поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
02.03.2010 Матбугат

САМАРА ТӨБӘГЕНЕҢ «БЕРДӘМЛЕК» ГАЗЕТАСЫ

Самара өлкәсендә чыгучы «Бердәмлек» татар газетасы 1990 елның 25 апреленнән бирле атна саен 8 битле булып дөнья күрә. Яз көне өлкәбездә яшәүче татарларны бердәмлеккә, дуслыкка чакыручы бу милли басма үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ә үткән елның июль аенда аның 1000нче саны чыккан иде.

Самарада әле унтугызынчы гасыр башында ук берничә татар газетасы нәшер ителгән. Шуларның иң соңгысы, «Колхозчы» дип аталганы, 1938 елда чыгудан туктатылган, һәм бары тик илле ел чамасы вакыт үткәннән соң гына Самара төбәгенең татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән татар телендә өлкәбездә «Бердәмлек» газетасы чыга башлады.

 

 Милли басманы дөньяга күрсәтү өчен бөтен көчләрен биреп, беренчеләрдән булып армый-талмый йөрүчеләр арасыннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының алыштыргысыз, мактаулы әгъзасы, Самара төбәгенең мәшһүр татары, үткән елда үзенең 80 яшен тутырган Равил ага Яһудинның, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең беренче әгъзалары Рәшит Абдуллов, Мансур Ямалетдиновның һәм 20 ел буена газета белән җитәкчелек итүче «Бердәмлек»нең баш мөһәррире Рәфгать Әһлиуллинның исемнәрен атарга була.

 

1990 елда беренче дөнья күргән «Бердәмлек» атна саен дүрт биттә басылган булса, тора-бара ул сигез битле булып, бүгенге көнгә кадәр берөзлексез басылып тора.

 

Кыска гына вакыт эчендә «Бердәмлек» газетасы өлкәбездә яшәүче татар халкы арасында зур абруй казанып, аның бер санының тиражы 7-7,5 мең данәгә җиткән чаклары бар иде. Милли газетаның коллективын экономик тетрәнүләр дә сындыра алмады. Бернигә дә – акча кытлыгына, күп авылларда татар мәктәпләренең ябылуына да карамастан, «Бердәмлек»нең тотрыклы тиражы елдан-ел кимемичә, сакланып килә. Хәзер аны өйләренә 4 меңгә якын укучыбыз яздырып, даими укып бара.

 

Газета битләрендә татар халкының үткәне, бай тарихы, хәзерге татарларның тормышы киң яктыртыла. Соңгы вакытларда аеруча мәгариф, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, татар авылларында туган телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калу кебек мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре, яшьләрне тәрбияләү, соңгы елларда киң таралу алган тәмәке тарту, аракы эчү, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләр белән көрәш алып бару турында күп кенә кызыклы язмалар һәм күләмле мәкаләләр дөнья күрде.

 

Шулай ук яшьләрдә «Мәхәббәт күпере», «Яшьлек», яшь гаиләләрдә «Гаилә учагы» кебек сәхифәләр зур кызыксыну уяталар.

 

Ислам дине белән кызыксынучылар, Коръән сүрәләрен, аларның тәфсирен ныклап белергә, намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр, гомумән, дин кардәшләребез өчен ай саен «Кыйбла» дини кушымтасы чыгып килә. Биредә бөтен мөселман гореф-гадәтләре һәм йолалар турында языла, Коръән сүрәләре, аларның татар теленә тәрҗемәсе, догалар һәм вәгазьләр басыла.

 

Балалар өчен шулай ук «Балалар почмагы» дигән сәхифә бар. Анда балалар татар язучыларының һәм шагыйрьләренең кыска хикәяләре, шигырьләре, татар халык әкиятләре белән танышалар, ребуслар һәм табышмаклар чишәләр, үзләре һәм яшәгән урынары турында да мәкаләләр язалар.

 

Газетаның беренче битендә һәрвакыт дөньяда, илебездә, өлкәбездә, Татарстан һәм башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә, авылларда булган атналык вакыйгаларга кыскача күзәтү басыла. Шулай ук газета битләрендә укучылар хатларына да зур урын бирелә.

 

Кыскасы, «Бердәмлек» газетасы бар, аны беләләр һәм ул кешеләргә кирәк. «Бердәмлек» газетасы – Татарстан Республикасында «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңү яулаган милли басмаларның берсе.

 

Үткән елда Татарстан Президенты указы буенча «Бердәмлек»нең алмашсыз баш мөһәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

P.S. «Бердәмлек» газетасының координатлары:

443009, Самара шәһәре, Воронежская ур., 9 йорт

Тел.: (8-846)995-16-67; 995-16-89; 995-35-78; 997-15-83;

Факс:(8-846)995-16-67; 997-15-84.

E-mail: berdem@bk.ru


 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы