поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
20.05.2008 Юмор

БАРМАКЛАР ТЕЛЕ

Ишарәләр тормышыбызда зур урын алып тора. Бу турыда уйлаганыгыз бар микән? Менә уйлап карагыз.

“Сәгать ничә?” дип сораганда без ике бармак белән кулдагы сәгать буласы урынга ике тапкыр сугып алабыз.

“Тартырга юкмы?” дигәндә шул ук ике бармак белән ирен турысында селкибез.

Зажигалка кирәксә, баш бармак үзеннән-үзе имән бармакка ышкыла башлый.

Кафеда ике чәй сорасак, аны, һичшиксез, бармаклар белән ике икәнен күрсәтергә кирәк. Әйтерсең, барменның аны гына аңларлык белеме юк.

“Үзең уйлап кара!” дип акыл өйрәтсәк, имән бармак белән башка төртеп күрсәтәбез. Кайсы җир белән уйлыйсы икәнен онытма, янәсе.

Лифтка кергәндә: “Сез өскәме?” дип бармакны һавага төртеп күрсәтмәсәң дә, ул күрше подъездга алып китми бит инде!..

Ә хәмер яратучылар “миңа әз генә салыгыз” дигән ишарәне баш бармак һәм имән бармак белән күрсәткәндә, алар арасында нәкъ бер сантиметр ара кала (бер-ике миллиметрга гына ялгышлык булырга мөмкин, үзегез үлчәп карагыз)!

Кайвакыт урамда “фәлән бинаны ничек табарга?” дип сорыйлар. Хәзер уңга, аннары бераз барасыз да, сулга, аннары тагын уңга. Менә шул сүзләрне ишарәләр белән күрсәтмәсәң, иманым камил, кеше адашып бетәчәк.

 

Шуларны уйладым да, бер эксперимент эшләргә булдым. Тукталышта бер егет басып тора. Моның янына килдем дә, сорыйм: “Сәгать ничә икән, әйтмәссезме?” - һәм ике бармагымны иренем турысында селким. Бу егетнең баш миендә кыска вакытлы инкыйлаб булып алды бугай. Башта сигаретын чыгарып миңа тоттырды. Аннары саф аңына бераз кайткач: “Бишенче ун минут”, - дип өстәп куйды...

Руслан УРМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.05.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы