поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
22.02.2019 Тарих

"Туфли алырга дип 700 сум акча җыйган идем, шуның 600ен аңа бирдем. Күзләре яшьләнде егетнең"

Нәсел шәҗәрәмне җентекләп өйрәнгәндә, мин үземнең бик күп якын һәм ерак туганнарымны таптым, алар белән туганлык җепләренең ни рәвешле бәйләнешен ачыкладым. Кама Тамагы районы Олы Карамал авылының Илек нәселеннән чыккан Халитовлар да минем нәселдәшләрем.

Әлеге нәселнең бер вәкиле — Мәскәүнең «Поклонная» тавында исеме алтын хәрефләр белән язылган Бөек Ватан сугышы герое, Дан орденының тулы кавалеры Рөстәм Касыйм улы Халитов (1920-1981). Тарихи Җиңү Парадында катнашкан атаклы танкист-механик, соңыннан күренекле җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Халитовның кылган хезмәтләре лаеклы рәвештә бәяләнгән: Казанның бер урамы аның исемен йөртә, граниттан уелган мемориаль ташта батырның исеме мәңгеләштерелгән. Әмма минем өчен ул иң элек нәселдәшем булуы белән кадерле.
 
Рөстәм Халитов 1933 елдан 1937 елга кадәр Тукай урамындагы мәктәптә укый. Милли архивта казынып, ул мәктәпнең адресын да таптым: Тукай урамындагы 34 нче йорт булган ул. Ә 1917 елга кадәр бу бинада «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе урнашканы билгеле. Аннан соң Суконка бистәсендәге 5 нче номерлы мәктәптә белем ала. Рөстәм шахмат уйный, авиамоделизм белән мавыга, дуслары белән Кабан күлендә йөзәргә ярата. Дуслар күп, арасында татары да, урысы да, яһүде дә бар. Алар белән Рөстәм олыгайгач та аралаша иде әле.
 
Дегтярная урамындагы йортта (1980 нче елларда ул урам юкка чыкты) Халитовлар бик күңелле яшиләр. Биредә еш кына Кама Тамагы районыннан Касыймның бертуганнары Кадыйр, Шакир гаиләләре белән кунакка киләләр. Мөштәриләр, Кутуйлар, Такташлар да бу йортта еш кунак була: скрипка, мандолинага кушылып җырлыйлар, Такташның кайнар шигырьләре яңгырый.
 
Рөстәм Халитовның тормышы турында аның хәләл җефете Рәисә ханым белән сөйләшеп утырганда, ул үз гаиләләренә нисбәтле бик кызыклы мәгълүматлар бирде. Рәисә ханымның үзенең тормышы да бик гыйбрәтле булып чыкты. Үзем өчен кызыклы тарихны башкаларга да сөйлисем килде.
 
Әти, әни һәм туганнар...
 
Минем әтием, Хәмзин Кәшфи Фазлый улы (1878-1942), Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә. Документларда аны крестьян гаиләсеннән дип язалар, ә чынында ул мулла нәселеннән. Аралашкан кешеләре дә кызыклы, затлы шәхесләр иде. Безнең кунаклар арасында Гадел Кутуйны ачык хәтерлим.
 
Без Свердлов урамындагы 15 нче йортта яшәдек. Ул вакытта яңа, өч катлы йорт иде. (Бүген бу йорт юк, аның урынында Метрострой администрациясе урнашкан.)
 
Өч бала белән тол калган әти өченче каттагы дүрт бүлмәле зур фатирга безнең әниебезне — Фатыйма Үтәмишеваны (1901-1932) алып кайткан. Әни әтидән күпкә яшь, зыялы Үтәмишевлар гаиләсеннән. Ә Үтәмишевлар Сөембикә ханбикә нәселеннән дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Бай ата-ана кызларының үзеннән күпкә өлкән, өч балалы кешегә тормышка чыгуын гафу итә алмыйлар, күрәсең, безнең дәү әни, дәү әтиләр белән аралашкан булмады. Аларның Яңа Бистә мәчете каршында яшәгәннәрен генә беләм.
 
 
Әни туберкулез чиреннән үлгәндә миңа нибары алты яшь иде. Аяныч, әниемнең тормыш юлын белмим, бары аның туберкулез диспансерында эшләгәне мәгълүм. Медицинага катнашы булгандыр, ахыры. Ялгышмасам, тагын ниндидер «Зәңгәр яулыклар» хәрәкәтендә катнашкан кебек.
 
