул чаклардан хатирә булып күңелемдә менә шундыйрак шигъри юллар да яңарды.
 
Сок суы җылы иде,
 
Җыелып ала идек.
 
Каз төркеме шикелле,
 
Коенып ала идек.
 
Каз төркеме шикелле,
 
Таралып беттек әле.
 
Кайларда калдык әле?
 
Кайларга җиттек әле?
 
Йөрәккә якыннарым,
 
Кочакка еракларым!
 
Кайсыбыз саклый алды
 
Ак килеш канатларын?
 
Кайсыбыз ялгыз оча.
 
Ялгыз моңын ишетәм.
 
Үрләр астындамы ул,
 
Кояш артында микән?
 
Кайсыгыз ялгыз анда?
 
Ялгыз моңын ишетәм.
 
- Рөстәм, 1996 елда «Сөембикә», «Салават күпере» журналларында кечкенә кызыңның рәсемнәрен күргән идем, кызыңа 8 яшь кенә иде. Без бит инде синең белән шактый олы кешеләр. Тагын кемнәрең бар? Гаилә тормышың турында бераз сөйләсәң икән? Сөйләрлекләрен генә, әлбәттә.
 
- Сөйләмәслекләре юк, дисәм, бөтенләй үк дөрес булмас. Кыскасы, болай. Кечкенә кызым беренче классны уңышлы тәмамлады, әлегә рәссамнар сокланырлык рәсемнәр ясый. Зур кызым 26 яшендә. Аның да күп кенә гаҗәп матур һөнәрләре бар, беренче хатынымда үсте...
 
Яшьлек бит ул кызу була, бер кызып киттек тә ачуланышып, беренче хатыным белән аерылыштык. Мин башка яшьләргә безнең кебек үк кызмаска, аерылышырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Инде кызып, ялгышып, аерылышып өлгергәннәргә дә киңәшем бар. Алар өч көнлек бу дөньяда ямьсезләнеп, аерылыштык дип, бер-берсенә ачу саклап яшәмәсеннәр иде. Безнең гаиләләр арасында дуслык саклана. Аралашып, ярдәмләшеп яшибез.
 
Менә шулай, Минвагыйз дус! Әллә бу шактый җитди сөйләшүдән читкәрәк китеп, шаярыбрак язылган бер шигыремне укыйммы икән?
 
Шөкер, бүген дә без бергә
 
Минем дуслар әйбәт кенә
 
түгел,
 
әйбәтләрдән-әйбәт
 
ир-атлар.
 
...Ресторанга дисәм?
 
Ни бит әле,
 
өйгә чакырырга исәп бар.
 
Чакырырга кирәк үзләрен
 
бер,
 
килгәч күңел шундый
 
карарга.
 
Шәрә туташ кебек шәрә
 
бүлмәм
 
бик ошарга тиеш аларга...
 
Чакырырга кирәк үзләрен
 
бер,
 
зур байлыгым - кызым,
 
алтыным.
 
...Аннан,
 
Һәр дусымның хатыныннан
 
матуррак бит минем
 
хатыным.
 
- Рөстәм, синең бу шаярыбрак сөйләшүләр күпләргә ошыйдыр, мөгаен. Ләкин мин сиңа тагын бер җитди соравымны бирмәкче булам. Белгәнебезчә, Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов сиңа бик билгеле шагыйрьләр - якташларың. Алар иҗатыннан синең иҗатка ниндидер йогынты булдымы?
 
- Зыя Ярмәкинең исеме яшерелгәндә дә, «Ак каен»ы шәп булып, әдәби мәйданда яктырып-янып, татар балаларын үзенә чакырып торды. Ул балалар арасында мин дә бар идем. Әнвәр Давыдов үз чорында киң сулышлы шигъри формасы белән кызыктырып, дустанә мөнәсәбәте, акыллы киңәшләре белән дә яшь шагыйрьләрне бер дулкынга әйләндереп, әдәбият үрләренә юнәлтте. Ул дулкында мин дә бар идем. Минем иҗатка алар иҗатының зур йогынтысы менә шулардан гыйбарәт.
 
- Рөстәм, сине күпләр «фәлсәфи шагыйрь» дип атыйлар. Бу чыннан да шулайдыр. Ләкин безгә синең туган якка, балачакка, якташларыңа багышлап язган шигырьләрең бигрәк тә якын.
 
- Әйе, бер шигыремдә әйтелгәнчә, «фикер очларымның бик күпләре авылыма калган уралып». Шагыйрь ул шатлыклы минутла-рында да туган якларына, балачагына әйләнеп кайта. Биредә аның фәлсәфәсе дә, лирик хисләре дә, моңнары да. Биредә - шагыйрьнең таяну ноктасы. Кешелек аның өчен авылдашларыннан, иген үстерүче якташларыннан башлана. Татар шагыйре үзе шәһәрдә яшәсә дә, аның күңеле барыбер авылга, туган нигезгә тартадыр. Барыбыз да шулай.
 
Бүген мин бөтен күңелем белән үземне туган якларымда, якташларым арасында кебек сизәм.
 
Ничек йөрмәсен хәтердә,
 
онытылсын ничек алар —
 
шатланып, әтәч шикелле,
 
кычкырып аткан таңнар.

---
Бердәмлек
№ --- | 31.05.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar