поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.05.2008 Шоу-бизнес

КОНЦЕРТКА ХАЛЫК ҖЫЮНЫҢ КЫҢГЫР ЮЛЛАРЫ

Җәй җитә. Җәй җитү белән район мәдәният йорты янындагы белдерүләр тактасы да бушап кала. Җырчылар тагын бер сезоннарын ябып йөриләр. Сезон тәмамлана, димәк, кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт. Нәтиҗәне һәр җырчы үзенә үзе ясый, ләкин бер генә концертны да күз уңыннан уздырмаган һәм азмы-күпме сәхнә арты вакыйгаларыннан да хәбәрдар кеше буларак, мин дә үземә кайбер нәтиҗәләр чыгардым.

Кызганыч, сезон башыннан ничә концерт узганын санап бармаганмын, шуңа күрә саннарым төгәл үк булмаска да мөмкин. Ләкин саннар монда бик мөһим роль уйнамый.

 

Сезон буена Арча районында 20ләп концерт узган. Юк, узган диеп әйтү дөрес үк  булып бетмәс, 20ләп җырчы үз концерты белән кайтырга теләк белдергән. Ләкин теләк кенә әле җитеп бетми, концерт узсын өчен тамашачы булуы кирәк. Ә тамашачы җыю ай-һай авыр шул бүген. Сүзем дә нәкъ шул турыда.

 

Ни өчен кайбер җырчылар тилмереп йөри икән соң бу эстрада казанында кайнаган булып? Бу сорауны мин үземә бик еш бирәм. Чөнки тулы зал җыеп концерт кую өчен түккән тирләрен башка, җәмгыять өчен файдалырак хезмәткә түксәләр, үзләренә дә күбрәк файда булыр иде. Акча өчен концерт куялар, дияр идең, кайберләренә концертны уздырган чыгымнарны капларлык та булмый.

 

Менә, мәсәлән, бу сезонда шул 20 концертның 4се бөтенләй дә булмады. Ник булмады? Чөнки халык җыелмады. Бары тик бер концертка билетлар тулысы белән сатылып бетте, 3 тамашага шулай ук үз теләкләре белән килүче тамашачы шактый җыелды. Әйе, үз теләкләре белән, дигән сүзне әйтүдән читенсенмим. Чөнки күп концертлар билетлары оешмаларга таратылып, “куып китерелгән” тамашачыга куела. Мондый тамашачы, әлбәттә инде, бик нык аерылып тора: ни хис, ни алкышлар, ни чәчәк бәйләме, ни кызыксыну.... Бушка билет биргәч килә инде, булган әйберне әрәм итәргә күнекмәгән безнең халык. Тик мондый тамашачы җыю өчен дә концертны оештыручыларга хәйран чабуларга туры килә, берәр зуррак урында эшләүче, яки яхшы элемтәләргә ия танышың булмаса, оешмаларда да “килдеңме, җаным, әйдә синең концертка билетлар сатып алам”, дип тормый. “Туйган инде алардан, атна саен булган концертка билет алып бетереп булмас инде” кебегрәк сүзләрне җырчының үзенә үк әйтеп чыгара. Бер концерт кую өчен, шактый чакрымнарны узып,  әллә ничә кайтып, оешмадан-оешмага билет тәкъдим итеп, тамашачы җыя бүген җырчылар.

 

Никтер мин үзем бу хәл белән килешмим, җырчыны ярата икән, тамашачы үзе үк билет сатып алып, концертка киләчәк, әле яраткан җырчысына чәчәкләрен дә кызганмаячак. Тик эштән бирелгән билет белән генә концертка килсә, аннан  ярату көтмә инде син.

 

Менә шул, җырчыларның көчләп җыелган халыкка концерт куюларын аңлап бетермим мин. Ник инде үзеңне дә, халыкны да газапларга? Җырчылар үзләре моны ничек кабул итәдер (хәер, үзләренә ошамаса, йөрмәсләр иде инде, акча табуның иң яхшы ысулы түгел бит), мин мондый концертлардан артистларны бик кызганып чыгам. Халык өчен түгел, акча эшләп булмасмы, дип куелган концерттан ни көтәсең инде тагын?


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 21.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»