Әнине җирләгәннән соң без өч бертуган калдык — мин һәм ике энем: Ирлан белән Нил. Алдагы никахтан тагын өч туган: Разия, Фатыйма, Касыймбәк. Без, алты туган, гомер буена бик дус яшәдек. Разия, бухгалтерлыкка укып, Урта Азиягә — Ургәнеч шәһәренә китте, Фатыйма Ленинградта полиграфия институтында белем алды, Касыймбәк армиягә китте.
 
Әтине алып киттеләр
 
Әти «Главметаллсбыт» берләшмәсенең склад мөдире булып эшләде. Ул берләшмә бүгенге Мәскәү урамындагы сквер янына урнашкан иде. Скверда җир шарын тотып торучы өч атлет сыны әле дә тора. Ул фигураларны урнаштыруда әтинең дә катнашы булган дип сөйләшкәннәрен хәтерлим.
 
1940 елда, 62 яшьлек әтине кулга алганда, миңа 14 яшь иде. 6 ноябрь кичендә безнең йортка милиционерлар килеп керде, тентү китте... Ул мәхшәр коточкыч булып хәтергә сеңеп калган: чыгып китәр алдыннан әти даруын алырга маташа, шунда берсе кулыннан даруны бәреп төшерде дә пыяла савытны итек үкчәсе белән изде. Шул тавыш әле дә колагымда тора... Кулга алынуының сәбәбе: Хәмзин элеккеге мулла, милләтче булган, имеш.
 
Әтине төрмәгә алып киткәч, безнең торак кечерәйде, хәрбиләр, тагын ниндидер бер гаилә дә шунда яшәде.
 
Әтине КПЗдан соң психбольницага күчерделәр. Үги анабыз — Нәфисә Насыйбулла кызы — аңа аш-су илтә иде. Бервакыт әти кесәл сораган, ләкин кесәл килеп җиткәндә әтиебез инде бу дөнья белән хушлашкан булган... Кайда җирләнүе дә билгеле түгел, 1995 елда гына корбаннар исемлегендә күрдек.
 
Мин җинаятьче...
 
Әтине кулга алганчы, бишенче класска кадәр, мин 20нче мәктәптә укыдым, ә инде 1940 елның көзеннән безнең өчен куркыныч еллар башланды: кая инде ул укулар, ашарга бер валчык икмәк юк! Чиратлар гына исемдә: икмәккә чират, керосинга чират, сабынга чират... Менә шул чиратлар ашатты да инде безне: чират аласың да, бер телем икмәк хакына сатасың; үзем дә, энеләрем дә шулай кәсеп иттек. Тегү фабрикасы каршында 7 нче номерлы училище бар иде. Мин шунда азрак укып, эшләп тә алдым әле. Ләкин ачлык теңкәгә тиде! Икмәк заводына эшкә керәсе килә, икмәк, икмәк исе ымсындыра... Без, тегү фабрикасында эшләргә тиеш ике дус кыз, икмәк заводының ФЗУ ына китеп бардык. Берничә көн өйгә икмәк алып кайтырга да өлгердек. Үги әни кычыткан ашы пешерә, икмәк бар — дөнья түгәрәк! Бу вакытта миңа 15 яшь.
 
Көтмәгәндә, өйгә милиционер килгән, кулында повестка, безне судка чакыралар. Эшкә йөрмәүчеләр, соңга калучылар белән көрәшү заманы бу. Мине штраф һәм 4 ай төрмә көтә икән! Бармадык. Тик качып котылып буламы соң, КПЗга эләктем. Бер заман яшь кенә милиционер керде дә, мине «бер җиргә» чакырды. «Бер җир» дигәне ниндидер складлар тирәсе, зур баз, анда кәбестә турыйлар икән! Җитмәсә, ашаталар да, өйгә дә җибәрәләр! Әй, жәллиләр мине! Ә өйдә ике энем көтә. Алар күрше әбидә — Марфа түтидә, чөнки безнең фатирда инде хәрбиләр яши, Нәфисә апа өстәл астында йоклый, ике бала анда артык. 50 яшьлек Марфа түти аптека өчен шешәләр эзли, таба, юа, шул кәсеп белән көн итә.
 
Мин бит гаепле, кол хәлендәге кеше, шуңа күрә, төрле җиргә күчереп йөртәләр. Башта Ленин районына алып киттеләр. Анда ысланган колбасаларны сода, сабын белән юарга, чистартырга кирәк икән. Эш азагында миңа, «Бер таягын икмәккә алмаштыр» дип, ике таяк колбаса тоттырдылар!
 
