|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булганБүген, 7 май көнне, Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган. Бу хактагы зур сөенече белән ул үзе уртаклаша. "7 май - үзең сайлап алган көн! Без хәзер дүртәу" ди җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рафинә сабыена бик матур исем сайлаган. Төпчекләренә Айтуган дип исем кушмакчылар. Исегезгә төшерәбез, Рафинә Ганиуллина үзенең икенчегә авырлы булуын бик озак белгертмичә йөрде. Март айларында гына ул үзенең бәби көтә торган стильдә төшерелгән фотосессиясе белән бүлеште. Ә соңрак "Матбугат.ру" укучылары белән туачак сабые турында "Темпераментлы булачак, Алла боерса" дип уртаклашты.
--- |
Иң күп укылган
|