|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина туачак сабые турында: "Темпераментлы булыр, Алла бирсә"Казанда Габделфәт Сафинның концертлары тагын ике көн - 18 һәм 19 мартта көтелә. Анда Татарстанның халык артисты белән бергә Рафинә Ганиуллинаның иҗат төркеме дә катнаша. Җырчының икенчегә бәби көтүен дә исәпкә алганда, шундый тыгыз режимда эшләве бәбигә дә, үзенә дә авырга килмиме, журналистлар шул хакта белешкән: "Өйдә борчылып, аптырап утыруыма караганда, кеше арасында, сәхнәдә булуым минем өчен рәхәтрәк. Төрле вакыты була: бии дә башлый. Табиблардан бу хакта сорагач, үзегез нинди актив тормыш алып барасыз, сабыегыз да шулай актив, дип тынычландырды. Беренче улыбыз Сөләйманга 4 яшь тулды. Аның белән бу кадәр үк сиздермәгән иде. Бусы тагы да темпераментлырак булыр кебек, Алла бирсә," - дип уртаклашкан Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|