Берникадәр вакыттан соң тагын яңа җиргә җибәрделәр: елга портында ашханә бар икән, мин шунда җыештырырга тиеш булдым. Ул өстәл өстендәге ризык — икмәк кисәкләре, балык башлары аунап ята! Гәҗиткә төреп алып кайтырга да рөхсәт! Бер ай буена сузылды бу рәхәт, энеләремә дә өлеш тия бит.
 
Бер айдан дүртенче урынга алып киттеләр. Монысы инде — Бишбалтадагы чын төрмә. Гаять зур — йөз кеше сыярлык бүлмәдә дүрт катлы сәкеләр. Өске каттагы сәкеләрдә «тоз ашаучылар» (җәзаның бер төре икән, сусыз тозлы ризык ашаталар). Бүлмәгә мине төрмәдә утыручы бер хатын алып керде дә: «Бу кыз минеке, орынасы булмагыз!» — дип кычкырды. Бер төн узды. Иртән миңа мунчадагы ләгәннәрне юарга куштылар. Бу эшне кеше булмаганда гына башкарасы, юынучылар булганда, мин метр ярымлы почмакта яшеренеп утырырга тиеш. «Арестантлар юынганда тавышың да чыкмасын, йөткерсәң, төчкерсәң, өзгәләп ташлаячаклар», — диделәр. Йөткермәдем-төчкермәдем, бөрешеп утырдым, исән калдым.
 
Хатын-кызлар камерасына кайткан идем, берсе минем бушлатны сыдырып та алды, кайсыдыр җирен сүттеләр, нәрсәдер тыктылар, сүтек җирен тегеп, миңа ыргыттылар да, ниндидер йортның адресын әйтеп, шунда барырга куштылар. Кош кебек очтым гына төрмәдән: тизрәк, тизрәк табарга, бәлкем, ашарга да бирерләр, дигән өмет белән барып кердем бер йортка. Ләкин анда бушлатымны салдырып, сүттеләр, аннан нәрсәнедер алдылар да, бушлатны биреп, тизрәк чыгарып җибәрделәр. Өмет акланмады!
 
«Штрафной эшләрем» шулай узып китте.
 
Сүнмәдем, югалмадым
 
Дүрт айга сузылган коллыктан соң, мин 16нчы заводның ФЗУна кереп, токарь булдым, станокка бастым. Ә үзем гел икмәк турында уйлыйм, икмәккә якынаерга тырышам. Яңадан «Росглавхлеб» ФЗУна кердем. «Эшлисең килсә, лаборатория булдыр» — дип, булмаган лабораториягә лаборант итеп алдылар. Белемем юк дип тормадым, иренмәдем, эзләдем, йөрдем, җиһаз да таптым; тырыша торгач, менә дигән лаборатория дә килеп чыкты. Лабораториянең җитәкчесе дә булырга туры килде.
 
Авыр балачак, ятимлек миндәге тормыш дәртен сүндерә алмады. Кайда гына эшләсәм дә: Сәйдәш музеендамы, профтехучилищедамы, профессиональ техник белем бирү идарәсендәме, тәвәккәлләп эшкә тотындым, эшемне җиренә җиткереп, дан казандым. Гомер юлымны кызыклы, күңелле үттем, җырга, биюгә сәләтем дә кеше арасында югалып калмаска ярдәм итте. Тормыш иптәшем Рөстәм дә искиткеч яхшы күңелле, ышанычлы, тугры кеше булды.
 
 
Танышу тарихыбыз
 
Мин дә, Рөстәм дә Казанның Суконка бистәсендә туып-үскән кешеләр: без Свердлов урамындагы 15 нче йортта тордык, Рөстәм — күрше Дегтярная урамындагы 35нче йортта яшәгән. Күрше генә яшәсәк тә, таныш түгел идек. Юкса, безне балачакта ук бәйләп торган кешеләр дә булган бит. Олы кызымның архивындагы бер фотография минем өчен гаҗәп табылдык булды: укучы балалар төшкән әлеге фоторәсем артына «1932 ел, Вахитов исемендәге 1нче номерлы мәктәп» дип язылган. Дүртенче рәттән сул яктагы дүртенче кыз — минем бертуганым — Фатыйма Кәшфи кызы Хәмзина. Ә өченче рәттә Рөстәм тора!
 
