поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.05.2018 Ир белән хатын

Нинди хатын-кызларны ирләр беркайчан ташламый?

Менә нинди хатын-кызларга ир-атлар: «Мин синнән китәм», – дигән сүзне
бервакытта да әйтмиләр:

1. Һәр нәрсәгә үз фикере булган хатын-кызларга
 
Бөтен нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган һәм аны курыкмыйча әйтә алган, дәлилли белгән хатын-кызлардан ир-атлар үзләре теләп беркайчан баш тартмый. Беренчедән, мондый хатын-кызлар башкаларның да фикерләре булуын һәм кайчак ул фикерләрнең аныкы белән бөтенләй туры килмәскә дә мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар. Аерылышуны алар дөнья бетү дип кабул итмиләр: бер-береңне бәйли торган уртак әйберләр булмагач, сукмакларның икесе ике юлдан китүе табигый бит инде... Мондый хатын-кызлар тормышта таянычсыз калудан курыкмый, чөнки нинди генә очракта да алар, беренче чиратта, үз-үзләренә, үз көчләренә ышаналар.
 
2. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белүчеләргә
 
«Мин синнән китәргә булдым», – дигән сүзне беркайчан ишетмәгән хатын-кызлар үзләренең нәрсәгә лаек булганын яхшы белә. Үзара мөнәсәбәтләрнең көйсезләнеп китүен, аларның салкыная төшүен сизсәләр, алар беркайчан үз-үзләрен җиңеп, мәхәббәтне «коткарырга» керешмәячәк. Алар ир-атка чытырдап ябышмаячак, ялынмаячак, үгетләмәячәк. Мондый хатын-кызларда эчке горурлык хисе бик көчле: «Китә икән – китсен, димәк, ул миңа лаек түгел», – дип уйлаячак ул. Үзен югалтудан курыкмаган хатын-кыздан исә ир-ат китәргә ашыкмаячак.

3. Үз-үзен карап йөргән хатын-кызларга
 
Теләсә нинди шартларда да, теләсә кайсы яшьтә дә кеше күзе төшәрлек итеп киенү, үз-үзен карау, зәвыклы булып калу, әлбәттә, үз-үзен яраткан хатын-кызларга гына хас сыйфатлар. Ир-ат аларга яратып, сокланып кына карарга тиеш – башкача булырга мөмкин дип алар күз алдына да китерми. Моны рөхсәт тә итми! Ир-атларның аларның күзенә генә карап торуының бөтен сере шунда...
 
4. Рәхмәтле хатын-кызларга
 
Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга матур сүзләр әйткәндә, комплимент ясаганда, ир-ат хатын-кызның боларны колак яныннан гына уздырып
җибәрмәвен, берәр ничек бәяләвен көтә: оялып елмаюын, күзләрендә сөенеч очкыннары кабынуын, үзенең дә аңа җавап итеп берәр җылы сүз әйтүен... «Синең яныңда миңа инде рәхәт түгел», – дигән сүзләрне беркайчан ишетмәгән хатын-кызлар – үзләренә күрсәткән игътибарны матур итеп кабул итә белгән хатын-кызлар алар. Комплимент ишеткәч, мондый хатын-кызлар «акланырга» ашыкмый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәтиҗәдә нәкъ шундый хатын-кызларга ир-атларның игътибары күбрәк эләгә дә.
 
5. Гафу итә белгән, күп нәрсәне ничек бар – шулай кабул итә алган хатын-кызларга
 
Гади генә нәрсәләрне катлауландырмау, вакыйгаларны ничек бар – шулай кабул итү – болар көчле һәм зирәк кешеләргә генә хас сыйфатлар. Шушылар янына тагын чын күңелдән гафу итә белүне дә кушсаң – гаҗәеп хатын-кыз килеп чыга. Ул негатив уйлар белән үз-үзен «ашамый», һәркемгә карата ачык чырайлы, йөзендә һәрвакыт елмаю... Ир-ат нигә андыйдан качсың: киресенчә, якынрак белгән саен, ул аңа күбрәк тартыла.
 
Чыганак: Сөембикә

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.05.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»