Алда әйткәнемчә, әти үлгәннән соң, без бик авыр хәлдә калдык: фатирга кеше тутырдылар, эшсез, кәсепсез үги анабызга тормыш итәр өчен кемгәдер елышырга кирәк иде. Ул ир эзли, без аның белән адреслар буенча йөрибез — нәтиҗәсе юк. Дегтярная урамында әллә ничә кат кулга алынулардан соң кайтып урнашкан тол Халитов Касыйм яши булып чыкты. Аңа булышчы кирәк икән. Касыймның ике кызы, алар янында әниләренең бертуганы да бар. Шулай итеп, Нәфисә апа Касыйм абый янына китте, ә аның ике кызы — Диләрә белән Әнисә, Роза апалары белән безнең йортка күчтеләр. Аларның абыйлары — Рөстәм Ульянда танк училищесында укыта икән. Менә 1944 елның көзендә, фронтка китәр алдыннан, ул ике-өч көнгә генә Казанга сеңелләре, апасы белән күрешергә кайткан.
 
Мин ул заманда активистка, агитатор, халыкка газеталар укыйм, хатлар язам, кичке мәктәпкә дә йөрим, кыскасы, өйгә бик соң кайтам. Бер көнне шулай соңлап кына кайтсам, өстәл артында бик чибәр егет кыздырган бәрәңге ашап утыра. Исәнләштек, таныштык. Мине дә бәрәңге ашарга чакыра бу. «Юк, минем ашыйсым килми», — дигән булам. Кая килмәсен инде — шундый тәмле ис таралган! Мин тиз генә чаршау артындагы караватка, Диләрә белән Әнисә янына качтым.
 
Икенче көнне ул фронтка китте. Фронтта Рөстәм Надя исемле кызны үлемнән коткара, Надя да, үз чиратында, Рөстәмне яна торган танктан өстерәп чыгара. Бер-берсен үлемнән коткарып калган егет белән кыз, һичшиксез, бергә булырга тиеш кебек. Әйе, чибәр егетне Надя үзе белән Себергә дә алып кайта, ләкин кызның туганнары ни өчендер аны кабул итмиләр, хәтта балта белән чабып үтерергә җыеналар. Рөстәм китәргә мәҗбүр була.
 
1946 елда әйләнеп кайтты Рөстәм. Дан ордены кавалеры булып! Аны вакытында атасы аркасында куылган Казан дәүләт авиация институтына кире алдылар. Ул Дегтярная урамында тора, туганнары — бездә. Аралашсак та, якынаерга куркам. Роза апасы: «Бу мескен ятимә кыз нәрсәгә кирәк инде сиңа!» — ди икән. Ә Рөстәм барыбер минем арттан йөри. Менә ул Свердловск шәһәренә китеп карамакчы булды, ә юлга акчасы юк. Туфли алырга дип 700 сум акча җыйган идем, шуның 600ен аңа бирдем. Күзләре яшьләнде егетнең.
 
Рөстәм Свердловскидан әйләнеп кайткач, 1948 елда өйләнештек. Туебыз бик кызык булды. Касыйм Галимовичның, туйга бәрән бирәм, дигән вәгъдәсе тормышка ашмады: бәрән урынына — фасоль ашы һәм опера театрында «Травиата»!
 
Шулай итеп без Свердлов урамындагы 15нче йортта гаилә кордык. Безнең фатирда тагын бер гаилә (баянист Рәис Сафиуллин гаиләсе түгелме икән?) бар иде. Рөстәм бик ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Бервакыт, күршебезнең сөннәткә утыртканнан соң үлем хәленә җиткән баласын күтәреп больницага чабып, баланы коткарып калганы булды хәтта.
 
1949 елда — кызыбыз Наилә, 1954 елда — Әлфия, 1956 елда улыбыз Нияз туды. Рөстәм яхшы әти булды, балалар белән аралаша белде. Аларга яхшы тәрбия, белем бирә алдык.
 
Мәҗлесләрдә Рөстәм мине биергә чакыруларын сорый да, тыйнак кына елмайган хәлдә, минем җырлавым, биюем белән горурланып утыра иде. Билгеле, гади, эчкерсез кеше генә шулай эшли ала.
 
Иҗтимагый эшләрдә дә катнашты, мәктәпләргә дә бик еш чакыралар иде үзен. 1954-59 елларда Рөстәм, 25меңчеләр арасында, Арча районында да эшләде. Ләкин өйне, гаиләне онытмады. Без 33 ел бер-беребезгә терәк булып яшәдек, бергә үткән ул еллар гомеремнең иң бәхетле чоры. 1981 елда, хәле авырайгач, Рөстәм миңа шалтыратып, өйгә кайтуымны сорады. Соңгы сулышларын алганда да кулымны ычкындырмады.
 
Гомер юлыбызда безгә бик авыр, куркыныч елларны үтәргә туры килде. Ләкин ул авырлыклар безне чыныктырдылар да, тормышның кадерен белергә дә өйрәттеләр.

Роза ХӘМИТОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 22.02.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы